Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА № 8

23 февраль (шимбә). Рабигүл ахир аеның 13 нче көне. 13-14 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 15.38 сәгатьтә калка, 6.16 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.15 сәгать. Организмның яшерен резервлары уянган көн. Табигать кочагында актив ял итү яхшы. Ай Арысланда чакта йөрәк-кан тамырлары системасын сакларга кирәк, аяклар, нерв...

23 февраль (шимбә). Рабигүл ахир аеның 13 нче көне. 13-14 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 15.38 сәгатьтә калка, 6.16 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.15 сәгать.

Организмның яшерен резервлары уянган көн. Табигать кочагында актив ял итү яхшы. Ай Арысланда чакта йөрәк-кан тамырлары системасын сакларга кирәк, аяклар, нерв системасын дәвалау уңай нәтиҗә бирә. Дулкынланырга, борчылырга, йөрәккә, кан тамырларына операция ясатырга ярамый. Майлы, баллы ризыклар кулланмыйча, майсыз ит, бавыр, балык, йомырка ашау файдалы.

Алма кесәле

Анемия булганда, алма кесәле эчү файдалы. 4-5 алма, 1 стакан шикәр, 3 аш кашыгы бәрәңге крахмалы, әз генә лимон кислотасы, 6,5 стакан су кирәк. Алманы телемнәргә турап, кайнар суда 15-25 минут пешерәләр, иләк аша сөзәләр. Пешкән алманы изеп, лимон кислотасы һәм шикәр өстәп, болгаталар, кайнатып чыгаралар. Суда эретелгән крахмал кушып, тиз генә болгаталар, кайнатып чыгаралар да, стаканнарга бүлеп суыталар.

24 февраль (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 14 нче көне. 14-15 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 16.50 сәгатьтә калка, 6.39 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.20 сәгать.

Иртәрәк торып, күптән планлаштырган эшне башлагыз. Ашауда чама хисен югалтмау мөһим. Диңгез ризыклары, арыш, фасоль, чәчәк кәбестә ашау файдалы, каһвә эчмәү хәерлерәк.

Банан һәм анар кесәле

Бронхиттан банан кесәле файдалы. 1 банан, 1 аш кашыгы шикәр, 200 мл су кирәк. Бананны изәләр, шикәр, кайнар су кушып, яхшылап болгаталар, капкач каплыйлар һәм 30 минут төнәтеп, эчәләр. Йөрәк авыртканда, анемия булганда, анар кесәле файдалы. 3 стакан анар согы, 40 г крахмал, 0,5 стакан су, тәменчә шикәр кирәк. Крахмалны салкын суда эретәләр. Гранат согы кайнатып, әкрен генә крахмал өстенә агызалар, тиз генә болгаталар, шикәр өстиләр, кайный башлауга, уттан алалар.

25 февраль (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 15 нче көне. 15-16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 18.05 сәгатьтә калка, 7.00 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.24 сәгать.

Энергияне иҗат юлына юнәлтергә кирәк. Сәфәргә чыгу уңыш китерә. Ай Кызда чакта эчәклекне саклау мөһим, аяк табаннарына массаж ясату файдалы. Эч йомшарткыч дарулар эчәргә, корсак куышлыгындагы әгъзаларга операция ясатырга, попкорн, чипсы, пончик кебек ризыклар ашарга ярамый. Яшелчә, җиләк-җимеш, компот файдалы.

Солы кесәле

Ашкайнату начар булганда, эч кипкәндә, күбенгәндә, солы кесәле файдалы. 0,5 кг солы ярмасын 3 литрлы банкага салып, 1,5л су өстиләр, тастымал каплап, җылы урынга куялар. 3 тәүлектән соң яхшылап болгаталар, иләк аша сөзеп, сыеклыкны көчле утта, болгата-болгата, кайнатып чыгаралар да сүндерәләр. Шикәр дә, тоз да өстәргә кирәкми. Суынган кесәлне бал яки җиләк ширбәте белән ашыйлар.

26 февраль (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 16 нчы көне. 16-17 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 19.22 сәгатьтә калка, 7.20 сәгатьтә бата. 00 сәгать 29 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 10.29 сәгать.

Көннең символы - күгәрчен, һәр яктан уңай вакыт. Бернинди планнар да кормыйча, рәхәтләнеп ял итү яхшы. Ай Кызда чакта чәчне тукландыру файдалы, моның өчен йомырка сарысына 1 аш кашыгы үсемлек мае кушып болгаталар да, ярты стакан кайнар су өстәп, чәчкә һәм баш тиресенә сөртәләр, сөлге урап, 2 сәгать тотканнан соң, юалар.

Гөлҗимеш кесәле

Панкреатит булганда, гөлҗимеш кесәле эчү файдалы. 4 стакан су, 50-80 г кипкән гөлҗимеш, 1-1,5 стакан шикәр, 4-6 аш кашыгы бәрәңге крахмалы, 1-2 г лимон кислотасы кирәк. Юылган гөлҗимеш җимешләре өстенә 3 стакан кайнар су салып, 1 сәгать тоталар, аннары йомшарганчы пешерәләр. Сөзеп, башка савытка салалар. Җимешләрне изеп, шуңа кушалар, шикәр, лимон кислотасы өстәп, кайнатып чыгаралар да, 1 стакан салкын суда эретелгән крахмал кушып, кайнатып чыгаргач, сүндереп, стаканнарга бүлеп суыталар.

27 февраль (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 17 нче көне. 17-18 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 20.40 сәгатьтә калка, 7.39 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.34 сәгать.

Сәүдә һәм иҗат белән шөгыльләнү өчен уңышлы көн. Файдалы элемтәләр урнаштыру мөмкинлеге зур. Ай Үлчәүдә чакта бөерләрне саклау мөһим, күз, колак, тел, теш, баш мие тамырларын дәвалау уңай нәтиҗә бирә. Күп су эчәргә, бөергә операция ясатырга, серкәле, тозлы, каклаган ризыклар кулланырга ярамый. Чәчәк кәбестә, кишер, петрушка, манго ашау файдалы.

Чикләвек кесәле

3 аш кашыгы төрле чикләвек, 1л сөт, 3 аш кашыгы шикәр, 3 аш кашыгы крахмал кирәк. Чикләвекне кыздырып, төяләр. Сөтне кайнатып чыгарып, шикәр һәм чикләвек, салкын сөттә эретелгән крахмал кушалар да, кабат кайнатып чыгарып, стаканнарга бүлеп суыталар. Мондый кесәл простатит булганда файдалы.

28 февраль (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 18 нче көне. 18-19 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 22.00 сәгатьтә калка, 7.58 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.38 сәгать.

Ярдәмгә мохтаҗларга булышу мәслихәт. Ай Үлчәүдә чакта баш, өске казналык, теш, күз, колакны дәвалау яхшы нәтиҗә бирә. Авыр физик эш белән шөгыльләнергә, авыр күтәрергә, билгә операция ясатырга ярамый. Җиләк-җимеш, яшелчә, балык, бигрәк тә мүк җиләге ашау файдалы.

Чия кесәле

Сулыш юллары ялкынсынганда, чия кесәле эчү файдалы. 400 г төшсез чия, 1,5 л су, 6 аш кашыгы крахмал, тәменчә шикәр кирәк. Чияне суда кайнатып чыгарып, шикәр өстиләр, 10 минут пешерәләр. Ярты стакан кайнатып суытылган суда крахмалны эретеп, әкрен генә чия өстенә агызалар. Кайнап чыгуга ук уттан алалар, стаканнарга бүлеп суыталар.

1 март (җомга). Рабигүл ахир аеның 19 нчы көне. 19-20 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 23.20 сәгатьтә калка, 8.20 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.43 сәгать.

Килешүләр төземәгез, мөһим эш башламагыз. Тәкәбберләнмәгез, төрле вәсвәсәләргә бирешмәгез. Бүгенге көннең символы- үрмәкүч, аның энергетикасы кеше өчен бик авыр, организм тарафыннан начар кичерелә. Ызгыш-талаш кабынып китәргә генә тора. Чит кешеләр белән аралашуны чикләгез. Акча һәм документларыгызны ераграк җыегыз.

"Венеция" салаты

300 г тавыкның түш ите, 200 г шампиньон, 100 г караҗимеш, 100 г каты сыр, 4 пешкән йомырка, суган, кыяр, чикләвек, яшел укроп һәм петрушка, майонез кирәк. Тавык итен пешереп, вак кына турыйлар. Караҗимешне парлап, турыйлар. Гөмбә белән суганны, турап, үсемлек маенда кыздыралар. Йомырканы пешереп, агын аерым, сарысын аерым уалар. Кыярны саламлап турыйлар, чикләвекне чәнечке белән ваклыйлар. Пыяла креманкага катламлап тутыралар: иң аска - тавык ите, аннары - караҗимеш, майонез; аннан соң - суганлы гөмбә, йомырка сарысы, майонез; аннары - сыр, майонез, йомырка агы. Өстенә туралган петрушка белән укроп, чикләвек сибәләр, уртага кыярны матурлап өяләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев