Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

4 июль (шимбә). Рамазан аеның 17нче көне. 19нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 21.24 сәгатьтә калка, 6.10 сәгатьтә бата. 3нче фаза. Көн озынлыгы 17.25 сәгать. Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь. 4-5...

4 июль (шимбә). Рамазан аеның 17нче көне. 19нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 21.24 сәгатьтә калка, 6.10 сәгатьтә бата. 3нче фаза. Көн озынлыгы 17.25 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь. 4-5 июльдә үсемлекләрне күчереп утыртырга ярамый.

Чәй гөмбәсе

Чәй гөмбәсе тештәге кара куныкны бетерә, моның өчен көн саен, чистартканнан соң, төнәтмә белән авызны чайкарга кирәк. Салкын тиюдән саклану һәм полиартритны кисәтү өчен, көненә 3 тапкыр 1әр стакан чәй гөмбәсе төнәтмәсен эчәләр. Себорея булганда, төнәтмәне баш тиресенә сөртәләр дә, 30 минуттан соң юалар, даими кабатлаганда, кавык та бетә, чәч тә ефәк кебек матурлана. Пешкән урынга шундук чәй гөмбәсе кисәге куйганда, ул тиз төзәлә, кипкән саен яңасына алыштырырга гына кирәк. Аяктагы гөмбәчектән котылу өчен, кичтән тырнакларга гөмбә пластиналарын куеп, өстеннән целлофан, аннары бинт белән урыйлар, иртән җылы су белән юалар. Шундый компрессны көнаралаш ясаганда, 7-10 процедурадан соң тырнаклар чистара.

5 июль ( якшәмбе). Рамазан аеның 18нче көне. 20нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 21.53 сәгатьтә калка, 7.29 сәгатьтә бата. 3нче фаза. Көн озынлыгы 17.23 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.

6 июль (дүшәмбе). Рамазан аеның 19нчы көне. 20нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Балыклар йолдызлыгында, 22.19 сәгатьтә калка, 8.51 сәгатьтә бата. 3нче фаза. Көн озынлыгы 17.21 сәгать.

Үткән көнгә бирелгән киңәшләр саклана. Әти-әниләрнең, туганнарның хәлен белешү өчен уңай вакыт. Җәйге табигать белән хозурлану тынычландыра, көч өсти.

Буыннар сызлаганда

3 баш сарымсак һәм 4 лимонны иттарткычтан чыгарып, 1,5 литр кайнар суга салалар, болгатып, 3 тәүлек төнәтәләр, сөзәләр, суыткычта саклыйлар, көненә 1 тапкыр, ашар алдыннан, 1әр аш кашыгы эчәләр. Өлгереп саргайган кыярны иттарткычтан чыгарып, согын сыгып алалар (анысыннан лосьон ясарга була), калган массага тоз кушып болгаталар да, җитен тастымалга сылап, авырткан буынга бәйлиләр, өстеннән пленка һәм шарф урап, 2-3 сәгать тоталар. Тозлы май белән дә дәваланып була. Моның өчен 0,5 килограмм йодлы тоз өстенә аз гына су салып, бөтен су парга әйләнгәнче кайнаталар да, 200 грамм эретелгән каз яки тавык мае кушып болгаталар, яхшылап ябылган карасу төстәге банкада салкынча урында саклыйлар. Буын сызлаганда, йон тукымага шул майны сылап, авырткан җиргә урыйлар,

7 июль (сишәмбе). Рамазан аеның 20нче көне. 21нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 22.44 сәгатьтә калка, 10.13 сәгатьтә бата. 3нче фаза. Көн озынлыгы 17.19 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.

8 июль (чәршәмбе). Рамазан аеның 21нче көне. 22нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 22.55 сәгатьтә калка, 11.33 сәгатьтә бата. 3нче фаза. Көн озынлыгы 17.17 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. Тырнак кисәргә, операция ясатырга киңәш ителми.

Йөрәккә ярдәм

Йөрәк эшчәнлеген яхшырту өчен, гөлҗимеш, кызыл миләш, дүләнә, балан җиләкләре, йөзем һәм күрәгәне тигез микъдарда алып, 1 стакан кушылманы 1 литр кайнар суда төнгелеккә калдыралар да, көне буена чәй урынына эчәләр. Озак вакыт буе шулай дәвалану файдалы. Миокард инфарктыннан соң йөрәк мускулында барлыкка килгән җөйләрдән котылу өчен, термоска 1 аш кашыгы канлут үләне (чистотел) салып, өстенә 1 стакан кайнар су агызалар, 15 минут төнәтәләр, сөзеп, суыткычта саклыйлар, иртән ач карынга 1әр аш кашыгы эчәләр. Дәва курсы - 10 көн. Инфаркттан соң хәлне яхшырту өчен, 200әр грамм вакланган суган һәм балны кушып, көненә 3-4 тапкыр 1әр чәй кашыгы кабалар. Кичләрен 1 стакан әчегән сөт белән 0,5-1 баш сарымсак ашау да йөрәк мускулын ныгыта.

9 июль (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 22нче көне. 23нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 23.08 сәгатьтә калка, 12.57 сәгатьтә бата. 4нче фаза. Көн озынлыгы 17.15 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт. 8-9 июльдә үсемлекләрне күчереп утыртырга ярамый.

10 июль (җомга). Рамазан аеның 23нче көне. 24нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 23.33 сәгатьтә калка, 14.11 сәгатьтә бата. 4нче фаза. Көн озынлыгы 17.12 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Яңа йорт төзи башларга була. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.

Тиз тозлана торган кыяр

1 килограмм кыяр, берничә укроп башы, керән, карлыган, чия яфраклары, 3 бүлем сарымсак, 1 аш кашыгы эре тоз, 1 чәй кашыгы әнеч (булмаса да ярый) кирәк. Укроп башларын һәм яфракларны кул белән өзгәләп, нык полиэтилен пакетка салалар, шунда очлары киселгән кыярларны да тутыралар. Вак кына турап яки издереп, сарымсакны, киледә төелгән әнеч (тмин) орлыкларын, тозны салалар да, пакетның авызын бәйләп, яхшылап селкиләр. Суыткычта 1 сәгать торгач, кыяр тозлана да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев