Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (21-27 май)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

21 май (шимбә). Шәүвәл аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 1.09 сәгатьтә калка, 8.09 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.38 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь. 

Яфрагы да сихәтле

Кура җиләге яфрагы чәе бәби тапканда хатын-кызның хәлен җиңеләйтә, тик аны белеп эчәргә кирәк. Термоска 1 аш кашыгы кура җиләге яфрагы салып, өстенә 1 стакан кайнар су агызалар да, 30 минут төнәтеп, сөзәләр, суыталар. Мондый чәй аналыкны бәби табуга әзерли, аны йөклелек срогы 35 атна булганчы эчәргә ярамый. Чәйне менә бу схема буенча эчәләр: 35 атнада – көненә 1 стакан салкын чәй; 36 атнада – 1 стакан җылымса чәй; 37 атнада – көненә 2 стакан җылы чәй; 38 атнада – көненә 3 стакан җылы чәй; 39 атнада – 4 стакан кайнар чәй; 40 атнада –көненә 4 стакан бик кайнар чәй. Германиядә йөкле хатыннарга көненә 1 чынаяк кура җиләге яфрагы чәе эчәргә киңәш итәләр. Англиядә дә шулай: йөклелекнең соңгы 2 аенда, аналык тукымаларының сыгылмалылыгын арттыру өчен, бу чәйне эчәләр. Мондый чәй әле анемиядән дә саклый (Табиб киңәшеннән башка кулланырга ярамый!).

22 май (якшәмбе). Шәүвәл аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 1.31 сәгатьтә калка, 9.42 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.41 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 

Тайтояк айныта

Эчкечелеккә сабышкан кешеләрне аракыдан биздерү өчен тайтояк (копытень) тамыры кулланыла. 1 аш кашыгы вакланган тамырны 1 стакан суда сүрән утта 10 минут пешерәләр. 30 минут төнәткәч, сөзәләр, 1 аш кашыгын 1 стакан аракыга салып, эчкечегә эчерәләр. Яки порошок итеп төелгән тайтояк тамырын пычак очына элеп эчкеченең ризыгына сибәләр. 3 тапкыр ашый икән – 3 тапкыр сибәләр. Әмма дозаны арттырырга ярамый, үсемлек агулы! Яисә 3 аш кашыгы вакланган тамырны 1 стакан суда 10 минут пешерәләр, көн дәвамында 2-4 әр аш кашыгын эчкеченең ашына һәм чәенә кушып бирәләр. 3 ай буе көн саен эчәргә кирәк.

23 май (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында,1.45 сәгатьтә калка, 11.12 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.44 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

24 май (сишәмбе). Шәүвәл аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Балык­лар йолдызлыгында, 1.55 сәгатьтә калка, 12.37 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.47 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк. 

Баллы сарымсак

Иммунитетны яхшырту, кан тамырларын чистарту һәм ныгыту өчен, 250 г сарымсакны иттарткычтан чыгарып, 350 г сыек бал кушалар, 1 атна төнәткәч, көненә 3 тапкыр, ашарга 40 минут кала, 1 әр аш кашыгы кабалар. Дәва курсы – 1-2 ай. 1 чәй кашыгы төелгән мөшкәт чикләвеген һәм 1 аш кашыгы балны 200 мл җылы суга салып, яхшылап болгатып, иртәнге ашка 1 сәгать кала һәм кичке аштан соң 2 сәгать үткәч берәр стакан эчү дә кан тамырларын ныгыта.

25 май (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 2.04 сәгатьтә калка, 13.59 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.51 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таяныр­га була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

26 май (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында,2.11 сәгатьтә калка, 15.19 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.53 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зә­гыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

27 май (җомга ). Шәүвәл аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында,2.19 сәгатьтә калка, 16.38 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы16.56 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Ялкауларча пәхләвә

250 г атланмай, 4 йомырка, 1 стакан каймак, 3 стакан он, 150 г әстерхан чикләвеге, 100 г йөзем, 1,5 стакан шикәр, бер чеметем ванилин, серкә белән сүндерелгән әз генә сода кирәк. Атланмайны он белән уалар, каймак, 3 йомырка сарысы, сода кушып, камыр басалар, 4 тигез йомарламга бүлеп, 2 сәгатькә суыткычка куялар. Аннары һәркайсын 3әр миллиметр калынлыкта җәяләр. Эчлек әзерлиләр: 4 йомырка агын туглап күпертеп, төелгән чикләвек, йөзем, ванилин кушалар. 3 җәем өстенә эчлекне җәяләр, ә өске җәемгә 1 йомырка сарысын күпертеп сылыйлар. 180 градуслы газ мичендә 40 минут пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев