Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Айга кырын карама

Айга кырын карама (8-14 февраль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

8 февраль (шимбә). Шәгъбән аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 10.53 сәгатьтә калка,  5.44 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы  9.07 сәгать. 

Үзгәрү, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Әнис сихәте (1)

Бронхит, астма, метеоризм булганда, эч кипкәндә, югары температураны төшерү өчен, 1 чәй кашыгы төелгән әнис орлыгын 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтәләр дә, сөзеп, көненә 3-4 тапкыр, ашар алдыннан, чирегешәр стакан эчәләр. Каты ютәлләгәндә, 1-2 чәй кашыгы әнис орлыгын 1 стакан кайнар суда 15 минут төнәтәләр, сөзәләр, көн дәвамында әз-әзләп эчеп бетерәләр. 

9 февраль (якшәмбе). Шәгъбән аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 12.03 сәгатьтә калка,  6.41 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы  9.11 сәгать. 

Шәфкать, сабырлык энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Әнис сихәте (2)

Цистит, уретрит интектергәндә, эч авыртканда, 1 чәй кашыгы әнис орлыгын 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, чирегешәр стакан эчәләр. Бала имезгәндә сөт күбрәк төшсен өчен, 1 аш кашыгы әнис орлыгын термостагы 2 стакан кайнар суда 10-15 минут төнәтәләр, сөзәләр, имезергә 30 минут кала кайнар килеш яртышар-берәр стакан эчәләр. Яисә 30 орлыкны төеп, 300 мл суга салалар да, 250 мл калганчы пешерәләр, ашау алдыннан чәй урынына эчәләр. 

10 февраль (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 13.29 сәгатьтә калка, 7.15  сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы  9.16 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы. 

Әнис сихәте (1)

Ютәлләгәндә, көненә 2-3 тапкыр шикәргә 2-3 тамчы әнис мае тамызып кабу файдалы. Томау озакка сузылса, 5 тамчы әнис маен 1 чәй кашыгы зәйтүн яки кукуруз маена кушып, муенга компресс куялар. Хроник ютәл интектергәндә, 1 аш кашыгы әнис орлыгы һәм 1 чәй кашыгы балны 50 мл суда кайнатып чыгаралар да, көненә 4-6 тапкыр 2-4әр аш кашыгы эчәләр. 

11 февраль (сишәмбе). Шәгъбән аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 14.59 сәгатьтә калка, 7.37  сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы  9.21 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала.  Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 

12 февраль (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 16.26 сәгатьтә калка,  7.46 сәгатьтә бата. 16 сәгать 53 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы  9.24 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән. Тәэсирләнүчән кешегә  аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы. 

Алтын суы

Аритмия, ишемия, стенокардия кебек йөрәк авырулары вакытында халык медицинасы алтын суы эчәргә киңәш итә. Ул капиллярлар эшен яхшырта, веналарның варикоз киңәюен бетерә, оешкан канны тарата, нерв системасы эшчәнлеген җайга сала, хәтерне яхшырта, иммунитетны ныгыта. Берничә граммлы, бернинди ташсыз алтын балдакны 2-3 стакан чиста суга салып, күләме яртылаш кимегәнче кайнаталар да, көненә 3 тапкыр 1әр чәй кашыгы эчәләр. Мондый су компресс кую өчен дә әйбәт. 

13 февраль (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 17.49 сәгатьтә калка,  7.54 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  9.29 сәгать. 

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Кан тамырларын чистарту

1 чәй кашыгы вакланган кызыл миләш кайрысын 1 стакан суда 5 минут пешерәләр, 1 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр, ашарга 20-30 минут кала, чирегешәр стакан эчәләр. 

14 февраль (җомга). Шәгъбән аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 19.08 сәгатьтә калка,  7.59 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  9.33 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв системасына, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Каймаклы торт

Камыр өчен 2 шәр стакан каймак һәм он, ярты стакан шикәр, 2 йомырка, серкә белән сүндерелгән 2 чәй кашыгы сода, 2 чәй кашыгы какао, тоз кирәк булачак. Крем өчен 1 стакан каймак, ярты стакан шикәр, 1 чәй кашыгы какао алалар. Камыр өчен кирәкле бөтен нәрсәне кушып болгаталар да, ике тигез өлешкә бүлеп, майлы кәгазь җәелгән ике табага агызалар, газ мичендә пешерәләр. Кремны яхшылап болгатып күпертәләр. Кабартмалар суынгач, крем ягып, берсе өстенә берсен куялар, өстен уылган шоколад белән бизиләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев