Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

14 июль (шимбә). Шәгъбән аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 0.29 сәгатьтә калка, 17.18 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.02 сәгать. Акыл җыю көне, ялгыз калып уйлану яхшы. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш зәгыйфь. Күп сыеклык эчүдән, тупас ризык ашаудан тыелу...

14 июль (шимбә). Шәгъбән аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 0.29 сәгатьтә калка, 17.18 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.02 сәгать.

Акыл җыю көне, ялгыз калып уйлану яхшы. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш зәгыйфь. Күп сыеклык эчүдән, тупас ризык ашаудан тыелу хәерле. Нерв системасын, аяк табаннары һәм бармакларын дәвалау уңышлы. Лимон, ылыс исе кәефне күтәрә.

Ромашка сихәте (1)

Ашказаны жәрәхәтен дәвалау өчен, 1 аш кашыгы ромашка чәчәген 1 стакан кайнар суда төнәтәләр, сөзеп, ашарга 15 минут кала эчәләр дә, аркада да, корсакта да, ике янда да әз-әзләп ятып торалар - төнәтмә ашказанының төрле өлешләренә тисен өчен. Ай буена көненә 3 тапкыр эчәләр. Әгәр сөякләр авыртса, 10 яңа өзелгән ромашка чәчәген 100 грамм теләсә нинди үсемлек маенда 2 ай төнәтәләр, ай буена көненә 2 тапкыр 1әр чәй кашыгы эчәләр.

15 июль (якшәмбе). Шәгъбән аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 1.04 сәгатьтә калка, 18.15 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.58 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, кешедә тәкәбберлек көчәя.Парлы мунча керү, массаж ясату яхшы. Кичерешләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта. Чит кеше йогынтысына җиңел бирешелә. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары, яшелчә ашау файдалы. Мәтрүшкә исе аруны баса.

Ромашка сихәте (2)

Үт куыгы һәм үт юллары авыртып интектергәндә, 1 литр суга 3 аш кашыгы кипкән ромашка чәчәге һәм 1 аш кашыгы агачсыман алоэ яфрагын салып, 5 минут пешерәләр, сөзеп, суыталар. Иртән ач карынга эчеп, 1 сәгать буе янда яталар. Эч кипкәндә, хәлсезләнгәндә, баш авыртканда ромашка чәе эчәләр, подагра һәм ревматизм булганда, ромашкалы ваннада коеналар.

16 июль (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 1.47 сәгатьтә калка, 19.04 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.56 сәгать.

Бүген җитди һәм җаваплы эшләр башларга киңәш ителми. Күп аралашырга туры килсә, саграк булыгыз, ихтыяр көчегезне туплагыз. Бу көннәрдә организм хәлсез булганга, күбрәк йоклагыз. Нерв системасы, кул-аяклар зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Мәтрүшкә, рәйхан исе кичерешләрне җиңеләйтә.

Метеоризмнан - укроп

Метеоризм интектергәндә, 2 чәй кашыгы укроп орлыгын төеп, 1 стакан кайнар суда, өстен каплап, 2 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр, ашарга 20 минут кала, 1әр аш кашыгы эчәләр. Яисә 40г сарымсакны 100 мл спиртка салалар, берничә тамчы бөтнек төнәтмәсе өстиләр, көненә 2-3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 10ар тамчы эчәләр. Шулай ук рәйхан, әнеч, орегано, кориандр, майоран кебек тәмләткечләрне күбрәк куллану да булыша.

17 июль (сишәмбе). Шәгъбән аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 2.40 сәгатьтә калка, 19.45 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.53 сәгать.

Иң уңышлы көннәрнең берсе. Мөһим эшләр башлау яхшы нәтиҗә бирер. Күтәренке күңелле булырга, хисләрегезне контрольдә тотарга тырышыгыз. Яңа һөнәр өйрәнү, кибетләрдә йөрү, өйдә ремонт ясау өчен уңай көн. Агач кисәргә, бер генә җан иясен дә рәнҗетергә ярамый. Нерв системасы, күзләр зәгыйфь. Кан басымы күтәрелү ихтималы бар. Юлларда игътибарлы булу зарур.

Ютәлдән - андыз

Яртышар чәй кашыгы андыз тамыры, сазанак үләне, татлы тамыр (солодка) тамырын термостагы 1 литр кайнар суда 20 минут төнәтәләр, көненә 3 тапкыр 100әр миллилитр эчәләр. Бронхиттан котылу өчен, 1 чәй кашыгы исланд мүген 1 стакан кайнар суда чәй кебек пешерәләр, бик кайнар килеш йоклар алдыннан эчәләр. Әчесен басар өчен бал кабарга да ярый.

18 июль (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 29 нчы көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 3.43 сәгатьтә калка, 20.17 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.50 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди яңа эш башларга, җитди мәсьәләләр хәл итәргә ярамый. Начар уйлардан арыныгыз, вәгъдәләргә ышанмагыз. Бүген матдәләр алмашы көчәя. Кислород тиз сарыф ителгәнгә, каннан шлак чыгып бетә алмый. Шунлыктан ялкынсыну, аллергия килеп чыгарга мөмкин. Ач тору файдалы.

Целлюлитка каршы крем

4 аш кашыгы зәйтүн маена 5 тамчы әфлисун эфир мае кушып болгаталар, целлюлитлы җирләргә сөртеп, 5 минут буе яхшылап ышкыйлар. Юалар. Көнаралаш кабатлаганда, уңай нәтиҗә 3 атнадан соң күренә башлый.

19 июль (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 30 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Арыслан йолдызлыгында, 4.52 сәгатьтә калка, 20.43 сәгатьтә бата. 10 сәгать 25 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 16.47 сәгать.

Мәрхәмәт, игелек, яктылык тантана итә, һәрнәрсәдә гармония. Яшәешкә сокланып, тирә-юньдәге матурлыкка хозурланыгыз. Ялгыз калып уйланыгыз. Игътибарны туплау кыенрак. Баш мие, йөрәк турында кайгырту зарур.

Чәч коелганда - баллы суган

Чәч коелмасын өчен, аны тукландырырга кирәк. Иң әйбәт чараларның берсе - баллы суган. Баш суганны угычта уып, 4кә 1 исәбеннән бал кушалар, шуны башка сылап, 40 минут тоталар, аннары сабынсыз җылы су белән юалар. Процедураны башны юган саен - атнага 2 тапкыр кабатлаганда яхшырак.

20 июль (җомга). Рамазан аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 6.06 сәгатьтә калка, 21.05 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.43 сәгать.

Әгәр сездә саранлыкка хирыслык бар икән, бүген ул үзен сиздерергә мөмкин. Шунлыктан юмартлык күрсәтегез, кемгә дә булса бүләк биреп сөендерегез, бурычка акча биреп торыгыз. Хисләрегезне тезгенләгез, талашмагыз. Иске-москыны чыгарып ташлагыз. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен зәгыйфь. Ясмин, бөтнек, ылыс исе күңелегезгә хуш килер.

Ташкабак коймагы

400 г ташкабак, 3 йомырка, 4 аш кашыгы он, 2 бүлем сарымсак, яшел петрушка, тәменчә тоз кирәк. Ташкабакны вак угычта уып, тоз сибәләр, 10 минут тоталар. Петрушка һәм сарымсакны вак кына турыйлар. 3 йомырканы чәнечке белән туглап кабарталар, петрушка, сарымсак, суын сыгып, уылган ташкабак, он кушып, яхшылап болгаталар, үсемлек маенда гади коймак кебек кыздыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев