Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (25-31 май)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

25 май (шимбә). Зөлкагдә аеның 17 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 23.09 сәгатьтә калка, 3.24 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  16.51 сәгать. 

Мәхәббәт, иҗат көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы. 

Шомырт сихәте

Шомырт кобальт, бакыр, магний, тимер, цинк, марганецка, P, C витаминнарына, дуплау матдәләренә, лимон һәм алма кислотасына, фитонцидларга, пектинга бай. Иммунитетны ныгыту, салкын тиюдән саклану өчен, 50 г шомырт җимешен термостагы 1 литр кайнар суда 12 сәгать төнәтәләр, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Бер уч шомырт ашасаң, эч китү туктый. Яисә 1 стакан  суга 1 аш кашыгы кипкән шомырт салып, 20 минут кайнаталар, сөзәләр һәм эч киткәндә көненә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. 

26 май (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 18нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 23.56 сәгатьтә калка,  4.16 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  16.53 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, ач тору файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин. 

Миләш шикәрне киметә

Диабеттан интеккәндә, кандагы шикәрне киметә торган даруларга өстәп, мондый компот  эчү дә файдалы. 1 әр стакан кипкән миләш белән грушаны 1 литр суда йомшарганчы пешерәләр, 4 сәгать төнәтәләр һәм көненә 4 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Каһвәтарткычта тарттырылган миләшне ризыкка кушып ашау да шикәрне киметә.

27 май (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 19нчы көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 0.09 сәгатьтә калка,  5.34 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.57 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланыр­га кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь. 

Чикләвекле бал

Йөрәк мускулын ныгыту өчен, 1 стакан чистартылган эрбет чикләвеге (яки көнбагыш төше), 1 әр аш кашыгы мәк һәм балны кушып, яхшылап болгаталар, йоклар алдыннан 1 аш кашыгы ашыйлар (бик әйбәтләп, катнашма сөтсыманга әйләнгәнче чәйнәргә кирәк). Эрбет чикләвеге йөрәккә файдалы биологик актив матдәләргә бай, кан тамыр­ларының сыгылмалылыгын саклый. Мәк тынычландыра, йөрәк ритмын нормага китерә. Балдагы углевод һәм микроэлементлар йөрәк мускулын ныгыта.

28 май (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 20 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 0.25 сәгатьтә калка, 7.07 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  16.59 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану көне. Өйдә булырга тырышырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь.

Дөрес туклану файдасы

Күз агында кан җыелган урыннар күренә башласа, көн саен яшел төстәге яшелчә, сыра чүпрәсе, чистартылмаган көрән дөге куллану яхшы, чөнки организмга В2 витамины җитми. Күрү сәләте яхшырсын өчен, А витаминының да җитәрлек булуы зарур, шунлыктан кишер, помидор, көнбагыш һәм яшел тәмләткеч үләннәрне күбрәк ашарга кирәк. Күз өчен шулай ук мөһим булган С витамины исә кәбестә, суган, крыжовник, мүк җиләге һәм цитрус җимешләрендә күп.

29 май (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 21нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 0.43 сәгатьтә калка, 8.45 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.02 сәгать.

Теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу,  табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь. 

Шалфейлы сөт

Бронхит интектергәндә, 1 стакан сөткә  1 аш кашыгы шалфей салып, кайнатып чыгаралар, 40 минут суыталар, аннары кабат кайнатып чыгаралар һәм йоклар алдыннан  җылы килеш эчәләр.

30 май (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 22 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 0.55 сәгатьтә калка,  10.23 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.04 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 

Мәтрүшкә мае

Киптерелгән сары мәтрүшкә чәчәген кечкенә шешәнең чирегенә кадәр салып, тулганчы көнбагыш мае агызалар. Капкачын ябып, 1 ай буе суыткычның аскы киштәсендә тоталар. Аннан соң ярылган кулларга көн саен сөртергә була.

31 май  (җомга). Зөлкагдә аеның 23нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 1.04 сәгатьтә калка, 11.59 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.07 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Мәрмәр кекс

160 г атланмай һәм 150 г шикәрне миксер белән болгаталар, 2 йомырка, 130 мл сөт өстиләр. 250 г он, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч, бер чеметем тоз салып, тагын яхшылап туглыйлар. Камыр­ны икегә бүлеп, бер савыттагысына 30 мл сөт һәм 20 г какао кушып болгаталар. Формага ике камырны аралаштырып тутыралар да, 180 градуслы газ мичендә 40-45 минут пешерәләр. Суынгач, өстенә эретелгән шоколад агызалар һәм төелгән чикләвек белән бизиләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев