Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (30 март – 5 апрель)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

30 март (шимбә). Рамазан аеның 20нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 0.26 сәгатьтә калка, 6.24 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  12.57 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамыр­лары, ашказаны зәгыйфь.

Эчәклекне чистарту

Яртышар стакан дөге һәм солыны юып, 2,5 стакан суда куерганчы пешерәләр дә, берничә көн буе иртән һәм кичен майсыз ашыйлар. Тоз өстәргә ярый. Мондый ботка эчәклектәге бөтен кирәкмәгән нәрсәләрне чыгара, эчәк тышчасындагы җәрәхәтләрне дә төзәтә.

31 март (якшәмбе). Рамазан аеның 21нче көне. 21 нче  Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 1.18 сәгатьтә калка, 6.52 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  13.02 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу,  табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь. 

Бөтнекле коктейль

Ютәлләгәндә, салкын тигәндә,  мондый коктейль эчеп дәваланалар. 1 чәй кашыгы вакланган бөтнекне 1 стакан кайнар суга салып, сүрән утта 3-5 минут пешерәләр, 10 минуттан соң сөзәләр һәм 1 чәй кашыгы бал өстиләр. Вак кына туралган чирек лимон һәм 1 бүлем сарымсак кушалар да, кайнар коктейльне йоклар алдыннан эчәләр.

1 апрель (дүшәмбе). Рамазан аеның 22нче көне. 22 нче  Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 2.31 сәгатьтә калка, 7.40 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  13.06 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара.  Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Уңышлы көндә чәчеп кал! 

Кыяр, борыч, баклажан, кәбестә, помидор, суган, яшел тәмләткеч үләннәр  чәчү өчен Ай календаре буенча иң уңышлы көннәр: 10, 11, 14 апрель. Уңай көннәр: 1, 2, 6, 15, 21-23, 25, 29, 30 апрель. Нейтраль көннәр (бу тәүлекләрдә дә чәчәргә-утыртырга ярый): 12, 13, 19, 20, 26-28 апрель. Орлык чәчү, үсемлекләр күчереп утырту тыелган көннәр: 8, 24 апрель.

2 апрель (сишәмбе). Рамазан аеның 23нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай   Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 3.24 сәгатьтә калка, 8.53 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.11 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт. 

Мүк җиләге 

Америка галимнәре иң файдалы җиләк-җимешләр исемлеген төзегән, анда груша, йөзем, алма, чия, каен җиләге, карбыз, кара җиләк, банан кертелгән. Ә менә беренче урынга мүк җиләге куелган, чөнки анда антиоксидантлар бик күп. Әгәр уртача зурлыктагы бер грушада 317 мг, ярты чынаяк йөземдә – 296 мг, бер алмада – 256 мг, ярты чынаяк чиядә – 231 мг, 8 зур җир җиләгендә – 195 мг, бананда 174 мг антиоксидант булса, ярты чынаяк мүк җиләгендә аның күләме 373 мг чамасы икән. Мүк җиләген матдәләр алмашы бозылганда, гипертония, глаукома булганда, ашказаны, бавыр авыртканда, диабет, ревматизм, туберкулез, атеросклероз, баш авырту интектергәндә ашау файдалы. Ул канны яхшы туктата, ялкынсынуны баса, бәвелне куа, бактерияләрне үтерә, сусауны баса, канның оючанлыгын җайга сала. Ашказаны һәм эчәклектә ялкынсыну булганда исә мүк җиләге ашарга ярамый. 

3 апрель (чәршәмбе). Рамазан аеның 24 нче көне. 24 нче  Ай тәүлеге. Ай   Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 3.58 сәгатьтә калка, 10.24 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.16 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк. 

4 апрель (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 25 нче көне. 25 нче  Ай тәүлеге. Ай   Сукояр йолдызлыгында, 4.17 сәгатьтә калка,13.20 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.20  сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы. 

Бөтнек чәе

Ашказаны асты бизенең эшен җайга салу өчен, 400 грамм бөтнек, 100 әр грамм сары мәтрүшкә һәм тигәнәкчек (репешок) үләннәрен кушып, шуның 1 аш кашыгын төнгелеккә термостагы 1 стакан суга салып калдыралар да, икенче көнне чәй урынына эчәләр. Әгәр 150 грамм коры чәй дә өстәсәң, бик яхшы бәвел кудыргыч чәй барлыкка килә.

5 апрель (җомга). Рамазан аеның 26 нчы көне. 26 нчы  Ай тәүлеге. Ай   Сукояр йолдызлыгында, 4.31 сәгатьтә калка, 13.43 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.25  сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя.  Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы. 

Тиз кабара торган камыр

1 стакан кайнар суга 1 стакан салкын сөт, ярты стакан чистартылган үсемлек мае, 1 чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр һәм 11 грамм “Саф-Момент” чүпрәсен салып, яхшылап болгаталар, аннары 5 стакан чамасы он өстәп, камыр басалар, тик соңгы стаканны салып ук бетермичә, иң элек камырның тыгызлыгын карау мәслихәт (артык каты да, йомшак та булмасын). Аннан соң яңа полиэтилен пакетка салып,  очыннан гына һава кермәслек итеп бәйлиләр дә, суыткычка куялар. Чүпрәсе яхшы булганда, 40 минутта кабарып менә. Бик юка итеп җәелә, пицца,  бәлешләр, хачапури, пәрәмәч, күмәч пешерергә менә дигән камыр була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев