Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Теш дәвалаганда ясалган укол уразаны бозамы?

Сорау: Күптән түгел теш дәваларга туры килде, табиб авыруны баса торган укол ясады. Уразаны бозамы ул?

Җавап: Укол ясауга кагылышлы мәсьәләләргә инде кагылган идек. Укол ясату уразаны бозмый. Авыз куышлыгына ясалган укол да уразаны бозмый, әмма бу очракта уколның тамчысы тамакка китү куркынычы бар. Теш ямаганда яисә алганда, аның кыйпылчыклары тамакка китәргә мөмкин. Бу очракта ураза бозыла.
Шәригатьтә уразага түбәндәгечә билгеләмә бирелә:
هو الإمساك نهارا عن إدخال شيء عمدا أو خطأً بطنا أو ما له حكم الباطن و عن شهوة الفرج بنية من أهله  (نور الإيضاح/ كتاب الصوم)
Ураза ул – ашказанына яисә аш кайнату әгъзаларына (үңәч, эчәклек) махсус яисә ялгышып ни дә булса керүдән, җенси якынлыктан тыелу. (“Нур әл-Идах”).
Димәк, авыз куышлыгы аша үтеп ашказанына кергән бар нәрсә дә уразаны боза. Шунлыктан, ашыгыч ярдәм кирәк булмаган очракта, Рамазан аенда тешләрне дәвалаудан тыелып тору хәерлерәк.
Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Камил хәзрәт Сәмигуллин,
Татарстан мөфтие

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев