Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (26 октябрь – 1 ноябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

26 октябрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Арыслан йолдызлыгында, 15.04 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы  9.40 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк. 

Иммунитетны ныгыту (1)

Ай буена көн саен 5-6 әстерхан чикләвеге ашау  иммунитетны ныгыта.  Яисә 2 аш кашыгы чыршы ылысын кәстрүлдәге 1 стакан кайнар суга салалар, капкачын ябып, 10 минут кайнаталар, 30 минут төнәткәч, сөзәләр, ике-өчкә бүлеп, көн буена эчеп бетерәләр. Организмны мүк җиләге, балан, кара карлыган, чия, җир җиләгеннән кайнаткан компот та ныгыта, аны көн саен яртышар литр эчәргә кирәк. 

27 октябрь (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай   Кыз йолдызлыгында, 0.18 сәгатьтә калка,  15.10 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы  9.36 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы. 

Иммунитетны ныгыту (2)

Организмның авыруларга каршы торучанлыгын арттыру өчен, ярты килограмм изелгән мүк җиләге, 1 стакан чистартылган әстерхан чикләвеге, шакмаклап туралган 2-3 яшел алманы кәстрүлдәге ярты стакан суга салып, ярты килограмм шикәр өстиләр, сүрән утта кайнатып чыгаралар. Банкаларга тутырып, суыткычта саклыйлар, иртән һәм кичен 1 әр аш кашыгы кабалар. Яисә ярты литр суга 250 грамм вак туралган суган, 200 грамм шикәр салып, сүрән утта сәгать ярым кайнаталар, суынгач, 2 аш кашыгы бал өстиләр, сөзеп, пыяла савытта суыткычта саклыйлар. Көненә 3-5 тапкыр 1 әр аш кашыгы кабалар.

28 октябрь (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай   Кыз йолдызлыгында, 1.38 сәгатьтә калка, 15.14 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы  9.32 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя.  Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

 Иммунитетны ныгыту (3)

Эпидемияләр чорында чир йоктырудан саклану өчен, яртышар стакан торма һәм кишер согын кушып, шуңа 1 әр аш кашыгы бал һәм лимон (яки мүк җиләге) согы салып болгаталар, иртән һәм кичен 1 әр аш кашыгы кабалар. Яисә вак кына туралган 1 лимон һәм 7-8 бүлем сарымсакны пыяла банкага салып, өстенә кайнатып суытылган ярты литр су коялар, караңгы урында 2 тәүлек төнәткәч, сөзеп, суыткычта саклыйлар, иртән ашарга 20 минут кала 1 әр аш кашыгы эчәләр. Болай дәвалануны өзмичә, октябрьдән март азагына кадәр дәвам итү яхшы.

29 октябрь (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай   Кыз йолдызлыгында, 2.54 сәгатьтә калка, 15.18 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.27 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

 Сихәтле чәй

Менә мондый чәй дә иммунитетны ныгыта: иртән 1 әр аш кашыгы гөлҗимеш җимеше һәм вакланган андыз тамырын 1 литр кайнар суга салып, сүрән утта 10-15 минут пешерәләр, 20 минут төнәткәч, 1 әр аш кашыгы сары мәтрүшкә һәм мәтрүшкә үләннәре, 2  чәй кашыгы яшел яки кара чәй өстиләр дә, 1 сәгать төнәтәләр. Аннары, кайнар су белән сыеклап, көн буена эчәләр.

30 октябрь (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай  Үлчәү йолдызлыгында, 4.09 сәгатьтә калка,  15.22 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.23 сәгать

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

31 октябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай  Үлчәү йолдызлыгында, 5.25 сәгатьтә калка,  15.25 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы  9.18 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. 

Кишер чәчне үстерә

Чәч тизрәк үссен өчен, тигез микъдарда кушылган кишер һәм лимон согын баш тиресенә әледән-әле сөртергә кирәк. Чәч кавыкланганда, баш тиресенә 10 өлеш тырнак гөл (календула) төнәтмәсенә 1 өлеш кәнә уты (кастор үләне) мае кушып сөртәләр (атнасына 2-3 тапкыр эшләргә киңәш ителә).

1 ноябрь (җомга). Рабигүл ахир аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче  Ай тәүлекләре. Ай   Чаян йолдызлыгында, 6.43 сәгатьтә калка, 15.32 сәгатьтә бата. 15 сәгать 47 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы  9.14 сәгать. 

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. 

Тиз пешә торган икмәк

2,5% 300 мл кефир, 2 йомырка, 0,5 чәй кашыгы сода, 1 чәй кашыгы тоз, 340 г он, 120 г сыр, яртышар чәй кашыгы орегано һәм базилик, 2 аш кашыгы җитен орлыгы, 30 мл көнбагыш мае кирәк. Кефирга сода салып болгаталар, аннары 2 йомырка сытып, яхшылап туглыйлар, он, тоз, көнбагыш мае  (теләгән кеше орегано, базилик яки башка тәмләткеч үләннәр яисә чикләвек, көнбагыш куша ала) салып болгаткач, җитен орлыгы, уылган сыр өстиләр, формага салып, 180 градуслы газ мичендә 45 минут пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев