Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама

17 февраль (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 7.52 сәгатьтә калка, 18.35 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.48 сәгать. Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзләрне арытмаска кирәк. Хәл беткәндә...

17 февраль (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 7.52 сәгатьтә калка, 18.35 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.48 сәгать.
Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзләрне арытмаска кирәк.
Хәл беткәндә
Хәлсезлектән котылу өчен, тормыш тамыры (женьшень) сыгынтысын яки спиртлы төнәтмәсен көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 15-20 тамчы эчү файдалы. Яисә 1әр аш кашыгы вакланган каен җиләге яфрагы һәм сөйкемле куак (заманиха) тамырын ярты литр кайнар суга салып, җылы урында 4 сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 3-4 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр.
18 февраль (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 8.11 сәгатьтә калка, 19.49 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.52 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.
Диатездан - кишер согы
Кишерне юып, уалар, марля аша согын сыгалар (яки сок сыга торган җайланма аша чыгаралар) да, тәндәге диатез тапларына сөртәләр. 2 сәгатьтән соң ук нәтиҗә күренә башлый. Көненә 3-4 тапкыр сөрткәндә, 2 көннән соң диатез бетә. Кишер согы тиредәге аллергиягә бәйле теләсә нинди тапларны дәвалый ала.
19 февраль (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 8.30 сәгатьтә калка, 21.03 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.57 сәгать.
Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели - шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.
20 февраль (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 8.49 сәгатьтә калка, 22.19 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.01 сәгать.
Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, куллар,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур.
Гөлбадран шифасы
Баш авыртканда, буыннар сызлаганда, 2 г гөлбадран чәчәген 1 стакан кайнар суга салып, ярты сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 2-3 тапкыр, ашар алдыннан, чирегешәр стакан эчәләр. Холецистит, фурункулез, салкын тию, нервлар таушалу, туберкулез булганда, 1 аш кашыгы гөлбадран чәчәген термостагы ярты литр кайнар суга салалар, төн буена төнәтәләр, көненә 2-3 тапкыр, ашарга 15-20 минут кала, чирегешәр стакан эчәләр. Гөлбадранлы препаратларны йөкле хатыннарга һәм балаларга кулланырга ярамый.
21 февраль (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 9.10 сәгатьтә калка, 23.36 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.06 сәгать.
Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.
Хлорның да файдасы бар
Хлорлы махсус матдәләр организмдагы артык майларны тарката. Хлор ашказаны согының төп өлеше булган тоз кислотасы ясалуда катнаша, су-тоз алмашын җайга сала, сөяк тукымасы барлыкка килүгә һәм аның үсүенә булыша. Бөерләрнең бәвелчә бүлеп чыгаруын контрольдә тота, җенес һәм үзәк нерв системаларының эшен җайга сала. Өлкән кеше организмына көненә 7 г хлор кирәк. Ул баклажан, чөгендер, редис, салат, помидор, яшел борчак, сыер һәм тавык ите, диңгез балыгы, сөт, кефир, сыр, солы һәм дөге ярмасы, хөрмә, йөзем, йомырка, тоз, икмәктә күп.
22 февраль (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 9.35 сәгатьтә калка, 23.53 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.11 сәгать.
Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.
23 февраль (җомга). Җөмәдел ахир аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 10.03 сәгатьтә калка, 0.54 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.15 сәгать.
Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризыклар белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.
Печенье
3 йомырканы 1 стакан шикәр кушып туглыйлар, 250 г йомшартылган атланмай, 1 чеметем сода, ванилин, 2,5 стакан он кушып, камыр басалар. Суыткычта 1 сәгать тотканнан соң, камырны иттарткычтан чыгаралар да, майлы табага төрлечә тезеп, газ мичендә пешерәләр. Камырны берничә өлешкә бүлеп, берсенә - какао, икенчесенә - мәк кушарга да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев