Чаллыда яшәүче Гүзәл Шаһигәрәева кабакны киптереп чәй ясарга киңәш итә.
Моның өчен каты кабак кирәк. Аның эчен чистартабыз да озынча итеп турыйбыз. Озынлыгы – 4-5 см, канлыгы 5 мм булырга тиеш. Кабак кисәкләрен решеткага тезеп, газ мичендә 130-140 градус эсселектә биш-алты сәгать коңгырт төскә кергәнче киптерәбез. Табага да тезәргә була, әмма аны майларга кирәкми. Газ мичен ара-тирә карап торыгыз.

Дилбәр Гарифуллина
Нет комментариев