Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (21-27 декабрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

21 декабрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 1.36 сәгатьтә калка, 12.59 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать. 
 
Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Баш авыртканда (1)

Кинәт баш авырта башласа, баш киемен салырга кирәк, бу кан тамырларына басымны киметә, аларга кислород яхшырак үтеп керә. Аннары 1 стакан җылы су эчү файдалы, ул кан тамырларын киңәйтәчәк, канны сыекландырачак. Авырту һаман кимемәсә, күзне йомып, тыныч кына ятып торырга кирәк. Аннары бармакларга, чигә һәм колакка массаж ясарга була. Болай да авырту басылмаса, түбәндәге киңәшләрнең берсен кулланып карарга туры киләчәк. Лимон йомшагын 2-3 минутка чигәләргә куеп тору, яки 1 стакан җылы суга 1 лимон согын сыгып эчү булышырга мөмкин. Атнасына 1 тапкыр булса да кәбестә согы эчү баш авыртуыннан саклый. Чигәгә 5-10 минутка кәбестә яфрагы куеп торырга да була.

22 декабрь (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 3.01 сәгатьтә калка, 13.16 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичерешләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Баш авыртканда (2)

Чирек стакан суга шулкадәр үк алма серкәсен кушып, шуны 1 минут суларга кирәк. Лимон яки бөтнек маен иснәргә дә була. Баш бик каты авыртканда, мәтрүшкә, бөтнек һәм кырлыган үләннәрен тигез микъдарда кушып, шуның 1 аш кашыгын термостагы ярты литр кайнар суда 30 минут төнәтәләр, 1 әр стакан эчәләр. Мелисса төнәтмәсе артык ярсыганда, арыганда, йөрәк тибеше ешайганда да булыша. 15 г вакланган үләнне 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, көненә 6 тапкыр 2 шәр аш кашыгы эчәләр. Яисә 1 аш кашыгы вакланган чабыр үләнен 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыгы эчәләр. 

23 декабрь (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 4.27 сәгатьтә калка, 13.37 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Баш авыртканда (3)

Баш даими авыртып интектерсә, андыз булыша. 1 аш кашыгы вакланган андыз үләнен 1 стакан кайнар суга салып, җылы урында 10 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр. Тигез микъдарда кушылган мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, бөтнек үләннәренең 1 аш кашыгын 1 стакан кайнар суда төнәтеп, сөзәләр, 3 атна дәвамында көненә 1 тапкыр эчәләр. Балан яки кара карлыган согы эчү бик файдалы. Тигез микъдарда кушылган бал белән балан да баш авыртуны баса, 3 атна дәвамында көненә 4 тапкыр 1 әр аш кашыгы ашарга кирәк. Чигәгә чи бәрәңге телеме яки кабыгы белән пешерелгән бәрәңге куеп тору, сарымсак согы сөртү дә баш авыртуны баса ала.

24 декабрь (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 5.51 сәгатьтә калка, 14.03 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. 

25 декабрь (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 7.10 сәгатьтә калка, 14.37 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.01сәгать. 

 Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләтүчеләрне кичерергә кирәк. 

26 декабрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 29 нчы көне. 1 нче, 2 нче Ай тәүлекләре. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 8.19 сәгатьтә калка, 15.23 сәгатьтә бата. 8 сәгать 14 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 7.02 сәгать. 

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

27 декабрь (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 9.16 сәгатьтә калка, 16.19 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.02 сәгать.

 Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзләрне арытмаска кирәк. 

Татлы катлама

5 йомырка,1 әр стакан он һәм шикәр, берәр чеметем тоз һәм ваниль, 200 г варенье, джем яки куертылган сөт кирәк. Йомырканы шикәр белән куерганчы күпертәләр, әкренләп он өстиләр. Камырны пергамент кәгазе җәелгән табага агызып, 180-190 градуслы газ мичендә 10-15 минут пешерәләр. Кәгазен куптарып, кайнар бисквитны сөлгегә урыйлар. Суынгач, кире сүтәләр, джем, варенье яки куертылган сөт сылап, рулет итеп төрәләр, өстенә шикәр оны сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев