Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (27 апрель -3 май) 

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

27 апрель (шимбә). Шәгъбән аеның 22 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 2.13 сәгатьтә калка, 10.14 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.02 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. Кими баручы Айда (20-30 апрель) суганчалы үсемлекләр, бәрәңге утырту, органик ашлама кертү, кресс-салат чәчү, җир җиләге мыеклары утырту өчен яхшы вакыт. Май башында борчак, торма, кузгалак, петрушка, кишерне мөмкин кадәр иртәрәк чәчү хәерле. 1-4, 20-31 майда күпьеллык чәчәкләрне күчереп утырту, яшел тәмләткеч үләннәр чәчү, татлы борыч рассадасын җиргә утырту, җиләк мыекларын тамырландыру уңышлы.

Дарусыз дәвалану

Көнгә 2 стакан сөт эчү йөрәк өянәгеннән, 9 өрек ашау күкрәк бакасыннан (стенокардиядән) саклый. Е витаминына бай ризык­ларны (яшелчәләр, сыр, эремчек, борчак, үсемлек мае) көнгә 3 мәртәбә ашау йөрәк һәм кан тамырлары өчен бик файдалы. Атнага 4 кисәк балык ашау миокард ин­фарктыннан үлү куркынычын 44 процентка киметә. Бер көн калдырмыйча бик озак вакыт көн саен 5әр әстерхан чикләвеге ашаган кеше гомерен 7 елга озынайта, чөнки әлеге чикләвектә йөрәк һәм кан тамырларын холестериннан саклый торган матдәләр күп. Атнага 7 банан ашау йөрәк ритмын нормальләштерә, нерв системасын тиешле энергия белән тәэмин итә.

28 апрель (якшәмбе). Шәгъбән аеның 23 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 2.40 сәгатьтә калка, 11.22 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.07 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Хәл бетсә

Хәлсезлектән котылу өчен, тормыш тамыры (женьшень) сыгынтысын яки спиртлы төнәтмәсен көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 15-20 тамчы эчү файдалы. Яисә 1әр аш кашыгы вакланган каен җиләге яфрагы һәм сөйкемле куак (заманиха) тамырын ярты литр кайнар суга салып, җылы урында 4 сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 3-4 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр.

29 апрель (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 3.02 сәгатьтә калка, 12.31 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.11 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.

Гөлҗимеш чәе

10 гөлҗимеш җиләген термоска салып, өстенә кайнар су агызалар да, 1 тәүлек төнәткәч, көн буена чәй урынына эчәләр. Мондый төнәтмә организмны чистарта, бавырны тынычландыра, иммунитетны ныгыта.

30 апрель (сишәмбе). Шәгъбән аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 3.19 сәгатьтә калка, 13.41 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.15 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Кычыткан бавырны чистарта

1 аш кашыгы вакланган кычыткан яфрагын 1 стакан кайнар суда, җылы урында, төреп, 1 сәгать төнәтәләр. Бер үк вакытта икенче төнәтмәне дә әзерлиләр: 15 г вакланган кычыткан тамырын 1 стакан кайнар суда 10 минут пешерәләр, сөзәләр, яфрак төнәтмәсенә кушалар, тәменчә бал өстиләр, көненә 3-4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, яртышар стакан эчәләр. Дәва курсы - 2 атна.

1 май (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 3.35 сәгатьтә калка, 14.53 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.19 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичерешләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв сис­темасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Ишиастан - усак яфрагы

Утракса нерв ялкынсынганда (ишиас булганда), 1 аш кашыгы вакланган усак яфрагын 1 стакан суда сүрән утта 30 минут пешерәләр, төнәтеп, суыталар, көненә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәләр. Кайнар төнәтмәдә тукыма кисәген чылатып, авырткан урынга куялар, полиэтилен, аннары йон шарф белән урыйлар, ярты сәгатьтән алалар.

2 май (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 3.50 сәгатьтә калка, 16.05 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.24 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

3 май (җомга). Шәгъбән аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 4.04 сәгатьтә калка, 17.18 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.28 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Әфлисунлы баллы кекс

2 йомырка, 150 г шикәр, 200 г эретелгән атланмай, 1,5 аш кашыгы бал, 1 пакет (10 г) камыркүперткеч, 1 пакет ванильле шикәр, 450-550 г он, 1-2 әфлисун кирәк. Барлык ингредиентлардан камыр туглап, чистартып туралган әфлисун кушалар, әйбәтләп болгаталар да, кечкенә кекс формаларына яртылаш салып, 200 градуслы мичтә 20-30 минут пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев