Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (15-21 сентябрь) 

15 сентябрь (шимбә). Мөхәррәм аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 12.05 сәгатьтә калка, 20.45 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.48 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Уяу булу зарур

Кардиологлар фикеренчә, 35 яшьтән соң һәр кеше артериаль кан басымын контрольдә тотарга тиеш – нәкъ шул яшьтә гипертония башлану ихтималы зур. Шунлыктан әледән-әле тикшеренергә: көндәлек табыннан майлы һәм холестеринлы ризыклар санын киметергә; тәмәкене ташларга; ябыгырга; физик активлыкны арттырырга кирәк. Кан тамыр­ларын чистарту өчен, 5әр аш кашыгы нарат ылысы һәм суган кабыгын, 3 аш кашыгы гөлҗимешне 4 стакан суда кайнатып, җылы урында төн буе төнәтәләр, иртән сөзеп, көненә 3-5 тапкыр эчәләр, һәр порциягә 1 чәй кашыгы яңа сыгылган лимон согы кушалар.

16 сентябрь (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 13.12 сәгатьтә калка, 21.17 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.43 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.

17 сентябрь (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 14.13 сәгатьтә калка, 21.57 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.38 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризыклар белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

Чия сихәте (1)

Салкын тигәндә, температура күтәрелгәндә, 500 г чияне 500 мл кайнар суда ярты сәгать төнәтәләр, җиләкләрен сытып, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр 0,5-1 әр стакан эчәләр. Борыннан кан киткәндә, тире җәрәхәтләнгәндә, ваклап изелгән чия яфракларын ярага ябалар яки тампон кебек төреп борынга тыгалар. Уртлар ялкынсынганда, ангина вакытында 1 аш кашыгы вакланган чия ботагы һәм яфрагын 1 стакан кайнар суга салып, сүрән утта 10-15 минут пешерәләр, 1 сәгать төнәтеп, сөзәләр. Шушы төнәтмә белән көненә 3-4 тапкыр авызны һәм тамакны чайкыйлар. Җенси көчсезлектән интеккән ир-атка көненә 1 стакан чия ашарга кирәк. Гемоглобины түбән булганнарга да чия - бик шәп дәва.

18 сентябрь (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 15.05 сәгатьтә калка, 22.45 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.34 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Чия сихәте (2)

Иң тәмле даруларның берсе - яңа сыгылган чия согы. Аны шикәр авыруыннан интегүчеләр сезон буена көненә 1әр стакан; атеросклероз, артрит, подагра булганда, матдәләр алмашы бозылганда, сезон буена 1-2шәр стакан; трахеит, бронхит вакытында какырык чыгу тукталганчы көненә 1-1,5әр стакан эчәләр; витилигоны (ала тире) дәвалау өчен чия согы сөртәләр. Ашказаны җәрәхәте, гастрит кебек чирләрдән интегүчеләргә исә чияне күп ашарга ярамый. Гепатит белән чирләгәндә, 1 аш кашыгы чия яфрагын 1 стакан кайнаган сөттә сүрән утта 5-7 минут пешерәләр, 1 сәгать төнәткәч, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр.

19 сентябрь (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 15.48 сәгатьтә калка, 23.40 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.29 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

20 сентябрь (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 16.11 сәгатьтә калка, 23.56 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.23 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

21 сентябрь (җомга). Мөхәррәм аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 16.52 сәгатьтә калка, 0.43 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.20 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Бәрәңге пиццасы

Бәрәңгене кыралар, борыч, тоз, әз генә он, йомырка кушып, коймак камыры куелыгында туглыйлар, кызган майлы табага зур коймак итеп салып, бер ягын кыздыралар да, әйләндереп, майонез сылыйлар, юка помидор телемнәре тезәләр, аннары йә казылык, йә гөмбә - нәрсә бар, шуны салалар, өстенә уылган сыр сибәләр, утын әкренәйтәләр, капкач ябалар һәм пешерәләр. Аннары яшел укроп белән петрушка сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев