Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (8-14 июнь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

8 июнь (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 2нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 3.44 сәгатьтә калка, 23.14 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.23 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Өрек аша!

Өрек (абрикос) калий, фосфор, тимер, магнийга, В1, В2 витаминнарына бай, алар исә баш мие эшчәнлеген яхшырта, организм­ның тонусын күтәрә. Өрек бигрәк тә баш миендәге кан тамырларына файдалы. Ул хәтерне яхшырта һәм минең уйлау сәләтен көчәйтә. Өрек кандагы гемоглобин микъдарын да арттыра, шунлыктан анемия белән авыручыларга 100 грамм җимешнең дәва кыйммәте 40 грамм тимер препараты яки 250 грамм бавырның дәва кыйммәте кадәр үк булуын онытмау зарур. Өректәге калий йөрәк мускулына бик яхшы тәэсир итә, организм тукымаларындагы артык сыеклыкны чыгарырга булыша. Ул шулай ук ашкайнатуны да көчәйтә, коры ютәлдән дә дәва бирә. Балаларга исә үсәргә ярдәм итә, сәламәтлекләрен ныгыта. Һиндстан һәм Пакьстан галимнәре әйтүенчә, өрек җимешен даими ашау гомерне озайта. Тибет медицинасында өрек төше ютәлгә һәм күңел болгануга каршы чара буларак кулланыла.

9 июнь (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 3нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 4.57 сәгатьтә калка, 23.39 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.25 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Кара миләш  канны чистарта

1 кг кара миләшне иттарткычтан чыгарып, 1 кг шикәр кушалар да, көненә 3 тапкыр 1әр чәй кашыгы кабалар. Кара миләш йодка бик бай, шунлыктан калкансыман биз зурайганда да болай дәваланырга ярый.

10 июнь (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 6.21 сәгатьтә калка, 23.55 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.26 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Йөрәкне ныгыту

Иртән 2 чөгендер һәм 2 кишернең согын сыгып кушалар да, көн дәвамында өч-дүрткә бүлеп (якынча ашарга 1 сәгать кала) әз-әзләп эчеп бетерәләр. Берьюлы бөтен сокны эчеп куярга ярамый (суыткычта торырга тиеш). 

11 июнь (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 5нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 7.44 сәгатьтә калка, 23.59 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.28 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. 

Валидол сихәте

Томаудан 1 көндә котылып була. Банка яки термоска 1 валидол төймәсе салып, өстенә кайнар су агызалар, болгаталар һәм шул парны сулыйлар. Мондый ингаляцияне берничә минут кына ясасаң да, икенче көнне борын сулый башлый. Шәм кабызып, мөмкин кадәр озаграк шуның янында утыру, әледән-әле борынга якынрак китереп алу да томауны туктата, күздән яшь агуны бетерә, тамак авыртуын баса.

12 июнь  (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 9.05 сәгатьтә калка, 0.04 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.29 сәгать. 

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә. 

Андыз шифасы 

1 аш кашыгы андыз тамырын 200 мл суда 10 минут пешерәләр, сөзеп, көненә 4 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, чирегешәр стакан эчәләр. Мондый төнәтмә ашказаны авыртуын баса, какырыкны куптара. Каен суына 3:1 исәбеннән андыз тамыры төнәтмәсен кушып, суыткычта саклыйлар, иммунитетны ныгыту, тонусны күтәрү өчен, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр.

13 июнь  (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 10.22 сәгатьтә калка, 0.10 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17. 31 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

14 июнь  (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 11.38 сәгатьтә калка, 0.15 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.31 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. 

Томалап пешерелгән яшелчә

500 г помидор, 250 г суган, 300 г кишер, 450 г болгар борычы, 800 г баклажан, 3-4 бүлем сарымсак, 1 чәй кашыгы шикәр, 3 дәфнә яфрагы, ярты стакан үсемлек мае, тәменчә тоз һәм борыч кирәк. Барлык яшелчәләрне дә якынча бер үк зурлыкта боҗралап турыйлар, казанга яки чуенга катламлап тутырып, тәмләткечләр сибәләр, май салалар, кайнап чыккач, сүрән утта 40 минут пешерәләр. Мондый рагу йомшак ак ипи белән ашаганда аеруча тәмле була.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев