Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (16-22 февраль)

16 февраль (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 12.28 сәгатьтә калка, 4.51 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.42 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Кызыл чөгендер

Чөгендер кан басымын төшерә һәм кандагы холестерин микъдарын киметә. Бу яшелчәдәге бетаин бавыр күзәнәкләре эшчәнлеген активлаштыра һәм аларның майга әйләнүен булдырмый. Организм хәлсезләнгәндә, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан чөгендер согы эчү файдалы (тик аны башта берничә сәгать буе суыткычта тотарга кирәк). Яман шеш булганда да көненә 3-4 тапкыр яңа сыгылган сок эчәргә киңәш ителә. Авитаминоз, анемия, йөрәк-кан тамырлары авырулары вакытында, ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге бозылганда озак вакыт буе көненә 5-6 тапкыр, ашарга 15-20 минут кала, яртышар стакан чөгендер согы эчү яхшы.

17 февраль (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 13.37 сәгатьтә калка, 5.51 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.46 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Тозлы кар

Артрит яки радикулиттан интеккәндә, 1 стакан эре аш тозына 2 стакан кар кушып, агач кашык белән тиз генә болгаталар, 1,5 сантиметр калынлыгында авырткан буынга ябалар, өстен пленка белән томалыйлар. 7 минуттан соң кагып төшерәләр, тик шул урынны юмыйлар, иртәнгә кадәр калдыралар. Бик ансат кына тоелса да, бу вакытта буын каты авырта, түзәргә кирәк. Иртәнгә хәтле исә авырту тулысынча басыла.

18 февраль (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 14.59 сәгатьтә калка, 6.37 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.51 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге ашау файдалы.

19 февраль (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 16.28 сәгатьтә калка, 7.13 сәгатьтә бата. 18 сәгать 55 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 9.56 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Ютәлдән дәва

10 баш суган, 1 баш сарымсакны вак кына турап, сөттә йомшарганчы пешерәләр, 1-2 аш кашыгы бал кушалар. Һәр сәгать саен 1 аш кашыгы кабалар. Яки 4 кипкән инҗирне вак кына турап, 2 стакан сөттә пешерәләр, көненә 2 тапкыр, кайнар килеш, 1 әр стакан эчәләр. Яисә 1 литр суга 1 әр бәрәңге, суган, кызыл алма салып, су яртылаш кимегәнче пешерәләр, көненә 5-6 тапкыр 1 әр аш кашыгы кабалар.

20 февраль (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 17.59 сәгатьтә калка, 7.41 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.00 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзләргә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Балык

Организмны ныгыту өчен, 1 ай буе көн аралаш 1 әр аш кашыгы балык мае эчәргә кирәк. Арыганда, хәлсезләнгәндә, баш өянәге вакытында бер-ике кисәк тозлы сельдь ашап кую файдалы. Үкчә шпорыннан интеккәндә, чи балыкны алып изәләр, целлофан пакетка салып, шуны аякка кияләр, өстеннән оекбаш киеп яталар. Иртән аякны салкынча су белән юалар. 7-10 көн буе шулай дәвалану мәслихәт. Калкансыман биз авырулары вакытында көн саен пешкән диңгез балыгы ашарга киңәш итәләр.

21 февраль (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 19.30 сәгатьтә калка, 8.03 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.05 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Кәбестә чәе

Кәбестәне эре кисәкләргә турап, эмальләнгән кәстрүлгә тутыралар, өстенә кайнар су коялар. Капкачын томалап, бераз төнәткәч, кайнар килеш көненә берничә тапкыр эчәләр. Мондый чәй – ютәлдән иң шәп даруларның берсе.

22 февраль (җомга). Җөмәдел ахир аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 20.56 сәгатьтә калка, 8.22 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.09 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралаш­мас­ка, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Чәй янына

3-4 йомырка, 1 әр стакан шикәр һәм он, 1 кап камыркөпшәкләндергечне кушып, яхшылап болгаталар да, кайнар газ мичендә 20 минут пешерәләр. Тиз арада чәй янына күптермә әзер була, төрле җимеш­ләр кушсаң, тагын да тәмлеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев