Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (26 октябрь-1 ноябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

26 октябрь (шимбә). Сәфәр аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 3.24 сәгатьтә калка, 16.14 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.42 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Прополис мае

Прополис гөмбәчек, бактерия һәм вирусларны юк итә, һәм, антибиотиклардан аермалы буларак, аларның берсе дә аңа яраклаша алмый. Грипп, туберкулез, дифтерия китереп чыгаручы вирусларны җиңәргә сәләтле. Файдалы үзлекләрен әллә ничә ел саклый. 90 мл чистартылмаган үсемлек маен 3-4 минут кайнатып, 80 градуска кадәр суыталар да, 10 г прополис өстәп, ул эреп беткәнче 15-20 минут болгаталар. 2 кат марля аша сөзеп, суыталар. Суыткычта 1 ай саклана. Мондый май яраларны бик шәп төзәтә, вагинит, кольпит, кандидозны дәвалый. Прополис маен эчкәндә исә ашказаны-эчәк тракты җәрәхәтләре тиз төзәлә, яман шеш күзәнәкләре үсүдән туктый, холестерин микъдары кими, иммунитет ныгый.

27 октябрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 4.55 сәгатьтә калка, 16.31 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.38 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Инсульттан соң

1 кг лимонны иттарткычтан чыгарып, шулкадәр үк шикәр кушалар, яхшылап болгатып, суыткычта пыяла банкада сак­лыйлар. Һәр иртәне 1 бүлем сарымсак белән ашыйлар. Яисә икешәр лимон һәм әфлисунны иттарткычтан чыгарып, 2 аш кашыгы бал кушып болгаталар да, тәүлек буе бүлмә температурасында тоткач, суыткычта саклыйлар. Көненә 2-3 тапкыр 1-2 шәр аш кашыгы кабалар.

28 октябрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 29 нчы көне. 1 нче, 2 нче Ай тәүлекләре. Ай Чаян йолдызлыгында, 6.25 сәгатьтә калка, 16.49 сәгатьтә бата. 6 сәгать 40 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 9.33 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

29 октябрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 1нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 7.54 сәгатьтә калка, 17.10 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.28 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзләрне арытмаска кирәк.

Холестеринны киметеп була

Көн саен 2 кишер ашау ярты елда холестерин микъдарын 10-20 процентка киметә ала. Көн саен 1 бүлем сарымсак ашау кандагы куркыныч холестерин күләмен ярты елда 44 процентка азайтыр­га мөмкин. Көн саен 1 грейпфрут ашау 8 атнада холестерин микъдарын 6 процентка төшерә, тик әлеге җимешне ач карынга һәм дару эчәр алдыннан ашарга ярамый.

30 октябрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл  аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 9.21 сәгатьтә калка, 17.37 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.24 сәгать.

 Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

31 октябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл  аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 10.41 сәгатьтә калка, 18.12 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.20 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Стенокардиядән - җиләк суы

Стенокардия (күкрәк бакасы) интектергәндә, 4әр аш кашыгы гөлҗимеш һәм дүләнә җиләкләрен 2 литр кайнар суга салып, 2 көн төнәтәләр дә, марля аша сөзеп, ашаган саен 1әр стакан эчәләр. Дәва курсы - 2-3 атна.

1 ноябрь (җомга). Рабигүл әүвәл  аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 11.51 сәгатьтә калка, 18.57 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.16 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

Кара җимешле дөге

Ярты стакан таралып тора торган дөге пешерәләр. 300 г кара җимешне юып, кайнар суга салып торалар, бүрткәч, төшләрен алалар. Ярты стакан томат соусына шулкадәр үк тозлы кыяр суы кушып, кайнатып чыгаралар да, суытып, дөге белән кара җимеш өстенә салалар, туралган яшел тәмләткеч үләннәр сибәләр. Бу ризык бигрәк тә атеросклероздан интеккән кешеләр өчен файдалы, чөнки организмнан холестеринны чыгаруга булыша.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев