Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (6-12 ноябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

6 ноябрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай  Укчы йолдызлыгында, 9.03 сәгатьтә калка, 16.35 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.53 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк.

Лимонлы-әфлисунлы бал

Инсульт ихтималын киметү өчен, 1әр кг әфлисун һәм лимонны (төшләрен алып, кабыгын чистартмыйча) иттарткычтан чыгаралар, 6-8 аш кашыгы бал өстәп, пыяла савытта бүлмә температурасында 1 тәүлек тоталар, аннары суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1әр чәй кашыгы кабалар.

7 ноябрь (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай  Укчы йолдызлыгында, 10.40 сәгатьтә калка, 17.09 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.49 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Тәмле дә, файдалы да

Банан бик туклыклы һәм калорияле, иртәнге ашны алыштыра ала. Инҗир тимергә, калийга, кальцийга бай. Ютәлләгәндә, балаларга инҗирле җылы сөт эчертәләр. Хөрмә (финик) җимешендә дә калий күп, ул аңкау һәм тешләрне ныгыта. Бары тик хөрмәдә генә яман шеш күзәнәкләрен үсүдән туктатырга сәләтле матдә бар.

8 ноябрь (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 12.01 сәгатьтә калка, 18.01 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.45 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

9 ноябрь (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай  Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 13.00 сәгатьтә калка, 19.13 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.41 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур.

Суганлы су

Трахеит (трахея ялкынсыну) булганда, дарулар белән дәвалануга өстәп, 2 аш кашыгы суган кабыгын 2 стакан кайнар суда 3-4 сәгать төнәтәләр дә, җылы төнәтмә белән көненә берничә тапкыр тамакны чайкыйлар.

10 ноябрь (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай  Сукояр йолдызлыгында, 13.38 сәгатьтә калка, 20.38 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.37 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Өрек шифасы

Өрек (абрикос) калий, фосфор, тимер, магнийга, В1, В2 витаминнарына бай, алар исә баш мие эшчәнлеген яхшырта, организмның тонусын күтәрә. Өрек бигрәк тә баш миендәге кан тамырларына файдалы. Ул хәтерне яхшырта һәм минең уйлау сәләтен көчәйтә. Өрек кандагы гемоглобин микъдарын да арттыра, шунлыктан анемия белән авыручыларга 100 грамм җимешнең дәва кыйммәте 40 грамм тимер препараты яки 250 грамм бавырның дәва кыйммәте кадәр үк булуын онытмау зарур. Өректәге калий йөрәк мускулына бик яхшы тәэсир итә, организм тукымаларындагы артык сыеклыкны чыгарырга булыша. Ул шулай ук ашкайнатуны да көчәйтә, коры ютәлдән дә дәва бирә. Балаларга исә үсәргә ярдәм итә, сәламәтлекләрен ныгыта. Һиндстан һәм Пакыстан галимнәре әйтүенчә, өрек җимешен даими ашау гомерне озайта. Тибет медицинасында өрек төше ютәлгә һәм күңел болгануга каршы чара буларак кулланыла.

11 ноябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 14.02 сәгатьтә калка, 22.05 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.33 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

Күзне витамин саклый

Күзне саклауда иң әһәмиятлесе – витаминнарга бай ризык ашау. А витамины кишер, помидор, салат, яшел борчак, яшел суган, эремчек, бавырда күп. В витамины – яшелчә, гөмбә, сөт-катыкта, С витамины – гөлҗимеш, бәрәңге, тозлы кәбестә, цитрус җимешләрендә шактый. Елына 2 тапкыр кишер согын дару урынына эчәргә кирәк – ай буена һәр иртәне чирегешәр стакан. Петрушка согы да күзне ныгыта. Чөгендер согы эчү күзләрне сафландыра, канны һәм бөтен организмны чистарта. 2 аш кашыгы чөгендер согын кишер-петрушка согына кушып эчү дә файдалы.

12 ноябрь (җомга). Рабигүл ахир аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай  Балыклар йолдызлыгында, 14.18 сәгатьтә калка, 23.31 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.29 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Күп аралашу хупланмый. Үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин.

Чөгендерле боламык

Тирән чуен казанда әзерләү яхшы. Чөгендерне яртылаш пешерәләр, суытып, чистарталар, эре угычтан уалар. Казанда үсемлек мае кыздырып, шуңа эре угычта уылган 3-4 кишер салалар, чөгендер өстиләр, әледән-әле болгаткалап, 40 минут томалап пешерәләр. Тоз, борыч, 2-3 баш кыздырылган суган, 1 баш вак кына туралган сарымсак өстиләр. Ипигә ак май өстенә ягып ашыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев