Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Алтын куллы Луиза

«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә күренекле гамәли бизәү остасы Луиза Фәсхетдинованың юбилей күргәзмәсе ачылды.

Юбилей дигәндә олпат яшьтәге ханым, әфәнделәр күзалдына килә. Нәфис буй-сынлы мөлаем Луизаны алар белән тиң куеп булмый кебек. Әмма рәссамның башкарган эшләре кайбер олпат юбилярларныкыннан да зуррак. 

Талантлы сынчыбыз Фәһим Фәсхетдиновның кызы Луиза иң элек Казан рәсем сәнгате училищесын тәмамлый. Аннары Бохарада алтын белән чигүдә осталыгын камилләштереп кайта. Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаганда алтын белән чигү һөнәре турында диплом эше яза. Эзләнү теләге аны Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының аспирантурасына укырга барырга этәрә. Тырыш Луизаның диссертация яклап, сәнгать белгече дәрәҗәсенә дә күтәреләчәгенә бер шигебез юк. Шуның өстенә ул Казаныбыз үзәгендә урнашкан Әмир Мәҗитов исемендәге сәнгать галереясе җитәкчесе буларак, рәссамнарыбызны туп­лап, берсеннән-берсе кызыклы күргәзмәләр оештыра. Әнисенә назлы бала да, кызына үрнәк әни дә ул. 

Ничек бөтенесенә өлгерәдер – билгесез. Борынгы чигү сәнгатен кайтару эше бер дә җиңелләрдән түгел. Луиза исә шундый дәрәҗәгә җитте ки, бүген музейлар өчен татар милли костюмнарының күчермәләрен иҗат итә. Музей тупламасындагы әйберләр исә, шул исәптән, Л.Фәсхетдинованың кул эшләре –  һәркем өчен эталон, өлге-үрнәк. 

Луизадан кала да чигүчеләребез бар-барын. Әмма күбесенең сәнгати зәвыгы булса, һөнәр ягы аксый. Чигү чигә белсәләр, төсләрне бер-берсенә туры китерә, композиция төзи белмиләр. Луизада исә бөтенесе бергә туры килгән. Ә иң мөһиме, Л.Фәсхетдинова мөгез чыгарам дип милли традицияләребезне бозмый.

Экспозицияне ачу тантанасы күңелгә бик хуш килде, чөнки соңгы бер-ике елда сүлпән рәвештә уздырыла торган рәсем сәнгате чараларыннан нык аерыла иде ул. Кечкенә генә залда алма төшәрлек урын юк. Юбилярны хөрмәт итеп республикабызның талантлы рәссамнары, сәнгать белгечләре, музей директорлары җыелган. Татарстан Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Төркия, Казахстан консуллары экспозицияне хәйран калып карады. Күренә ки, Луизабызны хөрмәт итәләр, яраталар. Җитәкчеләребез Л.Фәсхетдинова утырып эшләрлек, чигәргә теләүче яшьләрне өйрәтерлек бер остаханә дә ачып бирмәсме әле. Андый мәктәп-остаханә безгә күптән кирәк. Алтын белән чигү һөнәрен шулай гына саклап калып булачак.

 Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев