Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

12 май (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 21 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 1.28 сәгатьтә калка, 11.12 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.07 сәгать. Актив һәм хәлиткеч эш-гамәлләр кылу көне, сәяхәт, күченү өчен уңайлы. Сәүдә дә уңыш китерәчәк. Физик хезмәт, чыныгу өчен әйбәт көн. Күбрәк...

12 май (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 21 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 1.28 сәгатьтә калка, 11.12 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.07 сәгать.

Актив һәм хәлиткеч эш-гамәлләр кылу көне, сәяхәт, күченү өчен уңайлы. Сәүдә дә уңыш китерәчәк. Физик хезмәт, чыныгу өчен әйбәт көн. Күбрәк саф һавада булырга тырышыгыз. Майлы, авыр үзләштерелә торган ризыклар кулланмау хәерлерәк. Бавыр зәгыйфь. Ай сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый, бигрәк тә эчәклек, талак, ашказаны асты бизенә операция ясату куркыныч. Цистит, бәвел куыгы чирләренең кискенләшүе мөмкин, шуңа көненә 1 стакан караҗиләк согы эчү файдалы. 12-13 майда суган һәм сарымсак утырту яхшы.

Баллы май

Ашказаны җәрәхәтен болай дәвалап була. Ярты кило бал һәм ярты литр зәйтүн маен кушып, пыяла банкада суыткычта саклыйлар. Кулланыр алдыннан һәрвакыт агач кашык белән болгаталар. Көненә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы кушылманы ашарга ярты сәгать кала кабалар. Әзерләнгәне беткәч, 1 ай ял итәләр, аннары кабат дәваланалар. Диетаны һәм туклану режимын саклаганда, җәрәхәт төзәлә.

13 май (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 22 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 1.48 сәгатьтә калка, 12.28 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.11 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Туганнарны сөендерү хәерле. Һәрнәрсәдә юмартлык күрсәтергә кирәк. Нерв системасы, аяклар, әвернә сөяк зәгыйфь. Ашказаны яки бавыр авырта башлау организмны чистарту кирәклеген хәбәр итә. Суган һәм сарымсак ашау файдалы.

Анар сихәте

Иммунитетны ныгыту өчен, анар (гранат) белән дәвалану отышлы. Иртән ач карынга бер кечкенә яки ярты зур анар ашарга кирәк. Эч катмасын өчен, төнгә каршы 5-7 әстерхан чикләвеге ашыйлар. Анар да, чикләвек тә кандагы гемоглобинны арттыра. Мондый дәвалануны яз һәм көз берәр ай үткәрү яхшы нәтиҗә бирә.

14 май (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 23 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 2.04 сәгатьтә калка, 13.43 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.15 сәгать.

Җимергеч көчләр котырына. Авантюрага керешергә, үзеңне куркыныч астына куярга ярамый. Коткы салучыларны тыңламагыз. Комагайлык күрсәтмәгез. Ит һәм сөт ризыклары ашамагыз. Физик эш күләмен киметегез. Ашкайнату әгъзаларына игътибарлырак булыгыз, тез буыннарына, умырткалыкка операция ясатмагыз, теш дәвалатмагыз.

Алма гына димә

Инглиз галимнәре раславынча, көн саен ярты алма гына ашау да үпкә авырулары килеп чыгу куркынычын ике тапкырга киметә. Помидор да шундый ук дәвалау куәтенә ия. Әгәр атнасына 5 алма яки 3 помидор ашасагыз, бронхит һәм астма кебек чирләрдән котылып була.

15 май (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 2.20 сәгатьтә калка, 14.54 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.18 сәгать.

Хәлсез кешегә күбрәк ял итәргә, йокларга кирәк. Табигатькә чыгыгыз, урман һавасын сулагыз. Гаиләдә тулы гармония, ә менә эштә шактый нык тырышырга кирәк булыр. Кан әйләнеше системасы, тезләр, буыннар, тире зәгыйфь. 14-15 майда теплицага томат үсентеләрен чыгарып утырталар, ачык грунтка берьеллык чәчәкләр, яшел тәмләткечләр чәчәләр, каен җиләге, агач һәм куаклар утырталар.

Сарымсаклы җиләк

Бавырны чистарту өчен, 0,5 кг мүк җиләге, 300 г сарымсак, 2 алма яки лимонны (кабыгы белән) иттарткыч аша чыгарып, 100 г бал кушалар, 1 ай буе иртән һәм кичен 2шәр чәй кашыгы кабалар. Суыткычта саклыйлар.

16 май (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 2.35 сәгатьтә калка, 16.05 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.22 сәгать.

Акыл җыю көне. Эчке тавышыгызга колак салыгыз. Ыгы-зыгыдан, уйламый эш итүдән сакланыгыз. Күзәтүчән булыгыз, уй-фикерләрегезне контрольдә тотыгыз. Баш, сизү әгъзалары зәгыйфь. Күп сыеклык эчмәгез. 16-18 майда укроп, берьеллык чәчәкләр чәчәләр, каен җиләге, куаклар утырталар, түтәлләрне йомшарталар, утыйлар.

Яшьлек эликсиры

Лимон согы бөер ташы авырулары вакытында, матдәләр алмашы бозылганда бик файдалы. Аны көненә 2-3 тапкыр кулланалар - ярты лимон согын ярты стакан кайнар суга сыгалар. Төркиядә һәм Тибетта исә яшьлек эликсиры бик популяр: 2 өлеш лимон согы, 4 өлеш бал, 1 өлеш көнбагыш маен кушалар да, һәркөн иртән ач карынга 1 чәй кашыгы кабалар.

17 май (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 2.51 сәгатьтә калка, 17.15 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.26 сәгать.

Авыр көннәрнең берсе. Сак булыгыз, артык күп энергия сарыф итмәгез. Иммунитет зәгыйфь булганлыктан, көтелмәгән йогышлы авырулар иярергә мөмкин. Бизләр системасы, бот, кан тамырлары игътибар сорый. Сөялләрне яндыру, җыерчыкларны киметү өчен әйбәт көн. Балык, әфлисун, яшел суган, петрушка, укроп ашау файдалы.

Петрушкалы крем

Күз төпләре җилсенгәндә, мондый крем сөртү файдалы: 10 г петрушка яфрагын вак кына турыйлар, 20 г атланмайга кушып болгаталар. Иртән салкын су белән юыналар һәм кремны күз кабакларының дымлы тиресенә сөртәләр.

18 май (җомга). Җөмәдел ахир аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 3.09 сәгатьтә калка, 18.24 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.29 сәгать.

Теләсә нинди эш өчен уңайлы көн. Үзгәрешләр әйбәт. Якыннарыгызның хәлен белегез. Чит кеше йогынтысына бирешмәгез. Бизләр системасы, балтыр, кан тамырлары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Тамакка һәм йоткылыкка операция ясатмагыз.

Шоколадлы торт

2 йомырка, 1 стакан шикәрне туглыйлар, 2 аш кашыгы какао, йомшарган 50 г маргарин, 1 чәй кашыгы сода кушып болгаталар, 1 стакан җылы сөт өстиләр. Коймак камыры куелыгында булырга тиеш. Табада, ут өстендә, коймак пешергәндәй пешерәләр, әйләндергәч, капкач белән капларга кирәк. Крем ясыйлар: 1 йомыркага 0,5 стакан шикәр салып туглыйлар, 1 аш кашыгы какао, 1 аш кашыгы он, 0,5 стакан сөт кушып, болгата-болгата кайнатып чыгаралар, суытып, 150 г атланмай һәм ванилин өстәп, яхшылап күпертәләр. 6-7 кабартманы, крем сылап, өяләр, эретелгән шоколад белән бизиләр. Әзерләү вакыты - 1 сәгать 20 минут.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев