Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (27 июль - 2 август)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

27 июль (шимбә). Зөлкагдә аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 23.54 сәгатьтә калка, 15.19 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.22 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таяныр­га була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Тамырларны чистарту

Ай Игезәкләрдә чакта кан тамырларын чистарту яхшы нәтиҗә бирә. Соңгы фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, баш авыртуы баш мие зарарланудан түгел, ә 90 процент очракта кан тамырлары авыруы аркасында килеп чыга. Йөрәк чирләренең сәбәбе исә - канда холестерин арту. Аның микъдарын киметү өчен, зәйтүн мае, кузгалак, яшелчә һәм җиләк-җимешне күбрәк кулланырга кирәк. Авырлык нормадан артмасын. Көн саен бер генә бүлем булса да сарымсак ашау инфаркттан да, яман шештән дә саклар.

28 июль (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 0.15 сәгатьтә калка, 16.36 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.19 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичереш­ләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Чикләвек сихәте

Төенле зоб интектергәндә, 100 яшел әстерхан чикләвеген (июньнең икенче яртысында җыйсаң, пычак белән яхшы турала) юалар, киптерәләр, 6-8 кисәккә бүләләр, стерильләнгән пыяла банкага салып, өстенә 1 литр бал агызалар да, суыткычның аскы тартмасында 1 ай төнәткәч, сөзәләр, көненә 2-3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала, 1әр десерт кашыгы кабалар. Дәва курсы - 3 ай. 1 елдан тагын кабатларга була.

29 июль (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 0.28 сәгатьтә калка, 17.49 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.15 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Дәфнә төнәтмәсе

5 г дәфнә яфрагын 300 г суга салып, 5 минут кайнаталар, 3 сәгать төнәткәч, вак-вак йотымнар белән 12 сәгать эчендә эчеп бетерәләр (берьюлы эчеп бетерергә ярамый, кан ага башларга мөмкин). Шундый төнәтмәне 3 көн эчәләр (туклану - гадәттәгечә), 1 атнадан соң 3 көнлек циклны кабатлыйлар. Беренче елда 4 айга 1 тапкыр, аннан соң елына 1 тапкыр дәвалану җитә.

30 июль (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 1.14 сәгатьтә калка, 18.52 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.11 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

31 июль (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 2.18 сәгатьтә калка, 19.42 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.07 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

1 август (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Арыслан йолдызлыгында, 3.35 сәгатьтә калка, 20.21 сәгатьтә бата. 7 сәгать 13 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 16.04 сәгать.

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

Кул тиресе кытыршыланса

1әр аш кашыгы бака яфрагы, ромашка, тырнак гөлне 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, сөзеп, 1 аш кашыгы глицерин, 1 чәй кашыгы бал һәм 30 г атланмай кушып болгаталар да, көненә 2-3 тапкыр сөртәләр. Куллар тупасланса, кызарса, 1 чи кишерне уып, 1 аш кашыгы каймак, 1 чәй кашыгы зәйтүн мае кушалар да, кулга сөртеп, кәгазь капчык һәм җылы бәяләй кияләр, 40 минуттан җылы су белән юалар.

2 август (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 5.03 сәгатьтә калка, 20.49 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.00 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Карабодай кесәле

Карабодай ярмасын каһвәтарткычта тарттыралар да (я иттарткычтан чыгаралар), 3 аш кашыгы онны 1 стакан салкын суга салып болгаталар, кайнап торган 1 литр суга кушалар, болгата-болгата 10 минут пешерәләр. Бераз суынгач, 1 аш кашыгы бал һәм 1 уч вакланган әстерхан чикләвеге кушалар, иртән һәм кичен яртышар стакан эчәләр. Болай дәвалану югары кан басымын төшерә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев