Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (18-24 гыйнвар)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

18 гыйнвар (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 0.49 сәгатьтә калка, 11.24 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.46 сәгать. 
 
Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк. 

Кан тамырларын чистарту

Ярты литрлы банкага чирек стакан укроп орлыгы, 1 аш кашыгы вакланган валериана тамыры, ярты стакан бал салып болгаталар да, кайнар су белән тутыралар. Банканың капкачын яхшылап ябып, җылы урында тәүлек буе төнәтәләр. Сөзеп, суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 әр аш кашыгы эчәләр. 2 атнадан соң нәтиҗәсе күренә.

19 гыйнвар (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 2.13 сәгатьтә калка, 11.42 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.49 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Әфлисун сихәте

Югары температураны төшерү өчен, 3-4 бүлем әфлисунны ярты стакан җылы суда 30 минут төнәтәләр, көненә берничә тапкыр эчәләр. Тамак авыртканда, эренле ангина булганда, әфлисун кабыгын чәйнәргә кирәк. Әфлисун кабыгын чәйнәү ашкайнатуны да тизләтә, аппетитны яхшырта, үт куыгы авыруларыннан саклый. Күрем вакытында эч авыртканда, каты шешенгәндә, әфлисун кабыгыннан чәй пешереп эчү булыша.

20 гыйнвар (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 3.36 сәгатьтә калка, 12.05 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.53 сәгать. 

 Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Лимонлы бал йоклата

Йокысызлыктан интеккәндә, 1 стакан җылы суга 1 лимон согы һәм 2 чәй кашыгы бал салып болгаталар да, йокларга ятар алдыннан эчәләр. Яисә 1 аш кашыгы укроп орлыгын (йә вак туралган яшел укропны) 1,5 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр дә, көн буена эчеп бетерәләр.

21 гыйнвар (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 4.55 сәгатьтә калка, 12.36 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.56 сәгать. 

 Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала. 

Холециститтан – ак әнис

2 аш кашыгы ак әнис орлыгын 1 стакан кайнар суга салып, шул савытны суы кайнап торган зуррак кәстрүлгә утыртып, 15 минут пешерәләр, 45 минут төнәтәләр, сөзеп, көненә 2 тапкыр, ашаганнан соң, өчтән берешәр стакан эчәләр. Яки 2 чәй кашыгы ак әнис орлыгын 2 стакан суда кайнатып чыгарып, 3 минут пешерәләр, сөзеп, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр. Яисә 1 аш кашыгы киптереп вак­ланган кылыч үлән тамырын термостагы 1 стакан кайнар суда төн буена төнәтәләр, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы эчәләр. Дәва курсы – 3 атна.

22 гыйнвар (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 6.07 сәгатьтә калка, 13.16 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.00 сәгать. 

 Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

23 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 7.08 сәгатьтә калка, 14.08 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.03 сәгать. 

 Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Тавыш карлыкканда

Берничә баш сарымсакны вак кына турап, күмелгәнче бал салалар, 20 минут пешерәләр. Суыталар, аннары тагын пешерәләр. Шулай 3 тапкыр кайнаткач, иләк аша сөзәләр, суыталар. Сәгать саен 1 әр аш кашыгы кабалар. Яисә 1 стакан кайнар суда 1 чәй кашыгы сода, ярты чәй кашыгы диңгез тозы эретәләр, көненә 3-6 тапкыр тамакны шуның белән чайкыйлар.

24 гыйнвар (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 29 нчы көне. 30 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 7.55 сәгатьтә калка, 15.10 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.06 сәгать. 

 Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин. 

Сыр

1 л сөт, 1 кг эремчек (авыл сөте һәм эремчеге булса, яхшырак), 100 г атланмай, 2 йомырка, 1 әр чәй кашыгы сода һәм тоз кирәк. Сөтне кайнатып чыгаралар, эремчек салалар, кайнап чыккач ук, уттан алып сөзәләр. Атланмайны эретеп, шуңа эремчек, йомырка, сода, тоз салып, яхшылап болгаталар, 20 минут пешерәләр. Шуннан соң, формага салып, тыгызлап бастырып, салкын урынга куялар. Сыр озаграк торган саен тыгызлана, тәмлеләнә генә бара. 2 көндә әзер була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев