Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (24-30 ноябрь) 

24 ноябрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 16.38 сәгатьтә калка, 8.29 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.47 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Чия кесәле

Сулыш юллары ялкынсынганда, чия кесәле эчү файдалы. 400 г төшсез чия, 1,5 л су, 6 аш кашыгы крахмал, тәменчә шикәр кирәк. Чияне суда кайнатып чыгарып, шикәр өстиләр, 10 минут пешерәләр. Ярты стакан кайнатып суытылган суда крахмалны эретеп, әкрен генә чия өстенә агызалар. Кайнап чыгуга ук уттан алалар, стаканнарга бүлеп суыталар.

25 ноябрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 17.27 сәгатьтә калка, 9.44 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.44 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Өрек сихәте

Көнгә 100-150 грамм күрәгә ашау йөрәк аритмиясе һәм ишемия авыруыннан бик файдалы. Тәмәке тартасы килгән чакта бер күрәгә ашап кую тарту теләген бетерә. Эчәкләрнең кыскаруын яхшыртып, өрек эч катудан саклый. Тик менә симерү һәм шикәр чиреннән интегүчеләргә әлеге җимешне чикләнгән күләмдә генә куллану зарур. Шулай ук ашказанында җәрәхәт булган кешегә дә өрек ашарга киңәш ителми. Шешенкелекне бетерү үзлегенә бәйле рәвештә, өрекнең куе төнәтмәсе - йөрәк-кан тамырлары системасын дәвалаганда алыштыргысыз чара.

26 ноябрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 18.28 сәгатьтә калка, 10.48 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.41 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышыр­га, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамыр­лары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.

27 ноябрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 19.41 сәгатьтә калка, 11.39 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.38 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.

Тәмләткечләр

Күп кеше аш тәмләткечләрнең 5-6 төрен генә даими куллана: дәфнә яфрагы, кызыл һәм кара борыч, ваниль, дарчин, канәфер... Ә бит алар бик күп төрле. Имбир элек-­электән куас куйганда, камыр ризыклары әзерләгәндә, ит кыздырганда кулланылган. Кардамон кекс, печенье, торт һәм рулетларны хуш исләндерә, компот ясаганда һәм җиләк-җимеш маринадлаганда кушыла. Куркумны Урта Азиядә пылауга салалар, аны кыздырылган бәрәңгегә дә, сөтле дөге боткасына да, томалап пешерелгән кәбестәгә дә сибәргә була. Һинд әнече (тмин, кумин) яшелчә, дөге, кузаклылардан ризык әзерләгәндә кушыла, ул ашкайнатуны, күз күремен, баш мие эшчәнлеген яхшырта. Кара горчица орлыгы сарысына караганда ваграк, ул дөгеле, яшелчәле куе ашларны тәмләндерү өчен кулланыла.

28 ноябрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 20 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 21.02 сәгатьтә калка, 12.17 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.35 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

29 ноябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 21 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 22.24 сәгатьтә калка, 12.47 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.32 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Алоэ тирене чистарта

Кими бара торган Айда тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Алоэ яфракларын юып, иттарткычтан чыгаралар, 1 өлеш яфракка 4 өлеш исәбеннән су кушып, 2-3 минут кайнаталар. Суытып, сөзәләр, яфраклы катнашманы биткә сылап, 15 минут ятып торалар, аннары сөзгәннән соң калган су белән юалар.

30 ноябрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Кыз йолдызлыгында, 23.47 сәгатьтә калка, 13.10 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.30 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

«Венеция» салаты

300 г тавыкның түш ите, 200 г шампиньон, 100 г караҗимеш, 100 г каты сыр, 4 пешкән йомырка, суган, кыяр, әстерхан чикләвеге, яшел укроп һәм петрушка, майонез кирәк. Тавык итен пешереп, караҗимешне кайнар суда парлап, вак кына турыйлар. Гөмбә белән суганны, турап, үсемлек маенда кыздыралар. Йомырканы пешереп, агын аерым, сарысын аерым уалар. Кыярны саламлап турыйлар, чикләвекне ваклыйлар. Пыяла креманкага катламлап тутыралар: иң аска - тавык ите, аннары - караҗимеш, майонез; аннан соң - суганлы гөмбә, йомырка сарысы, майонез; аннары - сыр, майонез, йомырка агы. Өстенә туралган петрушка белән укроп, чикләвек сибәләр, уртага кыярны матурлап өяләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев