Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (7-13 декабрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

7 декабрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 13.44 сәгатьтә калка, 1.42 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.14 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Йөрәккә дәва

Җәй көне кыяр, ташкабак, карбыз, кавын, кабак орлыкларын киптереп, аерым-аерым кечкенә тукыма капчыкларда саклыйлар. Барысын да яртышар стакан алып, каһвәтарткычта тарттыралар, шуңа бал кушып болгаталар (төелгән гөлҗимеш, дүләнә, әстерхан һәм эрбет чикләвекләре дә кушсаң, дәвалау үзлекләре тагын да арта). Сай тәлинкәгә җәеп, өстен марля белән кап­лыйлар һәм төн буена катыралар. Аннары 1 сантиметрга 1 сантиметрлы шакмакларга бүлеп, кәгазь пакетка тутыралар. Иртән ач карынга һәм йокларга ятар алдыннан берәр шакмак суыралар.

8 декабрь (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 13.57 сәгатьтә калка, 2.53 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.12 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗә ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Сельдерейлы лимон

Диабеттан интеккәндә, кандагы шикәр микъдарын болай киметеп була. 500 грамм сельдерей тамырын 6 лимон белән бергә иттарткычтан чыгаралар, эмальләнгән кәстрүлгә салып, капкачын ябып, аны кайнар сулы зуррак кәстрүлгә утырталар һәм сүрән утта 2 сәгать парлыйлар. Барлыкка килгән массаны пыяла банкага бушатып, суыткычта саклыйлар. Көненә 1 тапкыр, иртән ач карынга, ашарга ярты сәгать кала, 1 аш кашыгы кабалар. Әзерләнгән дару 2 ай дәваланырга җитә.

9 декабрь (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 14.12 сәгатьтә калка, 4.07 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.11 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Сихәтле сок

Калкансыман бизне файдалы минераллар һәм туклыклы матдәләр белән тәэмин итү өчен, 2 аш кашыгы балан, 1 чөгендер һәм 4 кишернең согын сыгалар да, көненә 1 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Мондый сок канны да сыекландыра, аның әйләнешен дә яхшырта.

10 декабрь (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 14.31 сәгатьтә калка, 5.23 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.10 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән. Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге ашау файдалы.

11 декабрь (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 14.55 сәгатьтә калка, 6.40 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.07 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашу булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Аракыдан бал белән биздерү

Эчкече иртән 1 сәгать эчендә 18 аш кашыгы бал (һәр 20 минут саен 6 кашык) ашарга тиеш. Аннары 2 сәгать ял итә дә, тагын 18 кашык бал ашый. Тәүлек буена күп су эчәргә кирәк. Икенче көнне иртәнге аш алдыннан башта 100 грамм спиртлы эчемлек эчертәләр, аннары тагын 1 сәгать эчендә 18 аш кашыгы бал ашаталар (кичәге схема буенча). 2 сәгатьтән кабатлыйлар. Әгәр костыра икән – димәк, дәвалану дөрес бара. Өченче тәүлектә дә икенче тәүлектәге кебек дәваланалар. Бу юлы тагын да көчлерәк костырачак. Шуннан соң эчкеченең аракыны күрәсе дә килми башлаячак. Диабет белән чирләүчеләргә болай дәваланырга ярамый!

12 декабрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 15.29 сәгатьтә калка, 7.56 сәгатьтә бата. 8 сәгать 13 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 7.06 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Миләш сөялне бетерә

Миләш җиләкләрен сытып, сөялгә сөртәләр һәм 2-3 сәгатькә бинт белән бәйләп куялар. 6-7 көн шулай дәвалангач, сөялләр юкка чыга.

13 декабрь (җомга). Рабигүл ахир аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 16.15 сәгатьтә калка, 9.07 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.05 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

“Зөбәрҗәт” салаты

400 г пешкән тавык ите, 100 г сыр, 1 баш суган, 2 помидор, 4 йомырка, 3 киви, 300 г майонез, тәменчә тоз һәм борыч кирәк. Тавык итен, суган, помидор, кивины вак шакмаклап турыйлар, сыр һәм йомырканы эре угычтан уалар. Зур сай тәлинкәгә катламлап җәяләр: тавык ите, суган, майонез, аннары сыр, помидор, суган, йомырка, майонез. Иң өскә туралган киви тезәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев