Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (5-11 октябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

5 октябрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 9.00 сәгатьтә калка, 17.24 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.15 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Балан сихәте (1)

Хроник ютәл интектергәндә, 1 әр аш кашыгы гөлҗимеш һәм балан җиләген, ромашка, тырнак гөл, андыз үләннәрен 1 литр суда сүрән утта 5 минут пешерәләр, 5-6 сәгать төнәткәч, сөзәләр, ашарга ярты сәгать кала 1 әр аш кашыгы эчәләр. Яхшы ябыла торган пыяла банкада саклыйлар. Ангина вакытында тамакны чайкау өчен, яртышар аш кашыгы балан чәчәге һәм җиләген 1 стакан кайнар суда 3-4 сәгать төнәтәләр, сөзәләр. Бер чайкаганда, ярты стакан төнәтмәне кулланалар, 1-2 аш кашыгын эчәләр. 

6 октябрь (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 10.22 сәгатьтә калка, 17.35 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.10 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь. 

Балан сихәте (2)

Тамак авыртканда, балан җиләкләрен изеп, әз генә җылы суга салалар, бал кушып, яхшылап болгаталар да, чиста тукымага сеңдереп, муенга урыйлар, 1 сәгать тоталар. Мондый компрессны көненә 2 тапкыр куярга кирәк. Йөрәк авыртканда, 3-4 аш кашыгы балан җиләген 1 стакан кайнар суда 4 сәгать төнәтеп, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр 1 әр стакан эчәләр. Балан кан басымын төшерә. Ярты кило җиләкнең согын сыгып алалар, калган түп өстенә 100 грамм су салып, 5 минут кайнаталар, сөзәләр, 100 грамм шикәр өстәп болгаталар, бераз суынгач, сокка кушалар. 1 аш кашыгы бал салып, яхшылап болгаталар. Ашарга ярты сәгать кала 2 шәр аш кашыгы эчәләр.

7 октябрь (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай   Чаян йолдызлыгында, 11.47 сәгатьтә калка, 17.53 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.06 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. 

Балан сихәте (3)

Даими баш авыртуыннан котылу өчен, көн саен, тәменчә бал кушып,  1-2 стакан балан согы эчәргә кирәк. Бу сокка солы кайнатмасы кушып эчкәндә, эчәклекнең лайлалы катлавы ялкынсынуыннан да дәваланып була. Бавырны чистарту өчен, ярты кило балан җиләген, аз гына су өстәп, эмальләнгән савытта йомшарганчы пешерәләр, иләк аша издереп чыгарып, 250 грамм бал кушалар, 14 көн буе иртән ач карынга һәм кичен йоклар алдыннан 2 шәр аш кашыгы кабалар.

8 октябрь (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай   Укчы йолдызлыгында, 13.06  сәгатьтә калка,  18.24 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.01 сәгать. 

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Балан сихәте (4)

Кан составын яхшырту өчен, 1,5 стакан вакланган гөлҗимеш җиләген 1,5 литр суда 10 минут пешерәләр, 1 аш кашыгы канлут үләне, 5 аш кашыгы шалфей өстәп, 8-10 сәгать төнәтәләр, сөзәләр. Ярты стакан изелгән балан җиләге, чирек стакан шикәр өстәп, яхшылап болгаталар. 3 атна буе, ашарга ярты сәгать кала, яртышар стакан эчәләр. 2 ел дәвамында һәр 3 ай саен шулай дәваланганда, кан составы яхшыра. Көн саен берәм-берәм 10-15 балан төшен йотканда,  бәвел һәм үт куыкларындагы ташлардан котылып була. Үтне куа торган төнәтмә әзерләү өчен, балан җиләге, бөтнек үләне, каен бөресен тигез микъдарда кушып, шуның 1 аш кашыгын 1 стакан кайнар суда ярты сәгать төнәтәләр, сөзәләр, ашаганнан соң 2 шәр аш кашыгы эчәләр.

9 октябрь (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай   Укчы йолдызлыгында,   14.11 сәгатьтә калка, 19.18 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.57 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

10 октябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл  ахир аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез   йолдызлыгында, 14.55  сәгатьтә калка, 20.36 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.52 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. 

11 октябрь (җомга). Рабигүл ахир аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай   Кәҗәмөгез йолдызлыгында,  15.22 сәгатьтә калка, 22.06 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.48 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы. 

Балан куасы 

Кан тамырларын киңәйтү өчен, балан һәм кызыл чөгендер куасы эчү файдалы. 300 грамм чи чөгендерне уып, стакан ярым суда пешерәләр. Икенче савытта стакан ярым суда 300 грамм баланны берничә минут кайнатып алалар. Аннары ике кайнатманы  кушалар, өчтән бер стакан шикәр өстиләр, кайнатып чыгаралар да, суыталар. Сөзеп, салкын килеш эчәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев