Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (3-9 август) 

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

3 август (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 6.34 сәгатьтә калка, 21.11 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.56 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзләрне арытмаска кирәк.

Күзгә дәва

Күз күреме начарайса, 5 уч вакланган нарат ылысын 2 стакан суга салалар, сүрән утта әз генә кайнатып алалар да, төнлә җылы урында төнәтәләр. Иртән сөзәләр, көн буена эчеп бетерәләр. 2 ай буе шулай дәваланалар: 7 көн рәттән ылыс төнәтмәсе эчәләр, 7 көн ял итәләр. Помидор, кара җиләк, кишер, йомырканы күбрәк ашау да күз өчен файдалы.

4 август (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 8.04 сәгатьтә калка, 21.30 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.52 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Баллы карлыган

Бавыр авыртканда, 1 кг кара карлыганга шулкадәр үк бал кушалар да, яхшылап болгаталар, бер тәүлек тә калдырмыйча, көненә 3-4 тапкыр 1әр чәй кашыгы кабалар.

5 август (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 9.32 сәгатьтә калка, 21.47 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.48 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Сеңер тартылганда

1 аш кашыгы балга әз генә аш серкәсе кушып болгаталар да, шуны кәбестә яфрагына сылап, авырткан урынга куялар, өстеннән җылы шәл урыйлар. Авыр­ту йоклап торганчы басыла.                              

6 август (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 10.58 сәгатьтә калка, 22.05 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.44 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

Керән суы

Геморрой интектергәндә, вак угычта уылган 1 аш кашыгы керән тамырын эмальләнгән кәстрүлдәге 300 мл суда кайнатып чыгаралар, плитәдән алып, яхшылап төреп, төнәтәләр. Сөзеп, шешәгә тутыралар һәм суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1әр аш кашыгы эчәләр. 1 литр керән төнәтмәсен эчеп бетерүгә үк, геморрой юкка чыга.

7 август (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 12.22 сәгатьтә калка, 22.24 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.39 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Аяк табаны ярылса

Чистартылмаган көнбагыш мае һәм уылган кишерне тигез микъдарда кушып, 2 көн буе караңгы урында төнәтәләр, аннан соң ярылган табанга сөртәләр. Яки 100 г төз тәпичә (лапчатка) үләне тамырын ваклап, 1 стакан атланмайга салалар, сулы савытка утыртып, 10 минут пешерәләр, суынгач, җәрәхәтләнгән урынга сөртәләр.

8 август (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 13.43 сәгатьтә калка, 22.46 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.35 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.

Горчица сызлауны баса

Баш авыртканда, буыннар сызлаганда, ярты уч горчица порошогын 50 градуслы суда эретәләр дә, зәһәр ис чыга башлагач, ваннадагы 38-38,5 градуслы суга кушалар, шунда кереп, 5-10 минут яталар да, соңыннан яхшылап душта коеналар.

9 август (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 15.00 сәгатьтә калка, 23.13 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.31 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

Маринадланган кыяр

Кечкенә кыярларны (корнишон) 4 сәгатькә салкын суга салып куялар. 1 литрлы 4 банкага җитәрлек маринад әзерлиләр: 2 литр суга 7 аш кашыгы шикәр, 3 аш кашыгы тоз салып, кайнатып чыгаралар, сүндергәч, 180 мл 9 процентлы серкә өстиләр. Банкаларга дүрткә бүленгән 1 әр кишер, боҗралап туралган 1 әр баш суган, 1-2 шәр укроп зонтигы, тыгызлап кыярларны тутыралар да, кайнап торган маринадны коеп, тимер капкач белән каплыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев