Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (12-18 октябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

12 октябрь (шимбә). Сәфәр аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 17.02 сәгатьтә калка, 3.51 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.45 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Баллы әнис

Ютәлдән котылу өчен, мондый кәнфит ясап суыру файдалы. Термостагы ярты стакан кайнар суга 2 аш кашыгы әнис орлыгы салып, 1 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, 200 грамм бал кушалар һәм сүрән утта, болгата-болгата, 1 сәгатьләп пешерәләр. Тәлинкәгә тамызган тамчы җәелмәсә, дару әзер, дигән сүз. Уттан алып, 1 чәй кашыгы лимон согы кушалар, үсемлек мае белән майланган кечкенә формаларга агызалар. Бүлмә температурасында бераз каткач, суыткычка куялар.

13 октябрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 17.14 сәгатьтә калка, 5.02 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.41 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

14 октябрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 17.28 сәгатьтә калка, 6.13 сәгатьтә бата. 00.09 сәгатьтән тулы Ай. Көн озынлыгы 10.36 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Чикләвекле бал

Йөрәк мускулын ныгыту өчен, 1 стакан чистартылган эрбет чикләвеге (яки көнбагыш орлыгы), 1 әр аш кашыгы мәк һәм балны кушып, яхшылап болгаталар, йоклар алдыннан 1 аш кашыгы ашыйлар (бик әйбәтләп, катнашма сөтсыманга әйләнгәнче чәйнәргә кирәк). Эрбет чикләвеге йөрәккә файдалы биологик актив матдәләргә бай, кан тамырларының сыгылмалылыгын саклый. Мәк тынычландыра, йөрәк ритмын нормага китерә. Балдагы углевод һәм микроэлементлар йөрәк мускулын ныгыта.

15 октябрь (сишәмбе). Сәфәр аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 17.43 сәгатьтә калка, 7.26 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.31 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр сис­темасы, бил, бөерләр, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Тайтояк айныта

Эчкечелеккә сабышкан кешеләрне аракыдан биздерү өчен тайтояк (копытень) тамыры кулланыла. 1 аш кашыгы вакланган тамырны 1 стакан суда сүрән утта 10 минут пешерәләр. 30 минут төнәткәч, сөзәләр, 1 аш кашыгын 1 стакан аракыга салып, эчкечегә эчерәләр. Яки порошок итеп төелгән тайтояк тамырын пычак очына элеп эчкеченең ризыгына сибәләр. 3 тапкыр ашый икән – 3 тапкыр сибәләр. Әмма дозаны арттырырга ярамый, үсемлек агулы! Яисә 3 аш кашыгы вакланган тамырны 1 стакан суда 10 минут пешерәләр, көн дәвамында 2-4 әр аш кашыгын эчкеченең ашына һәм чәенә кушып бирәләр. 3 ай буе көн саен эчәргә кирәк.

16 октябрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 18.01 сәгатьтә калка, 8.40 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.26 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Суган кайнатмасы

Яртышар стакан су һәм шикәрдән ширбәт пешерәләр, шуңа 1 зур баш суганны вак кына турап салып, сүрән утта кайнаталар. Суынгач, көненә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы (6 яшькә кадәрле балалар – 1 әр чәй кашыгы) кабалар. Бу – ютәлдән бик шәп дәва.

17 октябрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 18.24 сәгатьтә калка, 9.55 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.22 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышыр­га, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.

18 октябрь (җомга). Сәфәр аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 18.54 сәгатьтә калка, 11.08 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.17 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.

Алма бәлеше

1 әр стакан он, манный, шикәр, 1300 г алма, 100 г атланмай, 2 чәй кашыгы камыркүперткеч яки 1 чәй кашыгы сода, ванилин кирәк. Он, шикәр, манный, камыркүперткечне кушып болгаталар, алмаларның кабыгын чистартып, эре угычтан уалар. Табаны майлап, 1 стакан коры камырны, өстенә алманың өчтән берен җәяләр. Аннары тагын 1 стакан камырны, өстенә алманы, аннары тагын ярты стакан камыр, тагын алма, аннары калган камырны җәяләр дә, ванилин сибеп, өстенә туңган майны эре угычтан уалар.180 градуслы газ мичендә 45 минут пешерәләр. Суынгач кына кисәргә кирәк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев