Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

15 март (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 17.38 сәгатьтә калка, 6.10 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.46 сәгать. Явыз көчләр котырынган көн. Кешегә үз нәфесенең коткыларына бирешмәскә кирәк. Ялкаулыктан, төрле вәсвәсәләрдән арыныгыз, хисләрегезне тезгенләгез. Эчәклек, талак, ашказаны асты бизе...

15 март (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 17.38 сәгатьтә калка, 6.10 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.46 сәгать.

Явыз көчләр котырынган көн. Кешегә үз нәфесенең коткыларына бирешмәскә кирәк. Ялкаулыктан, төрле вәсвәсәләрдән арыныгыз, хисләрегезне тезгенләгез. Эчәклек, талак, ашказаны асты бизе зәгыйфь. Ризык белән агулану ихтималы арта. Балан, мүк җиләге согы файдалы.

Баш өянәген дәвалау

Баш өянәге (мигрень) башлангач, чигәләргә алоэ яфрагы куеп, 20 минут ятып тору булыша. Мондый төнәтмә дә файдалы: 1 чәй кашыгы әремне 1 стакан кайнар суга салып, 3 сәгать төнәтәләр. 2 атна буе көненә 3 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр.

16 март (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 18.48 сәгатьтә калка, 6.29 сәгатьтә бата. 21 сәгать 11 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 11.52 сәгать.

Бик әйбәт, тыныч, хыялга бай көн. Кычкырырга, усалланырга, беркемне дә рәнҗетергә ярамый. Сәнгать әсәрләре белән хозурлану җанны рәхәтләндерә. Кан авырулары кискенләшергә мөмкин. Ай Кызда чакта эчәклек, ашказаны асты бизе, үт куыгы, талак, бөерләргә операция ясатырга ярамый. Чәчтарашка бару уңышлы.

Гөлҗимеш чәе

10 гөлҗимеш җиләген термоска салып, өстенә кайнар су агызалар да, 1 тәүлек төнәткәч, көн буена чәй урынына эчәләр. Мондый төнәтмә организмны чистарта, бавырны тынычландыра, иммунитетны ныгыта.

17 март (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 19.59 сәгатьтә калка, 6.49 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.57 сәгать.

Яшәеш, мәхәббәт, иҗат шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, көнне күңелле үткәрү мәслихәт. Нерв һәм эндокрин система, гипофиз, күзләр зәгыйфь. Ай Үлчәүдә чакта бөергә операция ясатырга ярамый, билгә массаж ясату файдалы. Ач тору, эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә, күп йокламаска кирәк.

Торма согы ташны эретә

Үт куыгындагы ташларны эретер өчен, торманың уртасын чокып алып, 1 чәй кашыгы бал салалар, барлыкка килгән сокны эчәләр. Яки торманы угычтан уып, яхшылап сыгалар һәм өчтән бер стакан сокны, ашар алдыннан, бал кушып эчәләр.

18 март (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 21.11 сәгатьтә калка, 7.10 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.01 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Әйләнә-тирә чынбарлык безнең чын йөзебезне чагылдыра. Мунча керү, массаж ясату, ач тору уңай нәтиҗә бирә. Кан әйләнеше системасы, буыннар, бөер, сукыр эчәк, эчәклек зәгыйфь. Кәеф төшәргә, сәламәтлек начарланырга мөмкин.

Стенокардиядән - йөзем яфрагы

3 литрлы банканың яртысына кадәр йөзем яфрагы тутырып, өстенә кайнатып суытылган су коялар, 3 көн төнәткәч, сөзәләр, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр.

19 март (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 22.24 сәгатьтә калка, 7.33 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.07 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Чит кешеләр белән танышмагыз, бурычка акча бирмәгез һәм алмагыз. Арканың өске ягы, калак сөякләре, корсак куышлыгы әгъзалары зәгыйфь. Күзләрне арытырга, ит ашарга ярамый. Ай Чаянда чакта җенес әгъзалары, бәвел куыгына, туры эчәккә операция ясату тыела.

Башың авыртса, сөт эч

Баш авырта башлауга ук, дару капканчы, 1 стакан сөт яки йогырт эчеп куярга кирәк. Сөт ризыкларындагы B2 витамины баш мие нейроннары яңартылу процессында катнаша. Сөттәге пептидлар (аминокислота калдыкларыннан җыелган бик вак аксым молекулалары), күзәнәк эченә үтеп кереп, нейрон бәйләнешләрен ныгыта, йөрәк-кан тамырлары системасы эшен җайга сала, авырту хисен баса. Тик аларның тәэсире озакка бармый, чөнки пептидларны ферментлар җимерә.

20 март (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 23.37 сәгатьтә калка, 8.00 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.11 сәгать.

Белем алу, танып белү, катгыйлык көне. Тәкәбберлек күрсәтмәскә, беркем белән дә ызгышмаска тырышыгыз. Догалар, фәнни хезмәтләр, чит тел өйрәнү җиңел бирелә. Ит ашамаска киңәш ителә. Нерв системасы, ашказаны, күзләр, бавыр зәгыйфь. Саф һавада физик күнегүләр ясау файдалы. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Кул тиресе кытыршыланса

1әр аш кашыгы бака яфрагы, ромашка, тырнак гөлне 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, сөзеп, 1 аш кашыгы глицерин, 1 чәй кашыгы бал һәм 30 г атланмай кушып болгаталар да, көненә 2-3 тапкыр сөртәләр. Куллар тупасланса, кызарса, 1 чи кишерне уып, 1 аш кашыгы каймак, 1 чәй кашыгы зәйтүн мае кушалар да, кулга сөртеп, кәгазь капчык һәм җылы бәяләй кияләр, 40 минуттан соң су белән юалар.

21 март (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 23.55 сәгатьтә калка, 8.32 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.15 сәгать.

Активлык, хәлиткеч карарлар кабул итү көне. Яңа эш урынына күчү, сәяхәткә чыгу, мөһим эшләр башлау әйбәт. Килешүләр төзегез, вәгъдәләр бирегез. Физик хезмәт, күнегүләр ясау файдалы. Күп ашамаска, майлы ризык белән мавыкмаска кирәк. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, оча сөякләренә игътибарлырак булу сорала. Канны чистарту процедуралары уңай нәтиҗә бирә.

«Әнием әкияте» күптермәсе

0,5 кг эремчек, 2 йомырка, 2 аш кашыгы манный ярмасы, 3 аш кашыгы шикәр, тәменчә ванилин яки лимон цедрасы, 3 аш кашыгы каймак, төелгән сохари кирәк. Эремчекне иттарткычтан чыгарып, шикәр белән тугланган йомырка, манный, тоз, ванилин яки лимон цедрасы кушып болгаталар. Табаны майлап, төелгән сохари сибәләр, камырны җәяләр. Кашык белән тигезләгәч, өстенә каймак сибәләр дә, газ мичендә 25-30 минут пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев