Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (23-29 апрель)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

23 апрель (шимбә). Рамазан аеның 22 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында,2.35 сәгатьтә калка, 8.57 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Сихәтле чәй

Чәйнең туган җире булып Кытай һәм Һиндстан санала. Кытайларда: “Бер көн чәй эчмичә торганчы, өч көн ашамыйча торуың яхшырак”, – дигән мәкаль бар. Тик чәйне кайнар килеш эчү генә файдалы. Чәй сусауны баса, ризыкны эшкәртүгә булыша, организмнан токсиннарны чыгара. Анда 500 гә якын микроэлемент, аксым, аминокислота, углевод һәм витамин бар. Мәсәлән, чәйдә ананас һәм кишердәге кадәр үк микъдарда А витамины исәпләнә. Көн саен чәй эчү организмны С витаминына туендыра, җәй көне исә тир белән бүленеп чыккан кальций микъдарын тулыландырып тора.

24 апрель (якшәмбе). Рамазан аеның 23 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 3.04 сәгатьтә калка, 10.27 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.50 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Ангинадан – җиләк яфрагы

Кура җиләге яфрагы төнәтмәсе ялкынсынуны киметә, ашказаны-эчәк, сулыш юллары авыруларын җиңеләйтә. Ангина вакытында тамакны чайкау өчен дә сихәтле. 2 аш кашыгы киптереп вакланган яфракны 1 стакан кайнар суга салып, җылы урында 1-2 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, чәй урынына эчәләр яки тамакны чайкыйлар. Бу – бронхит, стоматит, фарингит булганда да бик шәп дәва.

25 апрель (дүшәмбе). Рамазан аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 3.23 сәгатьтә калка, 11.58 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.55 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк. 

Тырнак гөл шифасы

Катарактадан (күз ясмыгы тукымасы тоныкланудан) интегүчеләргә тырнак гөл (календула) ярдәм итә. 3 аш кашыгы киптереп вакланган чәчәкне термостагы ярты литр кайнар суда 1-2 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Шушы төнәтмә белән күзләрне юдыру да файдалы.

26 апрель (сишәмбе). Рамазан аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында,3.36 сәгатьтә калка, 13.26 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.59 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Борынны юдыру

Томау дарулары күп төрле булса да, араларында файдалысы аз. Иң гади һәм нәтиҗәле чара – борын куышлыкларын юдыру. Ярты стакан кайнаган суга ярты чәй кашыгы тоз, чирек чәй кашыгы сода салырга, 1-2 тамчы йод тамызырга да, шуның белән тамак өстен көненә 3-4 тапкыр юдырырга кирәк (бер борын тишеген томалап, икенчесе белән тозлы суны эчкә суырып алалар һәм авыз аша чыгаралар).

27 апрель (чәршәмбе). Рамазан аеның 26 нчы көне.26 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 3.45 сәгатьтә калка, 14.50 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.04 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

28 апрель (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 27 нче көне.27 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында,3.53 сәгатьтә калка,16.11 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.08 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Күзне “сыйлау” зарур

Күз күреме начараймасын өчен, дөрес туклану мөһим. Көн саен күрәгә яки өрек, как яки йөзем, кишер яки кабак ашарга тырышу зарур. Петрушка, укроп, яшел суган, кукуруз да бик файдалы. Эчемлекләрдән яшел чәйгә, дүләнә төнәтмәсенә өстенлек бирергә кирәк. Иң әйбәт иртәнге аш исә – уылган кишергә каймак яки үсемлек мае сибеп ашау.

29 апрель (җомга). Рамазан аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 4.01 сәгатьтә калка, 17.32 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.12 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә. 

Шоколадлы печенье

4 йомырка, 300 г шикәр, 110 мл көнбагыш мае, 240 г он, 100 әр г какао һәм шикәр оны, 1 чәй кашыгы камыркөпшәкләндергеч, 0,5 чәй кашыгы тоз кирәк. Йомырка белән шикәрне күперткәч, май, он, какао, камыркөпшәкләндергеч, тоз кушып яхшылап басалар, өстен целлофан белән каплап, 1 сәгатькә суыткычка куеп торалар. Әстерхан чикләвеге зурлыгындагы шарчыклар ясап, шикәр онында әвәлиләр, пергамент кәгазе җәелгән табага тезәләр дә, 180 градуслы газ мичендә 25 минут пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев