Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (6-12 гыйнвар)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

6 гыйнвар (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 24 нче көне. 25 нче Ай  тәүлеге.  Ай Чаян йолдызлыгында,  2.32 сәгатьтә калка, 11.26 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.  Көн озынлыгы 7.14 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы. 

Сарымсаклы кефир

Йөрәк эшчәнлеген яхшырту өчен, көн саен 1 стакан майсыз кефирга вак кына туралган 2 бүлем сарымсак һәм 1 чәй кашыгы эремчек кушып эчү файдалы. Сарымсак йөрәк эшчәнлеген активлаштыра, кан тамырларын чистарта. Кефир һәм эремчек аксымы йөрәк өчен төзү материалы булып тора. 

7 гыйнвар (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай  тәүлеге.  Ай Чаян йолдызлыгында,  3.39 сәгатьтә калка,  11.37 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.  Көн озынлыгы 7.16 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя.  Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы. 

Прополислы җитен мае

Калкансыман бизне ныгыту өчен, прополислы җитен мае эчү файдалы. Ярты литр җитен маена 3-4 аш кашыгы вакланган прополис (туңдыру камерасына куеп торсаң, ватарга җиңелрәк) кушып, әледән-әле болгатып, сүрән утта прополис эреп беткәнче тоталар. Капкачы яхшы ябыла торган савытта салкынча урында саклыйлар. Иртән һәм кичен ач карынга 1әр десерт кашыгы кабалар. Дәва курсы – 1 ай. (Дәвалана башлаганчы, табиб белән киңәшү зарур!)

8 гыйнвар (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай  тәүлеге.  Ай Укчы йолдызлыгында,  5.28 сәгатьтә калка, 11.56 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.  Көн озынлыгы 7.19 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала. 

Чикләвекле бал

Йөрәк мускулын ныгыту өчен, 1 стакан чистартылган эрбет чикләвеге (яки көнбагыш орлыгы), 1 әр аш кашыгы мәк һәм балны кушып, яхшылап болгаталар, йоклар алдыннан 1 аш кашыгы ашыйлар (бик әйбәтләп, катнашма сөтсыманга әйләнгәнче чәйнәргә кирәк). Эрбет чикләвеге йөрәккә файдалы биологик актив матдәләргә бай, кан тамырларының сыгылмалылыгын саклый. Мәк тынычландыра, йөрәк ритмын нормага китерә. Балдагы углевод һәм микроэлементлар йөрәк мускулын ныгыта.

9 гыйнвар (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 27 нче көне. 28 нче Ай  тәүлеге.  Ай Укчы йолдызлыгында, 6.55 сәгатьтә калка, 12.25 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.  Көн озынлыгы 7.20 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә

10 гыйнвар (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай  тәүлеге.  Ай Укчы йолдызлыгында,  8.07 сәгатьтә калка, 13.18 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.  Көн озынлыгы 7.23 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. 

Баш әйләнсә

1 аш кашыгы мелисса үләнен 1 стакан кайнар суда пешереп, суынганчы төнәтәләр. Сөзәләр, өчкә бүлеп эчәләр. Яки 2 аш кашыгы үләнне 2 литр кайнар суда пешереп, көн буена чәй урынына эчәләр. Баш шаулаганда исә яртышар стакан суган согы һәм балны кушып болгаталар да, көненә 3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала, 1 әр аш кашыгы кабалар.

11 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай  тәүлекләре. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 8.58 сәгатьтә калка, 14.40 сәгатьтә бата. 14 сәгать 57 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 7.25 сәгать. 

Гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү,  айлык план төзү яхшы. Тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый.

 Инсульттан соң

1 кг лимонны иттарткычтан чыгарып, шулкадәр үк шикәр кушалар, яхшылап болгатып, суыткычта пыяла банкада саклыйлар. Һәр иртәне 1 бүлем сарымсак белән ашыйлар. Яисә икешәр лимон һәм әфлисунны иттарткычтан чыгарып, 2 аш кашыгы бал кушып болгаталар да, тәүлек буе бүлмә температурасында тоткач, суыткычта саклыйлар. Көненә 2-3 тапкыр 1-2 шәр аш кашыгы кабалар.

12 гыйнвар (җомга). Рәҗәб аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 9.28 сәгатьтә калка,16.10 сәгатьтә бата.1нче фаза. Көн озынлыгы 7.28 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Ялкаулар  салаты

1әр банка консервланган татлы кукуруз, ак һәм кызыл фасоль, петрушка, 1 бүлем сарымсак, майонез, сохари кирәк. Суларын түгеп, 3 банкадагы кукуруз һәм фасольләрне кушалар, вак туралган петрушка, уылган сарымсак өстәп, майонез салып болгаталар да, өстенә шакмаклап турап кыздырылган сохари сибәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев