Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (9-15 ноябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

9 ноябрь (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында,  13.58 сәгатьтә калка, 22.53 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.41 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. 

Арка авыртканда

Буыннар, бил, арка авыртканда, яртышар чәй кашыгы каен һәм нарат җиләкләре яфрагын 1 стакан суда 2-3 минут кайнаталар, 30 минут төнәткәч, сөзәләр, көн буена әкренләп эчеп бетерәләр.

10 ноябрь (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 9 нчы көне. 10  нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 14.07 сәгатьтә калка, 0.09 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.37  сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Канны чистарту

Канны агулы матдәләрдән чистарту өчен, 3 атна буе мүк җиләге согы эчәргә кирәк. Беренче атнада – көненә 3 тапкыр, ашаганда, яртышар стакан; икенче атнада – көненә 2 тапкыр, өченче атнада – көненә 1 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Яисә 400 г сарымсакны иттарткычтан чыгаралар, 800 мл лимон согы кушалар да, суыткычта саклыйлар. Көненә 1 тапкыр, ашаганда, 1 чәй кашыгы төнәтмәне 1 стакан суга кушып эчәләр. Әмма ашкайнату һәм бәвел бүлеп чыгару системалары авыруларыннан интеккән кешегә болай дәваланырга ярамый.

11 ноябрь (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 14.15 сәгатьтә калка, 0.29 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.33  сәгать. 

Үзгәрү, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Йөрәккә дәва

200 әр г йөзем, кара җимеш, күрәгә, әстерхан чикләвеген һәм 3 лимонны иттарткычтан чыгаралар, 250 г бал, даруханәдән алынган 1 әр шешә гөлҗимеш ширбәте һәм дүләнә төнәтмәсе кушып, яхшылап болгаталар да, карасу төстәге пыяла банкага салып, 10 тәүлеккә суыткычка куялар. Аннары көн саен ач карынга 1 әр аш кашыгы кабалар. Елына 2 тапкыр шулай дәвалану гипертония, ишемия, атеросклероз кебек авырулардан саклый.

12 ноябрь (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 14.22 сәгатьтә калка, 2.02 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.29  сәгать. 

Шәфкать, сабырлык энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә. 

Прополис сихәте

Кан тамырларын “начар” холестериннан чистарту өчен, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 30 мл суга 7 тамчы 4 процентлы прополис төнәтмәсе салып эчәргә кирәк. Дәва курсы – 4 ай.

13 ноябрь (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 14.31 сәгатьтә калка,3.37 сәгатьтә бата.  2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.25  сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы. 

14 ноябрь (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 14.39 сәгатьтә калка, 5.13 сәгатьтә бата. 2  нче фаза. Көн озынлыгы  8.22 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала.  Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 

Варикоздан – алма

Кан тамырлары варикоз киңәйгәндә, уртача зурлыктагы өч алманы эмальләнгән кәстрүлдәге 1 литр кайнар суга салып, яхшылап төреп, җылы урында дүрт сәгать төнәтәләр. Аннары алмаларны суда килеш төяләр дә, сөзәләр. Иртән ач карынга һәм кичке аштан соң ике сәгать үткәч, 100 мл алма төнәтмәсен 1 чәй кашыгы бал белән эчәләр.

15 ноябрь (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 14.51 сәгатьтә калка, 6.51 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.18  сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән. Тәэсирләнүчән кешегә  аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Чөгендерле салат

1 чөгендер, 1-2 кишер, 4 йомырка, 200 г төшсез кара җимеш, 150 г сыр, 100 г әстерхан чикләвеге, 2-3 бүлем сарымсак, майонез кирәк. Пешкән чөгендер, кишерне һәм алдан җебетеп куелган кара җимешне вак кына турыйлар. Сырны һәм пешкән йомыркаларны угычтан уалар. Чикләвекне пычак белән ваклыйлар. Сай тәлинкәгә башта чөгендер, аннары кара җимеш, кишер, йомырка, сырны катламлап җәяләр, һәр катлам өстенә уылган сарымсак  кушылган майонез сылап баралар. Иң өскә чикләвек һәм  туралган яшел укроп яки петрушка сибәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев