Әби, дигәч үк, күп кеше аның кулына бишинәсен тотып бәйләп утырган чагын күз алдына китерә.
Әбиләр оекбаш, бияләй, шарф, матур бизәкле свитерлар бәйләп оныкларын сөендерергә бик ярата шул. Ә менә Финляндиядә Лииса Хиетанен үзенең мавыгуын чын сәнгатькә әйләндергән: әби төсле җепләрдән җиһазлар, савыт-саба гына түгел, хәтта ...кеше дә бәйләргә өйрәнгән. Лиисаның бәйләгән сыннары үзләренең “оригиналларына” бик охшаган. Күршеләре, дусларының, үзенең сыны да бар, алар чыннан да тере кебек.
(“Travelask.ru”).
Нет комментариев