Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (5-11 ноябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

5 ноябрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 15.17 сәгатьтә калка, 3.58 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.58 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Томау интектерсә

Мондый эчемлек хроник фарингит һәм томаудан интегүчеләргә аеруча файдалы. 1,5 литр су кайнатып, суыталар, шунда 0,5 г аскорбин кислотасы, 1 аш кашыгы эре тоз эретәләр, 1 лимон согын кушалар. Якынча сәгать ярым эчендә вак йотымнар белән әкренләп эчеп бетерәләр, кайнар ваннада яки мунчада юыналар, аякка йон оебаш киеп, җылы юрган ябынып, йокларга яталар.

6 ноябрь (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 15.24 сәгатьтә калка, 5.23 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.54 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Экземадан дәва

Банкага 1 йомырка сытып, өстенә акбур салалар һәм боткасыман хәлгә килгәнче яхшылап туглыйлар. Даруханәдә сатыла торган 1 чәй кашыгы дегет кушып, болгаталар, капкач ябып, караңгы урында 1 тәүлек төнәтәләр. Йоклар алдыннан экземалы җирләргә сөртеп, өстеннән целлофан ябалар һәм җылы тукыма урыйлар. Кычыту беткәнче, җәрәхәтләр җыелганчы шулай дәваланалар.

7 ноябрь (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 15.32 сәгатьтә калка, 6.47 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.50 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Суганлы су

Бабасырны бетерү өчен, 1 баш суган яки сарымсакны вак кына турап, 1 стакан салкын суга салалар, төнгелеккә калдыралар. Иртән сөзеп, ач карынга вак йотымнар белән эчеп бетерәләр.

8 ноябрь (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 15.42 сәгатьтә калка, 8.12 сәгатьтә бата. 14 сәгать 02 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 8.46 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Бавырны чистарту

0,5 кг мүк җиләге, 250 г сарымсак, кабыгы белән 2 лимонны иттарткычтан чыгарып, 400 г бал өстиләр, әйбәтләп болгаталар, суыткычта саклыйлар. Иртән һәм кичен 2 шәр чәй кашыгы кабалар. Дәва курсы – 1 ай.

9 ноябрь (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 15.56 сәгатьтә калка, 9.35 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.42 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Баллы лимон

Холециститтан болай дәваланалар. 4 лимонны иттарткычтан чыгарып, 1 кг бал, 200 г зәйтүн мае кушалар, агач кашык белән болгатып, суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 әр аш кашыгы кабалар. Дәва курсы – берничә ай.

10 ноябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 16 нчы көне.17 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 16.16 сәгатьтә калка, 10.51 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.38 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Чикләвек сихәте

Кан тамырлары киңәюен дәвалау өчен, 1 чәй кашыгы төелгән мөшкәт чикләвеген 1 стакан кайнар суда эретеп, 1 аш кашыгы бал өстиләр. Иртәнге ашка 1 сәгать кала һәм кичке аштан соң 2 сәгать үткәч, 1 әр стакан эчәләр.

11 ноябрь (җомга). Рабигүл ахир аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 16.45 сәгатьтә калка, 11.55 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.34 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Кишер торты

Эре угычта кырылган 2 стакан кишер, 4 йомырка, 1 стакан шикәр, 200 г атланмай, 3 стакан он, серкә белән сүндерелгән 1 чәй кашыгы сода кирәк. Атланмайны эретеп, шикәр, сода, йомырка кушып туглыйлар, он өстәп, камыр басалар. Майлы табага җәеп, газ мичендә пешерәләр. Икегә бүлеп, уртасына эремчекле йомшак сыр яки каймак, яисә варенье сылыйлар, өстенә шикәр оны сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев