Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Каныгыз куерамы? Эчегез!

Тромбоздан нинди эчемлекләр ярдәм иткәнен беләсезме?

Коронавирус кичергән кешеләрдә еш кына кан куеру күзәтелә. Моны булдырмас өчен нишләргә? Дарулардан тыш, табигый сәламәтләндерү чараларына да игътибар итәргә кирәк. Өч эчемлекнең бу проблемадан ярдәме билгеле.

Гранат суты. Италия галимнәре бу сутның табигый кан сыеклатучы чара икәнлеген ачыклаган. Ул тромбоцитларга бер-берсенә ябышырга ирек бирми, кан тамырларының тараюын тоткарлый. Моннан тыш та сутның тагын бик күп уңай яклары бар.

Юкә чәе. Нигерия галимнәре юкә чәчәкләреннән ясалган чәйнең инфаркт һәм ишемиягә каршы тора алуы турында белдергән. Алар моны кандагы триглицеридлар дәрәҗәсен киметергә ярдәм итүче, кан басымын нормальләштерә торган антиоксидантлар булу белән аңлата. Бу антиоксидантлар табигый кан таратучы чара буларак эшли һәм ялкынсынуларны кисәтә. Табиблар юкә чәен иммунитет какшаганда да эчәргә киңәш итә.

Какао. Калифорния галимнәре, какао составындагы диетик полифеноллар тромбоцитларның активлашуын баса, дип ышандыра. Шуңа эчемлек аспирин кебегрәк нәтиҗә күрсәтә һәм йөрәкнең ишемик авыруыннан үлем куркынычын киметергә мөмкинлек бирә.
Моннан тыш, галимнәр какаодагы цинкның стресс белән көрәшергә ярдәм итүен, гомерне озайтуын да билгели. Дөрес, сүз шикәрсез табигый какао порошогының файдасы турында бара.

Ләйсән Якупова

"Кызыл Таң"

 

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев