Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (6-12 июль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

6 июль (шимбә). Зөлкагдә аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 7.31 сәгатьтә калка, 22.47 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.20 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Кандагы шикәрне киметү

Көзен имән чикләвеге җыеп, төшен алалар, киптерәләр, 1 стаканын иттарткычтан чыгарып, 1,5 литр суга салалар, сүрән утта ярты сәгать пешерәләр. 1 тәүлек төнәткәч, тагын ярты сәгать кайнаталар, тагын 1 тәүлек төнәтәләр. Сөзеп, 1 стакан аракы кушалар да, 2 атна буе көненә 1 тапкыр 3әр йотым кабалар. Кандагы шикәр микъдары кимесә, туктап торалар. Шикәр артуны кисәтү өчен, атнасына 2 тапкыр 5 әр йотым кабалар.

7 июль (якшәмбе).Зөлкагдә аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 8.59 сәгатьтә калка, 23.07 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.19 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, куллар, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

Гайморитны дәвалау

Әрекмән яфракларын өзгәләп, үсемлек маена салалар, сулы савытка утыртып, 40 минут кайнаталар. Суынгач, шушы майга мамык тампонны манып, борын тишегенә тыгалар. Бераз спирт өстәгәндә, авырткан буыннарга сөртергә яраклы дару килеп чыга.

8 июль (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 10.26 сәгатьтә калка, 23.24 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.17 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Үги ана яфрагы

Бу үсемлек төнәтмәсе колит, гастрит, ашказаны җәрәхәте, фурункулезны дәвалауда кулланыла. Озак төзәлми торган җәрәхәтләргә үләннең согын сөртү файдалы. Салкын тиюдән саклану өчен, 1 аш кашыгы вакланган яфракны 1 стакан кайнар суда 15 минут пешерәләр, суытып, сөзәләр, стакан тулганчы кайнаган салкын су өстиләр, 1 аш кашыгы бал кушалар. Ютәлдән котылу өчен, үлән яфрагын киптереп төяләр дә, шулкадәр үк шикәр кушып, кабалар.

9 июль (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 11.50 сәгатьтә калка, 23.41 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.15 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә сак­лык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.

10 июль (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 13.13 сәгатьтә калка, 23.59 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.13 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

Миләш согы

Ай Чаянда чакта геморройны дәвалау нәтиҗәле. Әгәр озак вакыт буе кызыл миләш согын эчсәң, бу чирдән бөтенләй котылып була. Аны көненә 3 тапкыр яртышар стакан (әз генә шикәр кушып) эчәләр, артыннан 1 стакан су эчеп куялар. Туры эчәктәге капиллярларны ныгыту өчен, чия, карабодай, гөлҗимеш, кара җиләк, әфлисун, лимон ашау файдалы.

11 июль (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 14.34 сәгатьтә калка, 0.09 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.11 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Йөрәк авыртканда

Невроз булганда болай дәвалану нәтиҗәле: 1 стакан кайнар сөткә ярты чәй кашыгы төелгән мөшкәт чикләвеге, 1 әр чәй кашыгы шикәр һәм коньяк кушалар, йоклар алдыннан эчәләр. 1 атнадан соң йөрәк авырту басыла, курку хисе югала.

12 июль (җомга). Зөлкагдә аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 15.54 сәгатьтә калка, 0.18 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.08 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Прәннек

Камырына ярты литр кефир, 2-3 йомыр­ка, 9-11 аш кашыгы зәйтүн мае, 1 стакан шикәр, 2 аш кашыгы бал, 1 әр чәй кашыгы тоз һәм серкә белән сүндерелгән сода, ванилин яки дарчин, кирәгенчә он, ширбәт өчен 2 стакан шикәр, 180 г су кирәк. Йомшак кына камыр басалар, җәеп, төрле формада кисәләр, майлы табага тезеп, 180 градуслы газ мичендә 15-20 минут пешерәләр һәм өстенә кайнар ширбәтне (су кайнап чыккач, шикәр кушалар һәм 10 минут кайнаталар) агызалар. Ширбәте каткач, башка савытка күчерәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев