Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (14-20 сентябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

14 сентябрь (шимбә). Мөхәррәм аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 18.40 сәгатьтә калка, 4.52 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.53 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Сарут дәвасы (1)

Подагра, остеохондроз, артрит, артрозны дәвалау өчен, 2 аш кашыгы вакланган сарут тамырын ярты литр кайнар суга салып, термоста 8 сәгать төнәтәләр. Көненә 3-4 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, яртышар стакан эчәләр. Чуан чыкканда, 3 аш кашыгы вакланган тамырны 3 стакан кайнар суга салып, сүрән утта 5 минут пешерәләр, 1 сәгать төнәтәләр. Төнәтмәне җылытып, көненә 3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала 1 әр стакан эчәләр.

15 сентябрь (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 18.54 сәгатьтә калка, 6.02 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.48 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Сарут дәвасы (2)

Бөердәге һәм бәвел куыгындагы ташлардан котылу өчен, 4 аш кашыгы вакланган тамырны 1 литр суда 4 тапкыр кимегәнче кайнаталар, 1 сәгать төнәтеп, сөзәләр, көненә 4-5 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы эчәләр. Экзема, нейродермит, псориазны дәвалау өчен, 50 шәр грамм вакланган сарут һәм әрекмән тамырларын кушып, 3 литр кайнар суга салалар, сүрән утта 10-12 минут пешерәләр, ярты сәгать төнәтәләр, сөзеп, ваннадагы җылы суга кушалар да, йокларга 1 сәгать кала 10-15 минутка шунда кереп яталар.

16 сентябрь (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 19.07 сәгатьтә калка, 7.12 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.44 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр сис­темасы, бил, бөерләр, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

17 сентябрь (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 19.21 сәгатьтә калка, 8.24 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.39 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралаш­мас­ка, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Алабута

Алабута аскорбин кислотасы, каротин, эфир майлары, кузгалак кислотасына бай. Эч киткәндә, авитаминоз булганда, иммунитетны ныгыту өчен, 1 аш кашыгы вакланган үләнне 1 стакан кайнар суда җылы урында ярты сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала, 50 шәр мл эчәләр.

18 сентябрь (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 19.37 сәгатьтә калка, 9.35 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.34 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Колак шауласа

Колак шаулаудан котылу өчен, 1уч укроп орлыгын ярты литр кайнар суга салып, термоста ярты сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, яртышар стакан эчәләр.

19 сентябрь (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 19.57 сәгатьтә калка, 10.49 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.30 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.

Балан сихәт бирә

Көзен хроник чирләр кискенләшә – кан басымы еш күтәрелә, йөрәк авырта, сулыш кыса. Балан җиләген кайнар суда парлап, дуршлаг аша сытып чыгаралар, барлыкка килгән боламыкка шулкадәр үк бал кушып, салкынча урында 1 атна тоталар, аннан соң һәр иртә ач карынга 1 әр аш кашыгы кабалар. Игътибар: кан басымы түбән булганнарга баланны көненә 1 чәй кашыгыннан артык кулланырга ярамый.

20 сентябрь (җомга). Мөхәррәм аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 20.22 сәгатьтә калка, 12.03 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.25 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Җылы салат

500 г ташкабак, 1 бәйләм яшел суган, берничә бүлем сарымсак, үсемлек мае, төелгән кызыл борыч кирәк. Яшь ташкабакларны башта буйга кисеп, ярымтүгәрәкләп турыйлар да, тоз сибәләр. 10 минуттан соң, суын сыгып, кипшендерәләр, табаның капкачын каплап, үсемлек маенда кыздыралар. Ташкабак йомшаргач, уттан алып, вак туралган сарымсак һәм яшел суган өстиләр, яхшылап болгаталар да, кызыл борыч сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев