Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама

4 март (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 9.13 сәгатьтә калка, 23.54 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.58 сәгать. Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне...

4 март (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 9.13 сәгатьтә калка, 23.54 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.58 сәгать.
Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.
Баш авыртканда (1)
Кинәт баш авырта башласа, баш киемен салырга кирәк, бу кан тамырларына басымны киметә, аларга кислород яхшырак үтеп керә. Аннары 1 стакан җылы су эчү файдалы, ул кан тамырларын киңәйтәчәк, канны сыекландырачак. Авырту һаман кимемәсә, күзне йомып, тыныч кына ятып торырга кирәк. Аннары бармакларга, чигә һәм колакка массаж ясарга була. Болай да авырту басылмаса, түбәндәге киңәшләрнең берсен кулланып карарга туры киләчәк. Лимон йомшагын 2-3 минутка чигәләргә куеп тору, яки 1 стакан җылы суга 1 лимон согын сыгып эчү булышырга мөмкин. Атнасына 1 тапкыр булса да кәбестә согы эчү баш авыртуыннан саклый. Чигәгә 5-10 минутка кәбестә яфрагы куеп торырга да була.
5 март (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 9.50 сәгатьтә калка, 0.57 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.03 сәгать.
Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.
Баш авыртканда (2)
Чирек стакан суга шулкадәр үк алма серкәсен кушып, шуны 1 минут суларга кирәк. Лимон яки бөтнек маен иснәргә дә була. Баш бик каты авыртканда, мәтрүшкә, бөтнек һәм кырлыган үләннәрен тигез микъдарда кушып, шуның 1 аш кашыгын термостагы ярты литр кайнар суда 30 минут төнәтәләр, 1 әр стакан эчәләр. Мелисса төнәтмәсе исә баш авыртканда гына түгел, артык ярсыганда, арыганда, йөрәк тибеше ешайганда да булыша. 15 грамм вакланган үләнне 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, көненә 6 тапкыр 2 шәр аш кашыгы эчәләр. Яисә 1 аш кашыгы вакланган чабыр үләнен 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыгы эчәләр.
6 март (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 10.36 сәгатьтә калка, 2.08 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.07 сәгать.
Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризыклар белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне туп­ларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.
Баш авыртканда (3)
Баш даими авыртып интектерсә, андыз булыша. 1 аш кашыгы вакланган андыз үләнен 1 стакан кайнар суга салып, җылы урында 10 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Тигез микъдарда кушылган мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, бөтнек үләннәренең 1 аш кашыгын 1 стакан кайнар суда төнәтеп, сөзәләр, 3 атна дәвамында көненә 1 тапкыр эчәләр. Балан яки кара карлыган согы эчү бик файдалы. Тигез микъдарда кушылган бал белән балан да баш авыртуны баса, 3 атна дәвамында көненә 4 тапкыр 1 әр аш кашыгы ашарга кирәк. Чигәгә чи бәрәңге телеме яки кабыгы белән пешерелгән бәрәңге куеп тору, сарымсак согы сөртү дә баш авыртуны баса ала.
7 март (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 11.31 сәгатьтә калка, 3.11 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.12 сәгать.
Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Йорт төзи башларга була. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.
8 март (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 12.35 сәгатьтә калка, 4.03 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.16 сәгать.
Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.
9 март (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 13.46 сәгатьтә калка, 4.46 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.21 сәгать.
Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.
10 март (җомга). Җөмәдел ахир аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 15.00 сәгатьтә калка, 5.20 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.25 сәгать.
Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый - теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.
Татлы катлама
5 йомырка,1 әр стакан он һәм шикәр, берәр чеметем тоз һәм ваниль, 200 г кайнатма, джем яки куертылган сөт кирәк. Йомырканы шикәр белән куерганчы күпертәләр, әкренләп он өстиләр. Камырны пергамент кәгазе җәелгән табага агызып, 180-190 градуслы газ мичендә 10-15 минут пешерәләр. Кәгазен куптарып, кайнар бисквитны сөлгегә урыйлар. Суынгач, кире сүтәләр, джем, кайнатма яки куертылган сөт сылап, рулет итеп төрәләр, өстенә шикәр оны сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев