Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (18-24 июнь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

18 июнь (шимбә). Зөлкагдә аеның 19 нчы көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 23.52 сәгатьтә калка, 7.48 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмас­ка, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакла­ныр­га кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь. 

Крыжовник 

Остеохондрозны, артритны дәвалау өчен, 20 крыжовник яфрагын 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтеп, көненә 3 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр. Эч кипкәндә, 2 аш кашыгы җиләкне 300 мл суда кайнатып чыгарып, суынганчы төнәтәләр, сөзеп, һәр 3 сәгать саен 100 әр мл эчәләр. Салкын тигәндә, крыжовник согын сыгып, көненә 2 тапкыр яртышар стакан эчәләр, шул сок белән тамакны да чайкыйлар.

19 июнь (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 20 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 8.52 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле.

20 июнь (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 21 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 0.04 сәгатьтә калка, 10.22 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь. 

Кан тамырларын киңәйтә

Уртача зурлыктагы сарымсакны чистартып, изәләр, пыяла банкага салып, өстенә 1 стакан чистартылмаган көнбагыш мае агызалар да, яхшылап болгатып, суыткычның аскы киштәсенә куялар. 1 атнадан дәвалана башларга була. Көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 чәй кашыгы сарымсак маена 1 чәй кашыгы яңа сыгылган лимон согы кушып эчәләр. Дәва курсы - 1 ай, аннары 1 ай ял итәләр һәм курсны кабатлыйлар.

21 июнь (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 22 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 0.13 сәгатьтә калка, 11.46 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 

Очкылыкны басу

Диафрагма янындагы эчке әгъзаларның ярсуы нәтиҗәсендә, күп ашаудан, коры ризыктан, кысып торган киемнән баш миенә сигнал китә, диафрагма кыскара һәм кешене очкылык тота башлый. Озакка сузылган очкылык тоту яки аның еш кабатлануы үпкә яман шеше, инфаркт, кан тамырлары чирләре барлыгын күрсәтергә мөмкин. Очкылыкны басу өчен 1 стакан суны вак кына йотымнар ясап эчәргә яки лимон телеме суырырга була. Кайвакытта тирән сулыш алып, һава йоту да ярдәм итә. Гиппократ исә төчкереп карарга киңәш итә. Тиз-тиз итеп нинди дә булса тизәйткечне берничә тапкыр кабатлау да булышырга мөмкин.

22 июнь (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 23 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 0.21 сәгатьтә калка, 13.07 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт. 

Тамак авыртканда

Аңкау бизләре (гландалар) ялкынсынса, кабыгы белән йомырка пешереп, яулыкка төрәләр дә, 10 минут буе авырткан урынга куеп торалар. 1 стакан кайнар суга 1 чәй кашыгы тоз, ярты чәй кашыгы сода салалар, 5 тамчы йод тамызалар, җылымса килеш әледән-әле тамакны чайкыйлар.

23 июнь (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 0.29 сәгатьтә калка, 14.27 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

24 июнь (җомга). Зөлкагдә аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында,0.37 сәгатьтә калка, 15.46 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таяныр­га була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы. 

Баллы торт

3 йомыркага 1 стакан шикәр кушып туглыйлар. Кечкенә савытта 2 аш кашыгы балга 1 чәй кашыгы сода кушып, яхшылап болгаталар. Аннары ике массаны бергә кушалар да, 200 г йомшартылган атланмай, 3-4 стакан он өстәп, бик куе булмаган камыр басалар. 20-30 минут суыткычта тоткач, ул кулга алып әвәләрлек була. 8-9 өлешкә бүлеп, пешерәсе табага кул белән җәяләр, 3-4 мм калынлыкта булырга тиеш. Чәнечке белән тишкәләп, газ мичендә тиз генә пешереп алалар. Берсен пешергән арада, калган камыр суыткычта торырга тиеш. Ярты литр куе каймакка (сметана) ярты стакан шикәр кушып, крем ясыйлар, җәймәләргә сылап, өяләр, 2-3 сәгатькә суыткычка куялар. Өстен шоколад, мәк, чикләвек белән бизәргә була.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев