Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (8-14 апрель)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

8 апрель (шимбә). Рамазан аеның 17нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 22.34 сәгатьтә калка,6.18 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.36 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмас­ка, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланыр­га кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Миомадан дәва

1 әр чәй кашыгы дүләнә чәчәге һәм җимеше, кычыткан, эт тигәнәге, гөлҗимеш, валерьян тамыры, канлы үлән, бөтнек, сукыр кычытканны 1 литр кайнар суга салып төнәтәләр, иртәнге аш белән төшкесе арасында яки төшке аш белән кичкесе арасында яртысын, төнгелеккә калган яртысын эчәләр. Яисә кычыткан һәм меңьяфракны тигез микъдарда кушып, шуның 1 аш кашыгын 1 стакан кайнар суга салалар, төреп, 2 сәгать буе төнәтәләр, көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң, 100 әр мл эчәләр. 

9 апрель (якшәмбе). Рамазан аеның 18нче көне. 19 нчы Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Чаян йолдызлыгында, 0.07 сәгатьтә калка,6.31 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.40 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмас­ка, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланыр­га кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Солы сихәте

1 стакан солыны 1 литр салкын суга салып, төнгелеккә калдыралар, иртән кайнатып чыгарып, сүрән утта яртылаш кимегәнче пешерәләр, сөзәләр, грипп белән авырганда, шушы төнәтмәне көн буе­на әз-әзләп җылы килеш эчеп бетерәләр. 

10 апрель (дүшәмбе). Рамазан аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 1.38 сәгатьтә калка, 6.50 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.45 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. 

Чәч агару чир түгел 

Чаларуын киметү өчен, юганнан соң сары чәчне ромашка, шалфей, чабыр үләннәре төнәтмәсе, ә кара чәчне колмак күркәсе, имән кайрысы, әстерхан чикләвеге яфрагы төнәтмәсе белән чайкыйлар. Чәч коелмасын өчен, баш тиресенә эре тоз ышкыйлар, 1-8 минут массажлыйлар, аннан соң юалар. Чәч ялтырап торсын өчен, 1литр суга 1 аш кашыгы лимон согы кушып чайкыйлар. Тиз майлана торган чәчне мондый кайнатма белән чайкау файдалы: 50 г әрекмән тамыры, 100 г наратбаш, 10г ромашка, 20 г кычыткан өстенә 1 стакан су салып, сүрән утта кайнатып чыгаралар, 15минуттан соң сөзәләр. Юар алдыннан баш тиресенә 20-40 минутка әчегән сөт сөртеп тору исә чәчне үстерә, ефәктәй йомшарта. 

11 апрель (сишәмбе). Рамазан аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 2.54 сәгатьтә калка, 7.23 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.49 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь. 

Тәмле дару

Бавыр авыртканда, мондый сихәтле кайнатма хәлне җиңеләйтә. 2 алманы турап, 1 литр суда 10-15 минут кайнаталар, тәменчә шикәр һәм лимон өстәп, җылы килеш, көненә 2-3 стакан эчәләр.

12 апрель (чәршәмбе). Рамазан аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 8.19 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.54 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 

13 апрель (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 3.47 сәгатьтә калка, 9.36 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.58 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Кан басымын төшерү

14 тәүлек дәвамында көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 2 шәр аш кашыгы кара миләш согы эчәргә яки ай буе, көненә 3-4 тапкыр, 1 әр аш кашыгы балан согы эчәргә кирәк. Яисә мүк җиләген шикәр белән изеп, көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң, 1 әр аш кашыгы кабалар. 

14 апрель (җомга). Рамазан аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 4.15 сәгатьтә калка, 11.13 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.03 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Чумарлы аш

1-2 бәрәңге, 2 баш суган, 1 йомырка, 2 аш кашыгы кефир яки каймак, 150 г он, 100 г атланмай, тоз кирәк. 1,5-2 литр суга вак кына туралган бәрәңге салып, изелгәнче пешерәләр. Суганны вак кына турап (уылган кишер кушарга да була), атланмайда кыздырып алып, ашка кушалар. Йомырка, каймак (кефир), тоз һәм оннан чумар (клецки) камыры туглыйлар. Юеш чәй кашыгы белән әз-әзләп алып, чумарны кайнап торган бәрәңге шулпасына салалар, 8-10 минут пешерәләр. Мондый бик тиз пешә торган арзанлы аш күп итеп яшел тәмләткеч үләннәр һәм каймак салып ашаганда аеруча тәмле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев