Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (27 июнь – 3 июль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

27 июнь (шимбә). Зөлкагдә аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 10.14 сәгатьтә калка, 23.54 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.32 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә. 27-30 июньдә кәбестә, суган, укроп, әспе, шпинат, петрушка,борчак, берьеллык чәчәкләр чәчү, ирис, чалмабаш (пион), флоксларның тамырларын бүлү уңышлы.

Тырнак гөл сихәте (1)

Тамак авыртканда, грипп, ангина булганда, 1 аш кашыгы тырнак гөл чәчәген 1 стакан кайнар суда бераз суынганчы төнәтәләр дә, сәгать саен тамакны чайкыйлар. 1 аш кашыгы төнәтмәне, шулкадәр үк суга кушып, сәгать ярым саен эчәләр. Грипп йоктырганда, яртышар стакан төнәтмәне көненә 4 тапкыр эчәләр. Яртылаш су кушып, көненә 3 тапкыр борынны юдырталар. Салкын тиюгә үк тигез күләмдә тырнак гөл чәчәген һәм эвкалипт яфрагын кушып, чәй пешереп эчсәң, тиз арада сихәтләнеп була. Вируслы кизүләр чорында, җәйге эсседә 1 чәй кашыгы чәчәкне 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтеп, бал кушып, ач карынга эчәргә кирәк. Дәва курсы 3 атнадан да ким булмаска тиеш.

28 июнь (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 11.41 сәгатьтә калка. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.31 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә сак­лык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

Тырнак гөл сихәте (2)

Баш бармак янындагы сөяк чыкмасын өчен, 4 аш кашыгы ваклап киптерелгән чәчәкне шешәдәге 1 стакан алма серкәсенә салалар, 50 мл йод өстиләр, яхшылап болгатып, 14 көн тоталар, аннары аяк табаннарына һәм сөяк турысына иртән һәм кичен ышкыйлар. Төнәтмәне суыткычта саклыйлар. Авырту шундук басыла, аяк­ларның аруы кими. Климакс вакытында хатын-кызның хәлен җиңеләйтү өчен, 2 чәй кашыгы кипкән чәчәкне 2 стакан кайнар суга салып, 2 сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 4 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Мондый төнәтмә баш авыртканда, баш әйләнгәндә, йокысызлык интектергәндә дә булыша.

29 июнь (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 13.08 сәгатьтә калка, 0.09 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.30 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

30 июнь (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 14.36 сәгатьтә калка, 0.23 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.29 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

1июль (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 16.04 сәгатьтә калка, 0.39 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.27 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Инҗир - йөрәккә шифа

Инҗирдә калий һәм клетчатка күп, шунлыктан ул эч кипкәндә, канда холестерин микъдары артканда файдалы. Ул ачлык хисен яхшы баса. Инҗирдә тимер алмадагыдан күбрәк, шуңа ул анемиядән интегүчеләр өчен менә дигән дару булып тора. Тахикардия, бронхиаль астма, ютәл, ангинадан дәваланганда да, инҗир - алыштыргысыз җимеш.

2 июль (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 17.32 сәгатьтә калка, 0.59 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.27 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

3 июль (җомга). Зөлкагдә аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 18.55 сәгатьтә калка, 1.25 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.25 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Күркә кайнатмасы

Бу гади генә кайнатма түгел, ә полиартрит, бронхит, ангина, астма, грипптан һәм башка күп чирләрдән дәва. Чыршы яки нарат күркәсен 15 майдан 15 июньгә кадәр, ачылганчы җыярга кирәк. 1 кг күркәгә башта ширбәт ясыйлар: 2 стакан суга 1,5 кг шикәр салып, сүрән утта кайнаталар, куерып, үтә күренмәлегә әйләнгәч, сүндерәләр. Юылган күркә өстенә (кайберәүләр 1 сәгать, кемнәрдер исә 12 сәгать суда тотарга куша) ширбәтне салып, өстен каплап, 4 сәгать тоталар. Аннан соң утка куеп кайнатып чыгаралар, әмма кайнатмыйлар. Шул рәвешле 3 тапкыр кабатлыйлар. Ахыргысында 45 минут кайнаталар, бераз суынгач, банкаларга тутыралар. Кайнатма бик файдалы булса да, бөерләре авырткан кешеләргә, авырлы, бала имезүче хатын-кызларга, 60 яшьтән өлкәнрәкләргә саклык белән генә кулланырга киңәш ителә. Сәламәт кешегә дә көнгә 2 аш кашыгыннан артык ашарга ярамый.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев