Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (3-9 август)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

3 август (шимбә). Мөхәррәм аеның 28нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 1.40 сәгатьтә калка, 20.08 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы  15.55 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. 

Өрек согы

Җиләк-җимеш күп вакытта яңа сыгылган сокларның файдасын күреп калырга кирәк. Өрек согы калий һәм тимер тозларына бай. Аны азканлылык, ашказаны-эчәк һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары вакытында, йөкле чакта, төзәлмәс җәрәхәтләрдән интеккәндә эчү файдалы. 

4 август (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 29нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай  Арыслан  йолдызлыгында, 3.05 сәгатьтә калка, 20.16 сәгатьтә бата. 14 сәгать 13 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 15.51 сәгать.

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү,  айлык план төзү яхшы. Тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. 

Дүләнә согы

Йөрәк эшчәнлеген җайга сала, кан тамырларын киңәйтеп, йөрәкнең кислород белән тәэмин ителешен яхшырта, кан басымын төшерә. Тынычландыру, йөрәкне ныгыту, бәвел куу үзлегенә ия. Йокыны көйли, кандагы холестеринны киметә. Тире, бавыр, үт юллары авырулары вакытында, чирек стакан җимеш согын 1 аш кашыгы балга кушып, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала эчәләр.  

5 август (дүшәмбе). Сәфәр аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 4.29 сәгатьтә калка, 20.30 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.47 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур. 

Крыжовник согы

Матдәләр алмашын җайга сала, эчне йомшарта. Үт һәм бәвел кудыргыч чара буларак кулланыла. Организмнан радиоактив һәм авыр  металл тозларын чыгара. Матдәләр алмашы бозылганда, симергәндә, ашар алдыннан ярты стакан сокка 1 аш кашыгы бал кушып эчү файдалы.

6 август (сишәмбе). Сәфәр аеның 2нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 5.51 сәгатьтә калка, 20.35 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.42 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Кара карлыган согы

Микробларга каршы тору, тир һәм бәвел куу үзлегенә ия. Салкын тигәндә дәвалану һәм авыруны кисәтү өчен, 1 аш кашыгы җиләкне 1 стакан кайнар суда 1-2 сәгать төнәтергә һәм көненә 3-4 тапкыр яртышар стакан эчәргә кирәк. Сок белән тамак авыруларын, коклюшны, тавыш карлыгуны дәвалыйлар. Ашказаны җәрәхәтеннән интеккәндә, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. 

7 август (чәршәмбе). Сәфәр аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай   Кыз йолдызлыгында, 7.03 сәгатьтә калка, 20.39 сәгатьтә бата.  1 нче фаза. Көн озынлыгы  15.38 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый. 

Кызыл карлыган согы

Витаминнарга бик бай. Бал белән төнәтергә ярый, пешерергә, кайнатырга ярамый. Әче тәме һәм пектинга бай булуы нәтиҗәсендә эчәклектәге агулы матдәләрне юдырып чыгара, бөерләрне бик яхшы чистарта.

8 август (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 8.23 сәгатьтә калка, 20.43 сәгатьтә бата.  1 нче фаза. Көн озынлыгы  15.34 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь. 

Кура җиләге согы

Бигрәк тә хәлсез, карт кешеләргә файдалы. Ашаганнан соң, 2-3 аш кашыгы сокны 1 аш кашыгы бал белән эчеп кую яхшы. Ашказаны авыртканда, азканлылык, атеросклероздан интеккәндә сихәт бирә, йөрәк эшчәнлеген яхшырта, температураны төшерә. Аппетит булмаганда, шикәр чире белән авырганда ашарга ярты сәгать кала чирек стакан сок эчү нәтиҗәле. 

9 август (җомга). Сәфәр аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 9.38 сәгатьтә калка, 20.46 сәгатьтә бата.  1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.30 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. 

Әфлисунлы крыжовник вареньесе

Һәркайсы 1 әр кг крыжовник, әфлисун, шикәр кирәк. Крыжовникны юалар, әфлисунны чистартып телемнәргә бүләләр дә, барысын бергә иттарткычтан чыгаралар. Шикәр кушып, 3 сәгать тоталар. Аннары сүрән утта 7 минут пешерәләр дә, 4 сәгать суыталар. Аннары тагын бер кат кайнаталар. Әзер вареньене стерильләнгән банкаларга тутырып, капрон капкач каплыйлар, салкынча урында саклыйлар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев