Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (29 август – 4 сентябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

29 август (шимбә). Мөхәррәм аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 17.39 сәгатьтә калка. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.02 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Холестеринны киметү

Кич ярты стакан фасоль яки борчакны суга салып калдыралар. Иртән суын түгеп, яңасын салалар, бер чеметем чәй содасы кушалар, пешереп, икегә бүлеп ашыйлар. Дәва курсы – 3 атна. Әгәр көненә 100 г фасоль ашасаң, бу вакыт эчендә холестерин микъдары 10 процентка кими. Яисә юкә чәчәген каһвәтарткычта тарттыралар, көненә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыгы кабалар. Дәва курсы – 1 ай. Юкә чәчәге холестерин микъдарын киметеп кенә калмый, организм­нан шлак­ларны да чыгара, ябыктыра да.

30 август (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында,18.14 сәгатьтә калка, 0.37 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.57 сәгать.

 Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергия­сенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Сарымсаклы җиләк

Буыннар сызлаганда, 1 кг мүк җиләге һәм 200 г сарымсакны иттарткычтан чыгарып, 1 тәүлеккә суыткычка куялар. Икенче көнне шуңа 1 кг бал кушалар, әйбәтләп болгаталар. Көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы кабалар. Әзерләнгән дару беткәнче шулай дәваланалар. Аннары тагын ясыйлар. Болай дәваланганда, суны күбрәк эчәргә кирәк. Буыннар шыгырдый башлагач, балык мае да эчәләр (инструкциясе буенча). 2-3 курс шулай дәвалангач, 1 ел ял итәләр.

31 август (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 18.39 сәгатьтә калка, 1.51 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.53 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Теш сызлаганда

1 чәй кашыгы бөтнек яфрагын 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтәләр, сөзәләр, суынгач, авызны чайкыйлар. Яки баш һәм имән бармаклар арасындагы ноктага 2 минут буе каты итеп басып торырга кирәк. Чәй төргәкчеген җылы суда чылатып, сызлаган тешкә куеп тору да булыша.

1 сентябрь (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 18.57 сәгатьтә калка, 3.07 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.48 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

2 сентябрь (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 19.11 сәгатьтә калка,4.24 сәгатьтә бата. 08 сәгать 23 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 13.44 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Кан басымын төшерү

Гипертония интектергәндә, 2 баш сарымсакны 1 стакан сөттә йомшарганчы пешереп, сөзәләр, атна буе, ашаганнан соң, көненә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр. Болай дәваланганда, күп итеп кара миләш, гөлҗимеш, кура җиләге, анар яки балан компоты эчү аеруча файдалы. Яисә кичтән термостагы литр ярым суга 3 аш кашыгы гөлҗимеш җиләге, 2 шәр аш кашыгы кызыл миләш һәм кара карлыган, 1 аш кашыгы кычыткан салып калдырып, икенче көнне тәүлек буена әз-әзләп эчеп бетерәләр. Яки 3 әр аш кашыгы сукыр кычыткан һәм бөтнек үләннәре, 2 шәр аш кашыгы мелисса һәм артыш күркәсе, 1 аш кашыгы кипкән укроп орлыгын кушып, шуның 2 аш кашыгын термостагы 1 литр суга салалар, 3-4 сәгать төнәтәләр. Көненә 2 тапкыр,иртән һәм кичен, ашарга ярты сәгать кала яки ашаганнан соң ярты сәгать үткәч, яртышар стакан эчәләр.

3 сентябрь (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 19.24 сәгатьтә калка, 5.38 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.39 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын сак­лау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

4 сентябрь (җомга). Мөхәррәм аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 19.35 сәгатьтә калка, 6.52 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.34 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Тиз пешә торган бәлеш

200 әр г каймак һәм майонез, 2 йомырка, 6 аш кашыгы он, 3-4 бәрәңге, 1 консерва (сайра яки ставрида), 1 баш суган, берәр чеметем тоз һәм сода кирәк. Каймак, майонез, йомырка, он, тоз, содадан камыр туглыйлар. Шуның яртысын майланган табага агызалар. Өстенә эре угычтан уып, согы сыгып алынган бәрәңге, изелгән консерва һәм вак кына туралган суган салалар, борыч сибәләр, калган камырны тигезләп җәяләр. Газ мичендә 30-40 минут пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев