Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (14-20 август)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

14 август (шимбә). Мөхәррәм аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 11.30 сәгатьтә калка, 21.26 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.08 сәгать. 

 Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә. 

Диабеттан - ташкабак

Шикәр авыруы булганда, чи ташкабак йомшагын угычтан уып ашау файдалы. Көненә 1 аш кашыгыннан башлап, дозаны әкренләп ярты стаканга җиткерәләр, көненә 2-3 тапкыр ашарга 30 минут кала ашыйлар. Дәва курсы – 1,5-2 ай, аннары 10 көн ял итеп, тагын кабатларга була. Диабет булганда, бөер һәм бавыр вазифаларын торгызу өчен, 2 аш кашыгы кипкән ташкабак орлыгын чистартып, төеп, ярты чәй кашыгы бал һәм ярты стакан су кушалар, яхшылап болгаталар, шуны көненә 2 тапкыр ашыйлар. Һәр дәваланган саен яңа порция әзерләргә кирәк.

15 август (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 13.01 сәгатьтә калка, 21.42 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.04 сәгать. 

 Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим. 

Чәчәге дә файдалы

Аллергия, диатез, экзема булганда, 10-12 ташкабак чәчәген 0,5 л кайнар суда 3 сәгать төнәтәләр дә, чәй урынына эчәләр, тирегә дә сөртәләр. Дәва курсы – 10-12 көн. Организмдагы гельминтлардан котылу өчен, 50 г чистартылган ташкабак орлыгын 1 стакан кайнар суда 15 минут кайнаталар, җылы урында 2 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, ач карынга һәм ашау арасында көненә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчәләр.

16 август (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 14.32 сәгатьтә калка, 22.05 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.00 сәгать. 

 Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

17 август (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 16.01 сәгатьтә калка, 22.39 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.56 сәгать. 

 Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдә-геләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы. 

Артриттан дәва

Ревматоид артрит интектергәндә, 2 кг сельдерей тамырын, иттарткычтан чыгарып, 1 кг балга кушалар, 2 атна караңгы урында төнәткәч, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1әр аш кашыгы кабалар. 0,5 кг мүк җиләге һәм 200 г сарымсакны иттарткычтан чыгарып, 1 тәүлек тоталар, аннары 1 кг бал кушып, яхшылап болгаталар да, көненә 3 тапкыр, ашарга 15 минут кала, 1әр аш кашыгы кабалар. Яисә 250 г петрушка тамырын, 150 г петрушка яфрагын, 250 г лимонны (кабыгы белән) иттарткычтан чыгарып, 250 г бал кушалар да, иртән ашарга 1 сәгать кала, кичен – ашаганнан соң 1 сәгать үткәч яртышар чәй кашыгы кабалар. Яки 500 г петрушканы, тамыры һәм яфраклары белән бергә, 4 л суда 2 сәгать пешерәләр, сөзеп, чирек стакан шикәр өстиләр һәм көненә 2 тапкыр, ашаганчы, чирегешәр стакан эчәләр.

18 август (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 17.17 сәгатьтә калка, 23.29 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.52 сәгать. 

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

19 август (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 18.16 сәгатьтә калка, 0.39 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.48 сәгать. 

 Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә. 

Аппетит булмаса

1 зур бәйләм петрушка, 1 баш суган, 1 лимон, тоз кирәк. Петрушка, суган, лимон йомшагын вак кына турыйлар, тоз сибеп, болгаталар. Мондый салат аппетитны ача, ашкайнатуны яхшырта.

20 август (җомга). Мөхәррәм аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 18.55 сәгатьтә калка, 2.02 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.43 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы. 

Җылы салат

500 г ташкабак, 1 бәйләм яшел суган, берничә бүлем сарымсак, үсемлек мае, төелгән кызыл борыч кирәк. Яшь ташкабакларны башта буйга кисеп, ярымтүгәрәкләп турыйлар да, тоз сибәләр. 10 минуттан соң, суын сыгып, кипшендерәләр, табаның капкачын каплап, үсемлек маенда кыздыралар. Ташкабак йомшаргач, уттан алып, вак туралган сарымсак һәм яшел суган өстиләр, яхшылап болгаталар да, кызыл борыч сибәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев