Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (28 сентябрь – 4 октябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

28 сентябрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай   Арыслан йолдызлыгында, 1.02 сәгатьтә калка,  16.47 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.47 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя.  Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зә­гыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Миләшле алма

Кандагы гемоглобин микъдарын күтәрү өчен, тигез күләмдә алынган кара миләшне һәм туралган алманы 1 литр кайнар суга салалар, тәүлек буе төнәткәч, көн дәвамында әкренләп эчеп бетерәләр. Кара миләш организмга алмадагы тимерне яхшырак үзләштерергә ярдәм итә.

29 сентябрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан  йолдызлыгында, 1.16  сәгатьтә калка, 16.55 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.43 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Гастриттан дәва

Бактерияләр китереп чыгарган гастриттан дәвалану өчен, лаванда, мелисса һәм тигәнәкчек (репешок) үләннәрен тигез микъдарда кушып, шуның 1 аш кашыгын термостагы ярты литр кайнар суга салалар, төн буена калдыралар, иртән сөзеп, 2 стакан төнәтмәне көн буена эчеп бетерәләр. 100 граммыннан ашказаны турысына компресс куеп, төн буе тоталар. Яисә 1 аш кашыгы укроп орлыгын 1 стакан кайнар суда пешерәләр дә, суынгач, 1 аш кашыгы бал кушып, көн дәвамында эчеп бетерәләр.

30 сентябрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 2.36 сәгатьтә калка, 17.00 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.38 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору файдалы.

1 октябрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 3.53 сәгатьтә калка, 17.04 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.34 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. 

Салкын тиюдән саклану 

Салкын тиеп кенә килгәндә иң мөһиме – өске сулыш юлларында тупланучы вируслар­ны җиңү. Моның өчен 1 аш кашыгы тозны 1 стакан кайнар суда эретеп яки 1 чәй кашыгы эвкалиптны 1 стакан кайнар суда төнәтеп, шуның  белән тамакны чайкыйлар, борын юлларын чистарталар. Яки сарымсакны вак кына турап, атланмайга салып җылыталар да, әле бер, әле икенче борын тишеге белән алмаш-тилмәш сулыйлар. Ингаляция ясау да файдалы. Бәрәңге пешеп чыккач, янына 1-2 аш кашыгы вакланган эвкалипт яфрагы салалар. Сөлге белән томаланып, сихәтле парны 10 минут сулыйлар. Күбрәк минераль су эчәргә кирәк. Душта коенганда, әле бер борын тишегенә, әле икенчесенә җылы су агызу гидромассаж да, шул ук вакытта җылыту да булып тора. 

2 октябрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай  Кыз йолдызлыгында,  5.09 сәгатьтә калка,  17.08 сәгатьтә бата.  21 сәгать 49 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 11.29 сәгать. 

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. 

3 октябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү  йолдызлыгында,  6.24 сәгатьтә калка, 17.11 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.24 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

4 октябрь (җомга). Рабигүл ахир аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 7.41 сәгатьтә калка, 17.16 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.20 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Кабак катламасы

3 йомырка, ярты стакан су, 1 аш кашыгы үсемлек мае, тәменчә тоз һәм оннан камыр басалар, пакетка салып, 1 сәгать тоталар.  Алтыга бүлеп, түгәрәкләп җәяләр. Уртача зурлыктагы кабакны чистартып, эре угычтан уалар, 1-2 баш суганны вак кына турыйлар, икесен бергә кушып, тоз, борыч өстиләр. Камыр өстенә тигезләп җәеп, өстенә атланмай уалар, рулет ясап төрәләр. Мантый пешерә торган түгәрәкләргә куеп, өстен майлыйлар һәм 45-50 минут буе парда пешерәләр. Табынга укроплы каймак белән бирәләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев