Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (19-25 октябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

19 октябрь (шимбә). Сәфәр аеның 20 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 19.35 сәгатьтә калка, 12.18 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.13 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Миләш дәвалый

Баш авыртканда, йокысызлык интектергәндә көн буена 10 миләш җиләге ашыйлар. Салкын тигәндә, грипп вакытында 2 аш кашыгы кипкән миләш, 1 әр аш кашыгы кипкән кара карлыган җиләген һәм яфрагын кичтән термостагы кайнар суга салып калдыралар, икенче көнне чәй урынына эчәләр. Мондый чәй бөерләрне дә дәвалый. Гипертониядән, атеросклероздан дәвалану өчен, 1 әр аш кашыгы кипкән миләш һәм гөлҗимешне 2 стакан кайнар суда 5 минут пешерәләр, сөлгегә урап, җылы урында 12 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр, ашаганчы, яртышар стакан эчәләр.

20 октябрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 21 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 20.30 сәгатьтә калка, 13.18 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.08 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Шикәрне киметү 

(Ванга рецепты)

Шикәр чиреннән интеккәндә, 300 әр г петрушка тамыры һәм сарымсак, төшләре алынган 1 кг лимонны иттарткычтан чыгаралар, караңгы урында 2 атна төнәтәләр, аннары көн саен ашар алдыннан 1әр чәй кашыгы кабалар.

21 октябрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 22 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 21.38 сәгатьтә калка, 14.08 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.04 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.

Бөтнек биздерә

Аракыдан бизү өчен, эмальләнгән кәстрүлдәге 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы вакланган бөтнек яфрагы салып, капкачын ябып, 15 минут пешерәләр, ярты сәгать төнәткәч, сөзәләр. Көненә 2 тапкыр, ашаганнан соң 1 сәгать үткәч, яртышар стакан эчәләр, 10 минуттан соң ярты стакан суга 1 аш кашыгы аракы кушып, авызны чайкыйлар.

22 октябрь (сишәмбе). Сәфәр аеның 23 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 22.58 сәгатьтә калка, 14.46 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.00 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таяныр­га була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Солы кесәле

Гастритны кисәтү һәм дәвалау өчен, 1 аш кашыгы солыны яхшылап юалар, өстенә 1 стакан кайнар су салып, төнгелеккә калдыралар. Иртән 1чәй кашыгы бал кушып ашыйлар. Кесәлне тагын да файдалырак итеп була. Ярты стакан солы, 1 аш кашыгы йөзем яки 2-3 күрәгәне термоска салып, өстенә 1 литр кайнар су агызалар, 1 канәфер кадагы өстиләр. Иртән кесәлен эчәләр, җимешләрен ашыйлар. Мондый кесәл иммунитетны да ныгыта.

23 октябрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Кыз йолдызлыгында, 15.14 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.55 сәгать.

Үткән көнгә бирелгән киңәшләр сак­лана.

Иммунитетны ныгыту

200 әр г күрәгә белән инҗирне юып, салкын суда 15 минут җебетәләр, аннары, артык суын саркытып, турыйлар, 100 г төелгән әстерхан чикләвеге, кабыгы белән бергә туралган лимон, 200 г бал кушып болгаталар, суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашаганчы, кефирга кушып (болай гына да ярый) 2 шәр аш кашыгы кабалар.

24 октябрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 0.24 сәгатьтә калка, 15.37 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.51 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичереш­ләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Прополислы җитен мае

Калкансыман бизне ныгыту өчен, прополислы җитен мае эчү файдалы. Ярты литр җитен маена 3-4 аш кашыгы вакланган прополис (туңдыру камерасына куеп торсаң, ватарга җиңелрәк) кушып, әледән-әле болгатып, сүрән утта прополис эреп беткәнче тоталар. Капкачы яхшы ябыла торган савытта салкынча урында саклыйлар. Иртән һәм кичен ач карынга 1әр десерт кашыгы кабалар. Дәва курсы – 1 ай.

25 октябрь (җомга). Сәфәр аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 1.54 сәгатьтә калка, 15.56 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.47 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Татлы телем

Кабакны яхшылап юып, кабыгын чистартмыйча гына телемләп турыйлар, пычак белән сай гына аркылы кисемнәр ясап, бал сылыйлар, йөзем, мәк йә чикләвек сибәләр, микродулкынлы мичтә 8-10 минут пешерәләр. Бу тәмле десерт иммунитетны ныгыта, организмны витаминнарга баета.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев