Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (7-13 декабрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

7 декабрь (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай  Сукояр йолдызлыгында, 12.14 сәгатьтә калка,  22.02 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.14 сәгать.
 
Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

Паркинсон чиреннән дәва

Паркинсон авырулы кешенең куллары калтыравын болай киметеп була. 9 аш кашыгы солыны 3 литр суда сүрән утта 1 сәгать буе пешерәләр. Яхшылап төреп, җылы урында 8 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көн дәвамында эчеп бетерәләр. Дәва курсы – кимендә 6 ай. Яисә 1 аш кашыгы кычыткан яфрагын 200 мл кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, сөзәләр. Ашарга ярты сәгать кала чирегешәр стакан эчеп, көн буена эчеп бетерәләр.

8 декабрь (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай  Балыклар йолдызлыгында, 12.23 сәгатьтә калка, 23.36 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.11 сәгать.

 Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. 

Канны нәрсә сыегайта?

Балык мае канны сыегайтып кына калмый, инде булган склероз яссы төерләрен дә эретә. Табибләр атнасына 3-4 тапкыр балык ашарга киңәш итә, балык майлырак булган саен, файдалырак. Диңгез кәбестәсен дә даими ашарга кирәк: коры суүсемнәрне каһвәтарткычта тарттыралар да, тоз урынына кулланалар, көнлек норма – 1 чәй кашыгы. Диңгез кәбестәсендәге йод канның оючанлыгын киметә һәм тамырларны ныгыта. Көненә 5-6 бадәм яки әстерхан чикләвеге, шулай ук грейпфрут, кызыл татлы борыч, помидор, кавын ашау да канны сыегайта, кан басымын нормальләштерә. 

9 декабрь (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай  Балыклар йолдызлыгында, 12.30 сәгатьтә калка, 0.16 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.10 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

10 декабрь (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай  Кучкар йолдызлыгында,  12.38 сәгатьтә калка,  1.10 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.08 сәгать. 

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

 Сөтле солы

Кәстрүлнең өчтән ике өлешенә солы салып, сөт белән тутыралар, капкачын ябып, җылы газ миченә куялар. Солы пешеп чыкканчы тоталар, сөт өсти баралар. Каты ютәлне басу өчен, көненә 3 тапкыр 2-3әр аш кашыгы кабалар.

11 декабрь (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай  Кучкар йолдызлыгында, 12.46 сәгатьтә калка,  2.42 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.07 сәгать. 

Шәфкать, сабырлык энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә. 

Теш сызлаганда

Яртышар чәй кашыгы сода һәм тозны 1 стакан кайнаган суга салып болгаталар да, бераз суынгач, әледән-әле авызны чайкыйлар. Яки суганның согын сыгып, теш щеткасын шунда чылаталар да, сызлаган теш янындагы уртка ышкыйлар, көненә берничә тапкыр кабатлыйлар. Авызны чөгендер согы белән чайкау яки чөгендер телемен озаклап чәйнәү дә сызлауны баса.

12 декабрь (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 12.57 сәгатьтә калка, 4.22 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.05 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы. 

Сукыр кычыткан сихәте

Сукыр кычыткан йөрәк ритмын әкренәйтә, кан басымын төшерә, невроз, стенокардия, кардиосклероз, миокардитны дәвалый. 2 десерт кашыгы үләнне 1 стакан кайнар суга салып, кайнап торган сулы кәстрүлдә 15 минут тоталар, суытып, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр. Гипотония, брадикардия булганда, сукыр кычыткан белән дәваланырга ярамый. 

13 декабрь (җомга). Җөмәдел ахир аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай  Үгезбозау йолдызлыгында, 13.13 сәгатьтә калка, 6.02 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.04 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала.  Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 

Борычлы катлама

Сырны угычтан уып, аз гына майонез, вак итеп туралган сарымсак кушып болгаталар. Татлы кызыл борычның эченнән орлыкларын алалар да, башта бераз сыр, аннары каты пешкән йомырканы борыч эченә тыгалар, буш калган урыннарга тыгызлап сыр тутыралар. Берничә сәгатькә суыткычка куеп торгач, 5-7 миллиметр калынлыктагы түгәрәкләр кисәләр, бик матур катлама килеп чыга.  Таралмасын өчен, сырны тыгызлап тутырырга гына кирәк. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев