Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (8 – 14 декабрь)

8 декабрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 8.38 сәгатьтә калка, 16.18 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.12 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Буыннарга ярдәм

Буыннар сәламәт булсын өчен, иртән 5 дәфнә яфрагын эмальләнгән кәстрүлдәге 300 мл суда 5 минут кайнаталар, яхшылап төреп, җылы урында 3 сәгать төнәтәләр. Аннары шул төнәтмәне 12 сәгать дәвамында әз-әзләп эчеп бетерәләр. Дәва курсы – 3 көн, аннары 1 атна ял итәргә һәм кабатларга кирәк.

9 декабрь (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 9.35 сәгатьтә калка, 17.04 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.11 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзләрне арытмаска кирәк.

Баш әйләнсә

1 аш кашыгы мелисса үләнен 1 стакан кайнар суда пешереп, суынганчы төнәтәләр. Сөзәләр, өчкә бүлеп эчәләр. Яки 1 аш кашыгы үләнне 2 литр кайнар суда пешереп, көн буена чәй урынына эчәләр. Баш шаулаганда исә яртышар стакан суган согы һәм балны кушып болгаталар да, көненә 3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала, 1 әр аш кашыгы кабалар.

10 декабрь (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 10.22 сәгатьтә калка, 17.59 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.09 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Инсульттан соң

1 кг лимонны иттарткычтан чыгарып, шулкадәр үк шикәр кушалар, яхшылап болгатып, суыткычта пыяла банкада сак­лыйлар. Һәр иртәне 1 бүлем сарымсак белән ашыйлар. Яисә икешәр лимон һәм әфлисунны иттарткычтан чыгарып, 2 аш кашыгы бал кушып болгаталар да, тәүлек буе бүлмә температурасында тоткач, суыткычта саклыйлар. Көненә 2-3 тапкыр 1-2 шәр аш кашыгы кабалар.

11 декабрь (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 10.59 сәгатьтә калка, 19.01 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.07 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

12 декабрь (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 11.29 сәгатьтә калка, 20.06 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.06 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, куллар,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

Баллы әнис

Ютәлдән котылу өчен, мондый кәнфит ясап суыру файдалы. Термостагы ярты стакан кайнар суга 2 аш кашыгы әнис орлыгы салып, 1 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, 200 г бал кушалар һәм сүрән утта, болгата-болгата, 1 сәгатьләп пешерәләр. Тәлинкәгә тамызган тамчы җәелмәсә, дару әзер, дигән сүз. Уттан алып, 1 чәй кашыгы лимон согы кушалар, үсемлек мае белән майланган кечкенә формаларга агызалар. Бүлмә температурасында бераз каткач, суыткычка куялар.

13 декабрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 11.52 сәгатьтә калка, 21.15 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.05 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Шикәрне киметү 

(Ванга рецепты)

Шикәр чиреннән интеккәндә, 300әр г пет­рушка тамыры һәм сарымсак, төшләре алынган 1 кг лимонны иттарткычтан чыгаралар, караңгы урында 2 атна төнәтәләр, аннары көн саен ашар алдыннан 1әр чәй кашыгы кабалар.

14 декабрь (җомга). Рабигүл ахир аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 12.11 сәгатьтә калка, 22.24 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.04 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.

Алма бәлеше

1 әр стакан он, манный, шикәр, 1,3 кг алма, 100 г атланмай, 1 чәй кашыгы камыркүперткеч, ванилин кирәк. Он, шикәр, манный, камыркүперткечне кушып болгаталар, алмаларның кабыгын чистартып, эре угычтан уалар. Табаны майлап, 1 стакан коры камырны, өстенә алманың өчтән берен җәяләр. Аннары тагын 1 стакан камырны, өстенә алманы, аннары тагын камыр, тагын алма җәяләр дә, ванилин сибеп, өстенә туңган майны эре угычтан уалар.180 градуслы газ мичендә 45 минут пешерәләр. Суынгач кына кисәргә кирәк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев