Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (29 сентябрь – 5 октябрь)

29 сентябрь (шимбә). Мөхәррәм аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 19.42 сәгатьтә калка, 10.24 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.43 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.

Хөрмә дәвалый

Инсульт, бит нервы параличы булганда, йомшак хөрмә җимешенең (финик) кабыгын чистартып, вак кына турыйлар яки иттарткычтан чыгаралар. Ашаганнан соң, 2-3әр чәй кашыгы шул пастаны кабалар. Әгәр йотарга авыр булса, сөт яки сары май кушып бераз сыегайталар. Дәва курсы - 1 ай һәм аннан да күбрәк.

30 сентябрь (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 20 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 20.05 сәгатьтә калка, 11.41 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.38 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Кукуруз суы

Югары кан басымыннан дәвалану өчен, стаканга 1 аш кашыгы кукуруз оны салып, өстенә кайнар су коялар һәм төнгелеккә калдыралар. Иртән торгач, ач карынга, өскә җыелган суны эчәләр. Әгәр кан басымын тиз төшерергә кирәк булса, тукыма кисәген 5-6 процентлы серкәгә манып алып, 5-10 минутка аяк табаннарына куялар.

1 октябрь (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 21 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 20.48 сәгатьтә калка, 12.53 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.33 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

2 октябрь (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 22 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 21.43 сәгатьтә калка, 13.48 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.29 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.

Эч кипкәндә - күрәгә

10 ар данә күрәгә һәм караҗимешне вак­лап турап, пыяла савытка салалар, өстенә 1 стакан кайнар су агызып, яхшылап томалыйлар. 2 сәгать төнәтәләр. Бал яки шикәр өстәргә дә була. Көненә 2-3 стакан эчәргә мөмкин. Яки 10 ар данә күрәгә, караҗимеш, инҗирне иттарткычтан чыгарып, сүрән утта бераз пешереп алалар да, әз-әзләп көн буена ашыйлар.

3 октябрь (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 23 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 22.51 сәгатьтә калка, 14.52 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.24 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Сару кайнаганда

Ай Кыслада чакта ашказаны эшчәнлеге бозылырга мөмкин, ул исә саруны кайната. Моннан котылу өчен, җылы минераль су яки сөт эчәргә; суда чәй содасы эретеп эчәргә; 3-4 борчак чәйнәргә була. Көн саен ач карынга карабодай боткасы ашау да булыша. Карабодай ярмасын куе көрән төскә кергәнче кыздырып алып, төю, иләү һәм көненә 3-4 тапкыр пычак очына элеп кабу да сару кайнауны баса.

4 октябрь (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Арыслан йолдызлыгында, 15.34 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.20 сәгать.

Үткән көнгә бирелгән киңәшләр саклана.

Балан сихәте

Астма интектергәндә, көненә 2-3 тапкыр 2 шәр аш кашыгы балан согы эчәләр. Гастрит булганда, балан чәчәге согына шулкадәр үк бал кушып, көненә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыгы кабалар. Фурункулез булганда, бетчә чыгып интектергәндә, көненә 3 тапкыр ярты стакан балан яфрагы согына 1 аш кашыгы бал кушып эчәләр, баланны сытып, бетчәгә яки чуанга согын да сөртәләр. Нерв системасы авырулары булганда, 25 җиләкне изеп, өстенә 2 стакан кайнар су коялар, 3 сәгать төнәткәч, сөзәләр, көненә 4 тапкыр, ашар алдыннан яртышар стакан эчәләр.

5 октябрь (җомга). Мөхәррәм аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 0.08 сәгатьтә калка, 16.08 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.15 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичерешләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Ташкабактан аджика

1,5 кг ташкабак, 300 әр г кишер һәм татлы борыч, 3 данә ачы борыч,1 кг помидор, 2 баш сарымсак, 1,5 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр, 9 процентлы 70 мл серкә, 100 г үсемлек мае кирәк. Сарымсактан кала барлык яшелчәләрне иттарткычтан чыгарып, шикәр, тоз, май кушып, уртача утта кайнатып чыгаралар, аннары утны киметеп, 1 сәгать пешерәләр. Серкә, изелгән сарымсак өстәп, тагын 10-15 минут пешерәләр дә, кайнар килеш стериль банкаларга бүлеп, тимер капкач каплыйлар, астын өскә әйләндереп куеп, одеялга төреп суыталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев