Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (3-9 декабрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

3 декабрь (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 13.34 сәгатьтә калка, 3.07 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.23 сәгать. 

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь. 

Тамак авыртканда

Тамак авыртканда, тары боткасын пешереп (май салырга кирәкми), бик кайнар килеш ашыйлар, калганын компресс итеп муенга куялар. Болай дәвалану ангина булганда да булыша.

4 декабрь (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында,13.41 сәгатьтә калка, 4.30 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.20 сәгать. 

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергия­сенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Сихәтле микстура

1 яшел алма белән 1 баш суганны вак угычта уып, 2 аш кашыгы бал кушалар да, көненә 6-7 тапкыр 1әр чәй кашыгы кабалар. 3 көннән соң ютәлнең эзе дә калмаска тиеш!

5 декабрь (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 13.51 сәгатьтә калка, 5.54 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.19 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Кабак шифасы

Экзема, псориаз, дерматит һәм башка тире авыруларын кабак бик шәп дәвалый. Моның өчен кабакны урталай ярып, төшен җыялар, орлык янындагы йомшак массаны тиренең зарарланган урыннарына җәяләр, һәр 2 сәгать саен алыштыралар. Кабак телемнәре куярга да була.

6 декабрь (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 14.03 сәгатьтә калка, 7.16 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.16 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Сырганак булыша

Бу киңәш бик каты гырылдап йоклаган кешеләр өчен. Йокларга ятарга 4 сәгать кала борынга бер-ике тамчы сырганак мае тамызырга кирәк. Борын иркен сулый башлый, майны даими тамызсаң, тиздән рәхәтләнеп йокларга була.

7 декабрь (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 14.20 сәгатьтә калка, 8.35 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.14 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы. 

Йокысызлыктан дәва

Дару эчәргә ашыкмагыз, кайвакыт 1 чәй кашыгы бал кабу да бик тиз йокыга китәргә булыша. Яисә бераз дымлы киҗе-мамык оекбаш киеп ятарга кирәк – 2-3 минуттан соң ук йокыга китәргә мөмкин. 

8 декабрь (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында,14.45 сәгатьтә калка, 9.44 сәгатьтә бата. 7 сәгать 08 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 7.13 сәгать. 

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын сак­лау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Хөрмә

Көненә 10 хөрмә җимеше ашау организм­ны магний, бакыр, күкертнең тәүлеклек нормасына, тимернең – ярты тәүлеклек, кальцийның – чирек тәүлеклек нормасына туендыра. Хөрмәнең 60-65 проценты глюкоза һәм фруктозадан тора. Ул йөрәк, бавыр һәм бөерләрне ныгыта, эчәклектә файдалы бактерияләр үсешен җайга сала, кислота балансын нормага китерә. Калий күплеге хөрмәне йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалауда файдалы итә. 

9 декабрь (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 15.23 сәгатьтә калка, 10.37 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.10 сәгать. 

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндок­рин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Шоколадлы кекс

1 стакан он, 3 йомырка, өчтән ике стакан шикәр, 3 аш кашыгы какао, 1 аш кашыгы каһвә порошогы, 1 чәй кашыгы камыркөпшәкләндергеч, 1 чеметем тоз, 70 г атланмай, ванилин, өчтән бер стакан сөт кирәк. Бер савытта барлык коры компонентларны кушып болгаталар. Икенче савытта йомшартылган атланмай белән йомыркаларны туглап, беренче савытка кушалар да, каймак куелыгындагы камыр барлыкка килгәнче сөт өстиләр. Кекс пешерү өчен формаларны майлап, бераз он сибәләр, өчтән ике өлешен тутырырлык итеп камыр салалар. 180-200 градуслы газ мичендә пешерәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев