Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (4-10 февраль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

4 февраль (шимбә). Рәҗәб аеның 13нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 17.37 сәгатьтә калка, 9.11 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.48 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Ай календаре

2-4, 25, 26 февраль - кыяр, кәбестә, борыч,баклажан, яшел тәмләткеч үләннәр, томат, берьеллык чәчәкләр чәчү өчен иң уңышлы көннәр. 5, 19, 20, 21 февральдә үсемлекләр чәчү, утырту, күчереп утырту тыела.

5 февраль (якшәмбе). Рәҗәб аеның 14нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 16.14 сәгатьтә калка, 8.58 сәгатьтә бата. 21 сәгать 28 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 8.53 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын сак­лау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Яшьлек эликсиры

Эликсирны пыяла яки эмальләнгән савытта ясарга кирәк. 8-9 л лы савытка 1л кефир, 1 әр стакан бодай, арыш, солы, арпа, карабодай оннары салып, агач кашык белән болгаталар, өстенә тулганчы су салалар һәм тастымал белән каплыйлар. 3 көн әчетәләр, әледән-әле агач кашык белән болгаткалап торалар. Бифидок барлыкка килә, аны, ашар алдыннан, теләсә күпме эчәргә ярый. Мондый эликсир эчне йомшарта, шлакларны чыгара. Бигрәк тә бөерләрне яхшы чистарта. Әгәр 8-10 л күп булса, нормасын киметеп, 3 литрлы банкага гына да ясарга була.

6 февраль (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 15нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 17.34 сәгатьтә калка, 9.11 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.57 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Чөгендер һәм суган сихәте

Югары температураны төшерергә кирәк булганда, чи чөгендер телемен табан астына куеп, өстеннән оекбаш кию җитә. Ә томау интектергәндә, баш суганны урталай кисәләр, шуны каш арасына, борын төбенә ышкыйлар. Колакларга кечкенә суган кисәкләрен тыгып, 20 минут тоталар. Башланып кына килгән томау шундый 1-2 процедурадан соң соң ук бетәргә мөмкин.

7 февраль (сишәмбе). Рәҗәб аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 18.56 сәгатьтә калка, 9.20 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.01 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Нарат кайнатмасы

Мондый кайнатма әзерләү өчен май аенда җыелган наратның яшь ботаклары кирәк. Аларны иттарткычтан чыгарып, шулкадәр үк шикәр кушалар һәм кайнаталар. Салкын тия башлагач ук, нарат кайнатмасы кабып, кайнар чәй эчсәң, иң кыйбатлы дарудан да яхшырак булыша, чөнки әлеге ылыслы агачта иммунитетны ныгыта торган файдалы матдәләр бик күп.

 8 февраль (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 20.10 сәгатьтә калка, 9.29 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.05 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Атеросклерозга каршы

Суганны вак угычтан уып, согын сыгалар да, 1 стакан сокка шулкадәр үк бал кушып, яхшылап болгаталар. Көненә 3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала яки ашаганнан соң 2-3 сәгать үткәч, 1 әр аш кашыгы кабалар. Болай дәвалану атеросклероз, бигрәк тә баш мие тамырлары склерозы вакытында килешә.

 9 февраль (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 21.33 сәгатьтә калка, 9.33 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.09 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь.

Колмак шифасы

Кан тамырларының варикоз киңәюеннән колмак булыша. 1 аш кашыгы вакланган колмак күркәсен 1 стакан кайнар суда 15 минут пешерәләр дә, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр стакан эчәләр. Колмак бераз йоклаткыч үзлеккә дә ия, шунлыктан йоклар алдыннан 1 стакан эчәргә дә ярый.

10 февраль (җомга). Рәҗәб аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 22.55 сәгатьтә калка, 9.38 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.14 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Ябыктыра торган аш

3 литр су, 4 бәрәңге, 1 әр суган һәм кишер, 1 стакан карабодай кирәк. Кайнап торган суга шакмаклап туралган бәрәңге салалар, 10 минуттан соң карабодай, уылган кишер, вак кына туралган суган, тоз өстиләр, 20 минут пешерәләр. Атнасына бер тапкыр көн буена шул ашны гына ашап торалар. Чәй һәм су эчәргә ярый, башка бернәрсә дә ашамаска кирәк. Болай ябыгу организмга зыян китерми.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев